Логотип
Актуаль тема

«Ватаным Татарстан» аңлата

Республиканың төп басма матбугаты «Ватаным Татарстан» газетасына – 105 ел. Чор үзгәрә, халык та үзгәрә, газетадагы темалар да, күтәрелгән проблемалар да башка. Бүген укучы нинди уйлар белән яши, аны нәрсә борчый, халык хөрмәтен яулар өчен матбугат нинди булырга тиеш? Газетаның баш мөхәррире Гөлнара САБИРОВА белән әңгәмәбез шул хакта.

Республиканың төп басма матбугаты «Ватаным Татарстан» газетасына – 105 ел. 1918 елның 12 мартында «Эш» иҗтимагый-сәяси газетасы дөнья күрә башлый. «Социалистик Татарстан» исеме белән озак еллар чыкканнан соң, үзгәреш еллары вакытында ул «Ватаным Татарстан»га әйләнеп, укучыларга тагын да якыная. Хәзер, яратып, «Ватаным» өйгә килә», дип кенә сөйләшәбез. Элек чыккан газета битләрен актарып карасаң, узган гасыр тормышын, халыкның нәрсә белән яшәгәнен, хакимиятнең ул чордагы сәясәтен күз алдына китерергә була. Димәк, ул Татарстан сулышын ташка бастыра. Чор үзгәрә, халык та үзгәрә, газетадагы темалар да, күтәрелгән проблемалар да башка. Бүген укучы нинди уйлар белән яши, аны нәрсә борчый, халык хөрмәтен яулар өчен матбугат нинди булырга тиеш? Газетаның баш мөхәррире Гөлнара САБИРОВА белән әңгәмәбез шул хакта.

Абруйлы журналист, яраткан укытучыбыз Миңназыйм абый Сәфәров, хәтерлисеңдер, журналистика ул – халык белән хакимият арасындагы күпер, дип әйтә иде. Халыкның да өметен акларга, хакимият белән дә маңгайга-маңгай бәрелмичә яшәргә кирәк. Республиканың төп газетасы буларак, сезгә ике ут арасында яшәү ничегрәк? 
– Дәүләтне яратырга мөмкин, яратмаска мөмкин, әмма барыбер син аның бер өлеше, һәм аның ни эшләве барыбызны да кызыксындыра. Еш кына: «Дәүләт басмасы Рәиснең кая барганын яза да бирә. Аларга шуның өчен акча түлиләр», – дигән фикер ишетергә туры килә. Дәүләт басмаларына карата мондый негатив фикерне кабул итмим. Һәм шуңа инанам: дәүләтнең үз басмалары булырга тиеш. Әйе, без хакимият карарларына бәя бирмибез, безнең эш – аны аңлату. Рөстәм Миңнеханов ислам иленә очрашуга бара икән, максатыбыз бу сәфәр турында мәгълүмат бирү түгел, ә ерак авылда яшәүче апаның тормышында аның нинди чагылыш табачагын язу. Пандемия чоры да, бүгенге вазгыять тә халыкка аңлату җитмәвен күрсәтте. Әйе, мәгълүмат ташкынына, фейкларга күмелеп яшибез. Хәзерге чорда классик журналистиканың ни өчен әһәмиятле икәне ачыклана. Без аналитика белән шөгыльләнәбез. Журналистыбыз Рәшит Фәтхрахманов бар безнең. Аны аерым бер катлам моңа кадәр дә кабул итте, укыды. Әмма, Рәшит абый үпкәләмәсен, минемчә, аның журналистикасының чәчәк аткан чоры бүген, чөнки бөтен кеше аңларга тели: ни өчен Ватан һәм Ватанны саклау төшенчәсе әһәмиятле; икътисад бүген нинди хәлдә; акчаны ничек сакларга?.. Менә шушы сорауларга җавапларны халыкка татарча аңлатучы бердәнбер журналист ул бүген, һәм ул бездә эшли. Җомга саныбызда бары тик аналитика гына хәзер. Башка татар матбугатында кузгатылмаган темалар күтәрелә анда. Аналитиканы, бигрәк тә дөнья сәясәтенә һәм икътисадына анализны бары тик рус басмаларыннан гына укып була дигән стереотипны җимердек без. «Ватаным Татарстан» – тормышның бөтен ягын дөрес итеп яктырткан иң ышанычлы мәгълүмат чарасы. Горурланып әйтәм: бездә фейклар, хайп юк. Хайп эзләп игътибар яуламыйбыз, эшлибез икән, төбенә кадәр төшәбез.

Халыкның гозерен хакимияткә җиткерүче дә бит әле ул матбугат. Укучы хатлары буенча барып, саллы язмалар эшләп, гаделлекне тантана иттерә алабыз дип мактана аласызмы?
– Горурлана алабыз. Без хат килгәнне дә көтеп тормыйбыз. Әйе, безгә әле дә почта аша хатлар килә. Газетада «Укучы сүзе» дигән рубрикабыз да чыга. Интернеттан безне тәүлегенә 11–12 меңнән артык кеше укый. Социаль челтәрләрдә аккаунтларыбыз бар. Укучыларыбыз шулар аша йә ышанган журналистлары аша мөрәҗәгать итә, шәрехләмә язып калдыра. Менә шуннан да халыкны нәрсә борчыганын беләбез. Ул үзенә күрә бер көзге. Һәр язма астына язылган шәрехләмәләрне укып барабыз, әле журналистларга аларга җавап бирү дә йөкләнгән. Халык белән элемтә булырга тиеш! Без – дәүләт басмасы, һәм халык гозерен тыңлау, проблемаларын хәл итү – бурычыбыз. Кукмара районында мәктәп ябылу, халыкның җир кишәрлекләрен саклап калу, фермерлар белән район җитәкчеләре арасындагы аңлашылмаучылыкларга аңлатма кертү кебек проблемаларны күтәрдек һәм хәл итәргә ярдәм иттек. Менә хәзер җирлекләрдә чиста су проблемасына багышланган язмалар сериясе чыга. «Ватаным Татарстан»ның тагын бер өстенлеге бар: теләсә кайсы дәүләт органына мөрәҗәгать итә алабыз. Үтенечебез игътибарсыз калмый. 

Гөлнара, син чирек гасыр диярлек басма матбугатта эшлисең. 20 ел элек укучыларны нәрсә борчый иде дә, газета хәзер нинди проблемаларны күтәрә?
– Университетны тәмамлаганда журналист тикшерүе буенча диплом якладым. Ул чорда халык гозере, нигездә, шәхси иде: суд системасында гаделсезлекләр, хуҗалык рәисе белән каршылыклар, үзен рәнҗетүләр... Дөнья белән халыкның тормыш дәрәҗәсе дә үзгәрде. Хәзер аны шәхси проблемалары алай ук борчымый, аң дәрәҗәсе үсә, ул глобальрәк фикер йөртә. Күршесе белән ике арадагы ызан турында уйламый ул, ни өчен авылда халык саны кими дигән сорауга җавап эзли. Журналист тикшерүе дә билгеле бер кеше проблемасын гына күтәрми, ә җәмгыятькә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерә. XXI гасыр – гуманитар фәннәрне һәм культураны үстерү гасыры, ди галимнәр. Эчке культурасы булган кеше һәрвакыт уйланачак, үзенә кызыксыз эштә эшләмәячәк, баш иеп тормаячак, үз фикерен әйтәчәк. Кешенең эчке культурасы үскән саен, икътисад, сәнәгать, мәдәният алга китәчәк, тормыш яхшырачак.
 
Фикерне дәвам итеп, баш редактор гына түгел, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе урынбасары буларак та сиңа үземне борчыган сорауны бирим әле. Ул матбугатка гына түгел, мәдәният өлкәсенә дә кагыла. Бүгенге көндә журналист халык артыннан барсынмы, әллә халыкны үзе ияртсенме?
– Халыкны ияртергә тиеш! Мәдәнияттә дә шулай булырга тиеш. Дөрес аңлагыз: бу әле халыкны тыңламаска, аның ихтыяҗлары белән кызыксынмаска дигән сүз түгел. Һич тә! Аяныч, шундый бер чор булды: без иярдек. Халыкка шул кирәк дигән фикер өстенлек алды. Беренче чиратта татар кешесе һәм милләт турында уйлыйм мин. Әйе, халыкка кызык дип, күп әйбер турында язарга була. Ул бик җиңел юл, артык уйлап баш ватасы юк. Әмма, бәхеткә, безнең укучы башка... Әгәр берәр җырчы белән бәйле гайбәт, җинаять турында язма чыгарабыз икән, моны язмагыз, мондый мәгълүматтан арыдык, дип фикерләрен җиткерәләр. Алар күп балалы, үрнәк гаиләләр турында, яктылык белән сугарылган язмаларны, Марат Кәбировны, Наил Шәрифуллины рәхәтләнеп укый, сораулар бирәләр, үз фикерләрен җиткерәләр. Укучыларга уйландыра торган язмалар кирәк бүген. Халыкка иярүчеләргә кызганып карыйм мин. Халык артыннан иярергә була, әмма шундый көнгә килеп җитәргә мөмкинбез: ул зомбилашачак. Без сөйләгән эчке культуралы халык үсеш турында уйлый, ә зомбилашкан халыкка берни кирәкми. Миннән дә начаррак яшәүчеләр бар әле дигән фикер белән үзен тынычландырып кына яшәячәк ул. Андый халык белән киләчәктә нишләрбез, алар нәрсә белән кызыксыныр? Аңа бит матбугат та кирәк булмаячак. Төп миссиябез – милләтне рухи яктан үстерү турында онытмыйбыз. Шуңа күрә дә күп нәрсәләргә, бигрәк тә мәдәният, әдәбият мәсьәләләренә милли яктан карыйбыз. 

Бүген татар журналистикасының вәкаләте менә шул булырга тиеш дип уйлыйсыңмы? 
– 100 процент! Бигрәк тә дәүләт матбугатының. Шәхси куллардагы матбугаттан моны таләп итә алмыйбыз, ул үз акчасына үзе теләгән әйберне эшли. Әмма бүген алар тема сайлау ягыннан кайбер дәүләт матбугаты чараларыннан күпкә өстенрәк, чөнки алар – эшмәкәрләр. Кая барасын беләләр, киләчәге турында уйлыйлар. Көчле медиаменеджер Раиф Усманов белән фикерләшәбез һәм безнең фикерләр туры килә. Берничә елга алдан уйлап эшләргә кирәк. Яхшы, син бүген шушы ташкынга иярдең, ә 5–10 елдан газетаңны укучы булачакмы? Бүген татар матбугаты нәрсә телим шуны эшлим дип түгел, дәүләттән алган акчасын милләт файдасына юнәлтергә, халыкның милли үзаңын тәрбияләп, үз милләте белән горурланырга кирәклеген аңлатырга тиеш. Бу уңайдан җиң сызганып эшләргә рухландырып та торалар бит. Соңгы ике-өч ел татар матбугаты өчен, гомумән, ренессанс чоры булды дияр идем. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе җитәкчесе Марат Әхмәтов барыбызга да зур мөмкинлекләр ачты, грантлар ярдәмендә күпме яңа проектлар, сәхифәләр туды. Бу бит республика җитәкчелегенең матбугатка мөнәсәбәтен дә күрсәтә!

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында шәхес-журналистлар, журналист фикере дигән төшенчә яңгырый башлады...
– «Татмедиа» агентлыгының еллык коллегиясендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов уйландыра торган проблема күтәрде: бүген журналистикада шәхесләр юк. Ә без мактана алабыз: бездә шәхесләр бар. Габделбәр Ризванов, Риман Гыйлемханов, Наил Шәрифуллин, Рәшит Фәтхрахманов, Фәния Әхмәтҗанова, Марат Кәбиров – барысы да бездә. Яшьләр өлкән коллегаларыннан үрнәк ала, бер-берсенә карата хөрмәт белән эшли. Ни дисәң дә, алар бездән күпкә гыйлемлерәк, тәҗрибәлерәк журналистлар. 

Бүген синең шәхес-журналистларың бар, ә иртәгә? Тәҗрибәле журналистларны алыштырырдай яшь буын үсеп киләме газетада?
– Үсәләр. Зөһрә Садыйкова, Эльвира Вәлиева, Динә Гыйлаҗиева, Чулпан Гарифуллина, Сәрия Мифтахова... Гөлинә Гыймадованың әңгәмәләрен укып карагыз. Андый форматтагы интервьюлар башка юк. Гөлгенә Шиһапова нинди киңкырлы эшчәнлек алып бара. Бүген журналист булып эшләү бик катлаулы. Күпкырлы булу шарт. Язарга да, видео-фото да төшерергә, монтажларга һәм шуның белән бергә әле шәхес тә булырга, фикерләргә дә тиеш. Фикерләү өчен белемле булу кирәк. Белемле булу өчен укырга һәм өйрәнергә вакыт булу мөһим. Вакыт – бүген иң кыйммәт нәрсә. Журналистта шәхес тәрбияләү бик четерекле әйбер. Бөтен журналисттан да шәхес үстереп булмый, чөнки фикерләү куәсе роль уйный. Фикерле журналист ул – «штучный товар». Әмма журналистның шәхес булмавыннан аның кыйммәте кими дигән сүз түгел әле, журналистиканың төрле функцияләре бар бит. Шәхес-журналист – редактор өчен бүләк ул. Мин ул яктан «Сөембикә» журналының тирәнлеген яратам. Өстән-өстән генә язу юк анда. Журналга хас аналитикага ия ул. 

Бүгенге көндә журналистика хатын-кызлар кулында дисәң дә була. Моның, әлбәттә, тискәре яклары да бар. Хатын-кыз ир-атка караганда башкачарак фикерли. Без укучыларыбызга берьяклы гына караш таратмыйбызмы?
– Бу бик борчый торган мәсьәлә. Әйе, ирләр аз, моны танырга кирәк. Безнең газета тарихында журналистлар арасында хатын-кызлар эшләмәгән чорлар булган. Бүген, кызганыч, әйдәп баручы журналистлар – хатын-кызлар. Кайвакыт планеркада, беренче урынбасар Илнар Хөснуллиннан кала, гел хатын-кызлар утырабыз. Ярый әле үзхәбәрчеләребез, белгечләр фикере аша ир-ат сүзе керә безнең газетага. Нишләмәк кирәк – бүген журналистика шундый хәлдә. Хезмәт хакын күпме генә арттырырга тырышсак та, ирләргә тормыш алып барырлык түләү юк безнең өлкәдә. Аннан соң бүгенге тиз үзгәрүчән журналистика хатын-кызга күбрәк хастыр. Ул бит эшли дә, өен дә карый, баласын да тәрбияли, ирен дә рухландыра, җәмгыять тормышы белән дә яши... 

Гөлнара, газетагыз тарихында син – беренче хатын-кыз баш мөхәррир. Бу зур мәртәбә дә, җитди җаваплылык та. Дүрт ел элек әлеге тәкъдимне ничек кабул иттең? 
– Шәмси Хамматов, Мөнир Әһлиуллин, Габделхак Шәмсетдинов, Миңназыйм Сәфәров кебек олпат мөхәррирләрдән соң мине, яшь әле ул, дип, җитди кабул итмәүчеләр дә булгандыр. Әмма моны тигез җирдә очраклы гына кабул ителгән карардыр дип санамыйм. Аннан соң хезмәт юлым да йөземә кызыллык китерә торган түгел, киресенчә булган очракта шундый җитди басманы җитәкләргә тәкъдим итмәсләр иде. Эш тәҗрибәм дә бар иде: «Шәһри Казан»да, «Сөембикә» журналында баш мөхәррир булдым. Миңа кадәр булган мөхәррирләрнең эш тәҗрибәсенә таянып, традицияләрне онытмыйча, бүгенге көн таләпләренә җавап биреп эшләргә тырышам. Без – олпатлардан өйрәнгән буын. Исмәгыйль Шәрәфиев шәкерте булуым белән бик горурланам. Газетада эшләгән ветераннар белән аралашып торам. Мөнир Әһлиуллин, Илсөяр Хәйруллина, Люция Фаршатова, Асия Юнысова, Әхәт Сафиуллиннарны редакциягә чакырабыз, газета турында фикерләрен тыңлыйбыз. Безгә алар фикере мөһим. «Ватаным Татарстан»га баш мөхәррир булу тәкъдимен үзем өчен бер сынау итеп кабул иттем һәм сынатмаска тырышам. 

«Ватаным Татарстан» газетасына – 105 ел. Дәүләт рупоры буларак нәшер ителгән газета кайсы ягы белән халыкны үзенә тартып тора? Бүген 16 мең тираж җыя аласыз икән, димәк, хөрмәт бар.
– Районнар буйлап йөргәндә: «Ватаным Татарстан»да законнар гына бастыралар», дигән фикерне ишетергә туры килде. Аннан соң һәр барган җиргә газета тарата башладык. «Кызыклы икән бит», дигән сүзләр ишетелде. Әлбәттә, эчтәлеге үзгәрде. Рәсми әйберләрне дә рәсми түгел итеп бирәбез. Миңа калса, халыкка якынайдык. Аның тормышы белән яшибез. Алда әйткән иярү түгел ул. Гаиләләре, тормышлары белән кызыксынабыз. Укучыларыбызның өйләренә кереп, алар белән гади телдә аралашабыз. Газетада үзләрен күбрәк күрәләр. Алар өчен төрле бәйгеләр дә оештырабыз. Укучылар мәхәббәтен шулай яулыйбыз дип уйлыйм. 

Гөлнара, син бит әле үтә дә мәгънәле шигырьләр язучы, шагыйрә дә. Иҗатка вакыт каламы? 
– Юк. Баш мөхәррир йөкләмәләр генә биреп утыручы түгел. Мин газетага кергән бар мәкаләне үзем укып, редакцияләргә тырышам. Полосада булса да укып, язманы сызып-бозып, кире салдырган вакытлар еш була. Әле бит зур коллектив өчен җаваплымын да. Билгеле, шәхси иҗатыма вакыт калмый. Проблемалар, бурычлар хәл итеп йөреп, күңелдәге нечкәлек тә кими төшәдер...
 
Шулай да фикерләреңне шигырь белән әйтергә яратасың бит... 
– Әйе, яратам. Журналистикага карата фикеремне моннан бер ел элек яздым. 

...Бәгырьне айкарлык сүзләрнең
Бәһасе калмаган бу җирдә
Мин, наив, җылылык эзлимен
Һәм... мәгънә телимен бирергә.

Коллегаларыбызны «Ватаным Татарстан» газетасының юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Тирән эчтәлекле язмалар, кызыклы геройлар, җиңел сәфәрләр насыйп итсен. Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, һөнәри осталык, күтәренке рух, гаиләгездә иминлек, бәхет,  исәнлек-саулык телибез. 

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!

    Хәзер укыйлар