Логотип
Актуаль тема

Югалган кыз табылды

Ул соңыннан гына, аны эзләүгә күтәрелгәч кенә, әтисенә: «Мине эзләмәгез!» – дип, кайдалыгын әйтеп хәбәр бирә. 

Бала югалганнан соңгы беренче өч сәгать…Татарстан Эчке Эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, югалган балаларның күбесен санаулы сәгатьләр эчендә табып алалар. Бу очракта да, кыз әтисенә шалтыратканчы, «Лиза Алерт» исемендәге коткару отрядының региональ оешмасы, шул оешмага кергән 80 волонтер эшкә алына. Әлеге оешманы бүген бөтен ил белә. Исегезгә төшерәбез: 2010 елның сентябрендә әбисе белән урманга гөмбә җыярга чыгып киткән җирдән биш яшьлек Лиза Фомина югала. Шул вакыйгадан соң, югалганнарны үзләре теләп эзләүгә алынган отряд барлыкка килә. Лиза – югалган кыз исеме. Алерт – хәвеф дигәнне аңлата. Биредә – профессиональ эзләүчеләр. Эзләүне нидән башларга, ничек эзләргә кирәклеген алар гына белә. 

Бала көтмәгәндә, уйламаганда юкка чыга: уйнаганда, мәктәпкә китеп… Балаң югалды исә, бары бер генә нәрсә турында уйлыйсың: алып киткәннәр, урлаганнар.   

Ундурт яшьлек Милана да мәктәпкә киткән җирдән югала. Гадәттә, гаиләдә тыныч булмаса, әти белән әни арасындагы ызгышлардан туеп та кача бала. Ул шул рәвешле игътибарны үзенә юнәлтмәкче, әти-әнисен килештермәкче була. Дөрес, башка сәбәпләр дә җитәрлек. Милананың шулай кинәттән, берәүгә дә әйтми югалып торуына ни сәбәп булгандыр, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, кызның балигъ яшенә җитмәвен күз алдында тотып, бу хәлгә аңлатма бирүне кирәк санамый. Хәер, аның безгә табылуы мөһим. Югалган баланың 90 проценты табыла дип сөйләсәк тә, ә бит 10 проценты шулай да суга төшкәндәй була, еллар буе эзләп тә таба алмыйлар аннары…      


  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу бит эле расланган хэбэр тугел дип белэм!

    Хәзер укыйлар