Логотип
Актуаль тема

Әтисез буламы соң?!

«Бала тугач, иремне алыштырып куйгандай булды, икәү генә яшәгәндә ул андый түгел иде!» Күпме хатын-кыз бу турыда ачынып сөйли, дус кызына зарлана, интернетта җавап эзли һәм авыр йөк итеп күңелендә йөртә. Үзгәрә-ә-ә, кызлар, бала тугач, ирләр үзгәрә икән ул!.. 

 

«Бала тугач, иремне алыштырып куйгандай булды, икәү генә яшәгәндә ул андый түгел иде!» Күпме хатын-кыз бу турыда ачынып сөйли, дус кызына зарлана, интернетта җавап эзли һәм авыр йөк итеп күңелендә йөртә. Үзгәрә-ә-ә, кызлар, бала тугач, ирләр үзгәрә икән ул!.. 

«Юк! – диде таныш психологым. – Ялгышасың! Ирләр үзгәрми! Бала тапкан хатын-кыз үзе үзгәрә, шуңа күрә мөнәсәбәтләр катлаулана. Гормоннар, депрессия, талчыгу, фигураның без теләгәнчә булмавы, йокысызлык...» 

Менә сиңа кирәк булса, дидем дә... Бу сүзләрдә хаклык та бар түгелме соң, кызлар?! 

Танышларыбыз Рафаэль белән Наилә өйләрендә сабый тавышы яңгырасын өчен ничә ел хастаханә сукмагын таптадылар, нинди генә табибларның ишеген шакымадылар. Зарыгып бала көттеләр! Беркөнне Рафаэльдән смс-хәбәр килде: «Әти-әни булырга җыенабыз! Шыпырт кына шатланыгыз, күз тимәсен!» И сөендек бу хәбәргә, балагыз була, дип, үзебезгә әйттеләрмени?! Аларга инде ике балабызны ияртеп кунакка барудан да, очрашканда балалар хакында сөйләшүдән дә уңайсызланмый башладык. Үзләре дә шундый бәхетле, нурлы иде! Әйе, иде... 

Уллары тугач, дүрт-биш айдан соң Рафаэльне бик күңелсез килеш очраттык. «Наиләнең бөтен вакыты балага китә, мин хәзер икенче бүлмәдә йоклыйм, – диде ул. – Сездә дә шулай булдымы?» «Булды инде, бездә дә төрле хәлләр булды, балалар җиңел генә үсми, иң мөһиме – исән булсыннар», – дип юаткалап та, «Сиңа Наилә төнлә тынычлап йокларга мөмкинлек биргән икән әле», – дип шаярткалап та озатып калдык «балтасы суга төшкән» яшь әтине. 

Бу очрашудан соң ике айлап вакыт уздымы икән, ирем яңа хәбәр җиткерде, Рафаэль әнисендә куна башлаган, өенә сирәк кайта, ди... Ничек? Бу сүзләр әле кайчан гына бер нәни почык борын турында хыялланган, бала туса, бәхетебез түгәрәкләнер иде, безгә башка бер ни дә кирәкми, дип йөргән гаилә турындамы соң?! Түзмәдем, Наиләнең үзенә шалтыраттым. 

– Баланы бит мин таптым! Ул бер авырлык та күрмәде! Төннәрен уянып бала ашатам, юам, җыям, үтүклим! – дип, телефонга ярсыды яшь әни. – Ә ул үзенә игътибар җитмәүдә мине гаепли! Әни булу җиңел бирелмәде, үзең беләсең!.. 

Ир белән хатынның үпкә хисенә күмелгән, бергә төзегән дөнья икегә бүленгән, бала белән әнинең – «без»гә, ир кешенең «син»гә әйләнгән мәле иде бу... 

Бүген бик четерекле бер мәсьәлә – бала тугач, яшь әтинең гаиләдән читләшүе хакында сөйләшүгә чакырам, кызлар. Бу күренеш күпләрне читләтеп узмагандыр дип уйлыйм. 

Тормыш законы шундый: туйдан соң яшь парлар бала турында хыялланып яши башлый. Әмма гаилә ишәйгәннән соң, көндәлек мәшәкатьләр, авырлыклар, тәрбия мәсьәләсенә төрле караш яшь әти белән яшь әни өчен зур сынауга әйләнә. Бу сынауга алдан берәү дә әзерләми аларны, барысы да үзе хәл ителер кебек тоела. (Безгә гаилә мәктәпләре кирәк! Кызларны – әни, егетләрне әти булырга өйрәтү генә түгел, бала тугач ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен җайлау турында күбрәк сөйләргә иде яшьләргә!) Соңгы вакытта бала тапканнан соң хатын-кызларда була торган депрессия турында күп сөйләнә. Инде менә яңа статус алган – яшь әти булган кешегә дә игътибар бирергә вакыт җиткәндер, шәт! 

– Үземнең әти кеше икәнен тирәнтен аңлап кабул итү өчен миңа ярты ел вакыт кирәк булды, – ди Айрат. – Ба-ла тудыру йортыннан чыкканда күңелем тулы рәхмәт хисләре генә иде. Өйгә кайткач, хатыным гел бала янында булды. Миңа игътибар аз дип, бераз үпкәләп йөрдем дә үземне кулга алдым. Улымны мин тәрбияләмәсәм кем тәрбияләр?! 

Айрат белән дә килешми мөмкин түгел. Әти инстинктының ир кешедә соңрак кабынуы табигый хәл. Без, әниләр, бала белән тугыз ай алдан аралаша башлыйбыз. Беренче тибенүләре, үзен сиздерүләре, йөрәк тибеше... Әти кеше бу бәхет төргәген бала тудыру йортыннан чыкканда гына кулына ала бит, беренче тапкыр аны шунда күрә. Спектакльләр караганда, китаплар укыганда игътибар иткәнегез бардыр, татар хатын-кызлары элек-электән ирләренә «әткәсе», «әттәсе» дип эндәшкән, «атагыз» дип сөйләшкән. Халкыбызның бу зирәклеген без дә кулланырга тиештер, мөгаен, үзен җаваплы хис итсен өчен, ир кешегә «әтисе» яки «әтиебез» дип эндәшә башлау көчле зат өчен бер ярдәм, гаилә өчен матур гадәт булыр иде! 

Бала тугач ир-атларның үзләрен кирәксез дип санап, гаиләдән ерагаюларын яхшырак аңларга тырышып гаилә психологлары белән дә аралаштым, җаваплар, киңәшләр объектив булсын өчен, ир-ат психологларга да мөрәҗәгать иттем. Белгечләрнең бер уртак фикере минем өчен зур яңалык булды. Бала туганнан соң Җир күчәре әнә шул оҗмах исе килеп торган нәни төргәк тирәсендә әйләнә башлый. Дәү әти, дәү әниләр дә гел бәләкәч турында гына сораша, бар сөйләшү биләүсәләр, шешә, подгузниклар турында... Менә шул чорда ир кешенең балачак яралары, үпкәләре белән балалыгы (психологлар аны «внутренний ребенок» дип атый) уяна икән. Өйдәгеләрнең игътибары башка галәмгә юнәлгән мизгелдә ул үзенә дәваны читтән табарга тырыша, өйдәгеләр аның ачуын чыгара, күңелен төшерә. Хатынының нәкъ шул мизгелдә үзеннән ярдәм өмет итүен күз алдына да китерми икән ул. Гаиләдәге аңлашылмаучанлыклар ир кешенең «балалыгына» наз һәм йомшаклык җитмәгәндә туа. Һәм бу күренеш «хатын» булудан туктап, батырларча «әни» ролен кабул итәргә омтылган хатын-кызның моны абайларга вакыты да, көче дә калмаган чорда барлыкка килә. 

«Кызыбыз тугач, ирем белән бик еш әйткәләшә башладык. Ул, ачудан, миңа булышудан баш тартты. Бала тәрбияләү буенча да төрле фикердә идек. Балага бер яшь тулгач аерылыштык. Аның хәзер башка хатын-кызы бар. Ә мин гаиләмне саклап кала алмавыма үкенәм...» – дип хисләре белән бүлешә ялгыз бала үстерүче Айсылу. 

Мондый вакытта яшь гаиләгә кем ярдәм итә ала? Әлбәттә, беренче чиратта, дәү әни белән дәү әтинең роле зур. Якын туганнарга да мөрәҗәгать итәргә була. Бер-береңне тәнкыйтьли башлаганчы, кем беләндер бүлешергә, сөйләшергә, ярдәм сорарга, гаиләне саклап калырга тырышырга кирәк! 

Уңайсыз буса да, тагын бер әйбер турында сөйләшик әле, кызлар. Баласы тугач, ирен башка караватта йокларга күчерүчеләр бармы арагызда ? Бала үз яныңда йоклаганда уңайлы, әлбәттә, имезәсең дә, ирененнән агып төшкән җылы сөт тамчысын сөртеп алып, изрәп йокыга таласың. Ә аның хәле ничек икән? Күрше бүлмәдәге караватка ялгыз кереп ятучыны әйтәм? Хатын бала белән мәш килгәндә болай да икенче планга күчкән ир-атка төнлә дә бергә булудан мәхрүм калу... Тел төбен аңладыгыз инде, әйеме? Гаилә психологлары да яшь әниләргә кичкә ирләре белән аралашырга аз гына булса да көч һәм вакыт калдырырга киңәш итә. Баласына әни генә булу җитми, ир-атка назлы хатын да кирәк шул. Моны аңласак, читкә йөрүче ир-атлар турында да азрак сөйләшер идек, бәлки. 

– Минем хатыным бик җаваплы кеше, – ди урамда бала арбасы тартып йөрүче Илдар. – Ул барысын да үзе эшләргә тырыша. Балабыз тугач та ул гиперҗаваплы әнигә әйләнде. Бала үскәндә шулай кирәктер дип, мин читтәрәк булырга, күп вакытымны эштә уздырырга тырыштым. Әмма гаиләдәге киеренкелек торган саен үсә генә барды. Үземнең ялгышымны, гаиләдән читтә йөрүемне әнием аңлатып күрсәткәч кенә таныдым. Өйгә хәзер чәчәкләр алып кайтырга тырышам, әниебезгә әле шоколад ашарга ярамый, шуңа ул яраткан җиләк-җимешләрне алам. Хатыным барысын да үзе булдырырга тырышса да, минем җылы сүзем, ярдәм итәргә әзер булуымны белеп тору аның өчен мөһим булганны аңлыйм. Эштән кайткач, бала белән һава суларга да үзем чыга башладым... 

Сизәсезме, кызлар, ир кешегә үзен һәрвакыт кирәкле кеше икәнен тоеп, белеп тору кирәк. Хәтта бала туган мәлдә дә! 

Беренче кызыбыз тугач, ыгы-зыгы килеп яткан назлы тиктормаска әтисенең беренче тапкыр подгузник кидертергә тырышканын хәтерлим. Ике яктан ике каптыргычны ябыштырып куяр өчен барлык тормыш тәҗрибәсен кулланды бугай, тәки. Армиядә – автомат, бакчада көрәк-сәнәк кенә тотарга өйрәнгән зур кулларың белән нәзберек подгузник путасын җайлап, таслап кара әле син! Ә миндәге курку хисен белсәгез! Артык каты тотмадымы, авырттырмадымы, кызыма уңайсыз түгелме?! Дәшмичә, шикләнүемне белдермичә түзәргә кирәклеген аңларга фәрештәләр ярдәм иткәндер ул вакытта! (Гел өйрәтәсе килә инде без җүнсезнең!) Подгузникны җайлап, төзәтеп куйганда мактарга да җай таптым әле, әтисез буламы соң, янәсе. Безнең гаилә архивында тагын бер фото бар, «әти киендергән» дип атала ул: ике айлык кызыбызның кулында бияләйләр урынына носкилар, юка комбинезонның аяк өлеше генә киелгән дә, шуып төшеп китмәсен өчен, җиңнәре кызымның биленә бәйләп куелган. Көлке булса да, ситуациядән чыккан, аптырап калмаган, дип бәяләдек без аны. Менә шулай, мөмкин булганын шаяруга бора-бора, кай арада саламын гына түгел, печәнен дә кыстыра-кыстыра, түзәбез, кызлар, тү-зә-без! Бала, гаилә, түгәрәк бәхет хакына. Ир-ат ничек көчле булып күренмәсен, гаилә дигән дәүләттә аның урынын билгеләүче дә, кирәклеген белгертеп торучы да без – хатын-кызлар бит! Балага әни ничек кирәк булса, әти дә шул кадәр кирәк! 

Ә бит кайчак зур тавыш чыкмасын өчен бер җайлап сөйләшү, әти кешегә дә авырга туры килгәнен аңлауны гына да белгертү җитә. Әнә ул, гаилә өчен дип, эштә күпме көч куя! Әти булуы белән горурлана, җаваплы булырга тырыша! Шул сыйфатларын күреп, үсендереп җибәрергә генә кирәктер, бәлки?! Уйлап карасаң, бар да бик гади кебек, ирләрдән безгә ярату, кайгырту, ярдәм итәргә әзер торулары кирәк, ә бездән – аңлау, җылылык, үзебезне бала карауга гына багышламыйча, ирләребезгә дә игътибарлы булырга тырышу сорала. Әмма менә шул гади фикерне тормышта кулланулары, ай-һай... Килешәсезме, яшь әниләр? 

Алда искә алган Рафаэль белән Наилә хакында әйтмәкче идем бит әле. Шөкер, аңлашты алар. Зирәк кайнана ярдәмгә килде – вакытлыча яшь гаиләне үзләренә сыендырды. Наиләгә бала карарга,  бераз хәл җыярга ярдәм итте, кайвакыт Рафаэль белән икесен генә сөйләшергә, һава суларга чыгарып җибәрә иде. Мөнәсәбәтләр җайлана төшкәч, өчәү генә яшәүнең кадере арткач, яңадан үз фатирларына күчеп яши башлады яшьләр. Гаилә сынавын уздылар булса кирәк, әле күптән түгел генә икенче балаларын көтәләр дигән яңалыкны ишеттек. 

 

Роза Шәфиева, психолог 

Яшь әтиләргә киңәш: 

Гаиләдә бала тугач тормыш сезнең тирәдә генә әйләнмәячәген алдан аңлап куйсагыз иде, ир-егетләр. Сөйләшкән сүз, вакыйгалар бер ел тирәсе бары тик бала белән генә бәйле булачак. Әмма вакытлыча гына икенче планга күчсәгез дә, бала өчен сез һәрвакыт иң кирәкле кеше булып каласыз! Тормыштагы, көн тәртибендәге, хатыныгыз белән аралашулардагы үзгәрешләргә дә әзер булырга кирәк. Онытмагыз, хатын-кыз организмы бу чорда гормональ, эмоциональ үзгәрешләр кичерә. Аңа әле яңа халәттә үз-үзен кабул итү дә авыр бирелә. Бала туганчы яшь әтигә киңәшләр язылган китаплар яки интернеттагы мәгълүмат белән танышырга җай тапсагыз, бу чорны бергәләп узу җиңелрәк булыр. Бала көткәндә үк хатыныгыз белән булачак әти-әниләргә багышланган курслар узу да файдалы. Балагызның әнисен яратуыгызны күрсәтергә уңайсызланмагыз! 

Яшь әниләргә киңәшләр: 

Беренче чиратта үзегезне, сәламәтлегегезне саклагыз! Җаваплылыкны үзегезгә генә алырга тырышмагыз. Беренче көннән үк баланы юындыру, киендерүне әтисенә ышанып тапшырырга була. Күтәреп йөргәндә, юатырга тырышканда ата белән бала арасында эмоциональ бәйләнеш барлыкка килә, алар бербөтенгә әверелә. Ир кешедән ярдәм сорарга уңайсызланмагыз. Булышмый дип тә гаепләргә ашыкмагыз. Үзләре белгертергә тырышмаса да, кечкенә балага якын килергә, аны уңайсыз тотарга, аның белән аралашырга курка ир-атлар. Беренче айда бала сирәгрәк борчый, күбрәк йоклый. Ул вакытны күбрәк ирегез белән аралашырга тырышыгыз, җаегыз булганда ул яраткан ризыкларны пешереп куярга да, аны мактап алырга да иренмәгез. Аның өйгә кайтканына шатланганыгызны күрсәтегез. Сөйләшергә вакыт табыгыз! 

Дәү әни-дәү әтиләргә киңәшләр: 

Онык тугач, дәү әни-дәү әтиләрнең икенче сулышы ачыла гадәттә. Әмма балага карата булган әти-әни җаваплылыгын үз өстегезгә алмагыз. Яшь гаиләгә кысылмагыз. Һәр гаилә үзенең проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш. Үзләре сорамаганда акыл өйрәтүдән, яхшылык белән зыян салудан сакланыгыз. Яшь гаиләнең үз чикләре, тәртипләре була, аларны хөрмәт итәргә, бар әйберне сөйләшеп, балаларыгыз белән килешеп эшләргә тырышыгыз. Бала никадәр генә кадерле булса да, гаилә тормышын алып баруны үзләренең җаваплылыгына калдырсагыз әйбәтрәк булыр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәү әни,бездә нәнәйләр инде,кызына ярдәмгә килә,кияүгә урын юк анда.Әти кеше читләшә әлбәттә.Соңынан ярдәм итми бала карарга диеп гәепли дә башлыйлар.Кысылмасыннар иде нәнәйләр, бала тапкан хатын,чирле түгел бит.Хәзер бит памперс бар,су йортта,отопление бар(печь ягырга түгел).Күпме балалар атасыз кала.Үземнең оныклар өчәү.Аллага шөкер.Беренче көннән үк үзләре юындырдылар балаларын.Әти әнисе икәүләшеп.Ярдәм сорасалар гына ярдәм итү кирәк.Шулай ук коляскага салып бала белән прогулкага чыктылар эштән соң улларым.Ә киленнәрем йорттагы эш белән,я булмаса,одиночествода ял итү,отвлечься кирәк,ярты сәгать булсада.Күп тә яздым....

    Хәзер укыйлар