Логотип
Актуаль тема

Яңа 2023 ел мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате

Кадерле татарстанлылар! 

Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел якынлашып килә. 
Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы мизгелләр җитә. 
Гадәттәгечә, без бу вакытта үткәннәргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә ниятләр корабыз. 

2022 ел сынаулар елы булды, әмма алар безнең ныклыгыбызны какшата алмады: бүгенге көндә күпмилләтле халкыбыз һичкайчан булмаганча бердәм.
Махсус хәрби операция, илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлык хакына көрәшү  шартларында без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин, Ватаныбызны саклаучылар, каһарман сугышчылар тирәсендә тупландык, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар, без җиңәчәкбез!

Кыенлыкларга карамастан, икътисадны үстерү турында онытмыйча, барлык социаль гарантияләрне саклауга ирештек.
Иннополис үзенә яңа резидентлар җәлеп итә, «Алабуга» Россиядәге махсус икътисадый зоналарның иң яхшысы дип танылды, Цифрлаштыру елында Татарстанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылды. Бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алдык, республика терлекчелек продукциясе, иң кирәкле азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә. Нефтьчеләр һәм нефть химиясе, машиналар төзү өлкәсендә эшләүчеләр, энергетиклар, төзүчеләр һәм юл хуҗалыгында хезмәт куючылар татарстанлыларның өлкән буын вәкилләре нигез салган күркәм  традицияләрне дәвам иттерә. Укучылар һәм студентларыбыз, белемнәренең киң һәм тирән булуын дәлилләп, халыкара һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда беренчелек яулый. Укытучылар, социаль өлкә хезмәткәрләре, табибларыбыз, һөнәри осталыкларын көннән-көн арттыра барып, федераль дәрәҗәдә танылуга ирешә. Күпләр уз ихтыярлары белән йөрәк җылысын бүлешәләр һәм ярдәмгә мохтаҗлар янына ашыгалар. 
Хөрмәтле татарстанлылар, бу елны без беренче чиратта сезнең тырышлык нәтиҗәсендә уңышлы тәмамлыйбыз. Мин сезнең һәрберегезгә игелекле хезмәтегез һәм үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмавыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барысы да безнең үзебездән тора! 

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү аеруча мөһим вакыйгаларның берсе булды һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауга, дәүләт һәм дини берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлтелгән  эшнең әһәмияте гаять зур булуын раслады. 
2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан уздырыла торган чаралар халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә, дуслык-татулыкны, диннәр арасындагы хезмәттәшлекне, җәмгыятьтәге тынычлыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам. 
Кадерле дуслар! 
Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарыңны кайгыртуның кыйммәте хәзерге чорда аеруча арта.
Яңа ел уңышлар алып килсен, олысына-кечесенә ихлас елмаюлар, сөенечләр бүләк итсен, һәр йортка бәхет иңсен!
Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, иминлек, муллык телим!
Яңа 2023 ел мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы 
Президенты Р.Н. Миңнеханов 

Фото: https://president.tatarstan.ru/pressa

 

Теги: #япрошла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар