Логотип
Актуаль тема

Юлларда сак булыгыз!

Сетябрьдә укулар башлану, көннәр салкынайту, һава торышы үзгәрү сәбәпле шәһәр урамнарында йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен саклау таләп ителә. 


Сентябрьдә укулар башлану, көннәр салкынайту, һава торышы үзгәрү сәбәпле, шәһәр урамнарында йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен саклау таләп ителә. 
Һава шартлары кинәт үзгәргән чорда машина йөртү мөмкинлегегезне дөрес бәяләгез. Җәяүлеләр юлына җиткәндә, мәктәп, балалар бакчалары, җәмәгать транспорты тукталышлары, күңел ачу комплекслары  яныннан узганда тизлекне киметегез. Куркынычсызлык каешларыгызны эләктерергә онытмагыз, балаларны махсус креслоларга гына утыртып, каешларын беркетегез.
Баланың үзен генә машинада 5 кенә минутка да калдырмагыз. Машинадан чыккан вакытта кыйммәтле әйберләрне кеше күзенә күренмәслек итеп алып куегыз. 
Җәяүлеләр өчен урамны чыккан вакытта сак булырга кирәк. Светофорның яшел төсенә чыгар алдыннан да машиналарның туктап, сезгә юл бирүләрен күргәч кенә хәрәкәтне башлагыз. Светофор булмаган җирдән юлны чыккан вакытта капюшон кебек күрү мөмкинлеген чикли торган киемнәрегезне салыгыз, наушниклардагы тавышны кысыгыз. Төнлә юлны чыкканда яктылык чагылдыручы элементлар кулланыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар