Логотип
Актуаль тема

Татарстан Колумбайнеры?!

Ямьле май аеның ун көнен ял итеп, сишәмбе, 11 майда халык эшкә җыена. Гадәти режимга күчеп яши башлауга сөенеп, ата-аналар эшкә, балалар мәктәпкә әзерләнә. Ана кичтән өлгерә алмаганлыктан, тиз-тиз баласының чалбарын, күлмәген үтүкли. Чәй эчереп мәктәпкә озата. Күңеленнән исән-сау әйләнеп кайтуын теләп кала. Ә бу вакытта күрше йортта Татарстан колумбайнеры тагын бер кат коралын сөртә, сумкасын тутырып, битлеген киеп, мәктәпкә җыена. Гомерләр коярга...


Ямьле май аеның ун көнен ял итеп, сишәмбе, 11 майда халык эшкә җыена. Гадәти режимга күчеп яши башлауга сөенеп,  ата-аналар эшкә, балалар мәктәпкә әзерләнә. Ана  кичтән өлгерә алмаганлыктан, тиз-тиз баласының  чалбарын, күлмәген үтүкли. Чәй эчереп мәктәпкә озата. Күңеленнән исән-сау  әйләнеп кайтуын теләп кала. Ә бу вакытта күрше йортта Татарстан колумбайнеры тагын бер кат коралын сөртә, сумкасын тутырып, битлеген киеп, мәктәпкә җыена. Гомерләр коярга...


Казанның 175 нче мәктәбендәге бүген иртән булган коточкыч фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде.  19 яшьлек Илназ Галявиев мәктәпкә кереп, рәсми мәгълүматларга караганда, 8 кешене  үтерә. Аларның  җидесе бала. Дүрт малай, 3 кыз. 21 кеше мәктәптә булган шартлаудан төрле тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә озатылган.  Мондый фаҗиганең Ттатарстан уку йортларында булганы юк иде әле. Әле ул  илдә дә санаулы гына. Аның иң  фаҗигалесе  2018 елның 17 октябрендә  Керченск политехник көллиятендә булды.  18 яшьлек студент Владислав Росляков утлы корал белән көллияткә килеп, 13 кешене үтергән иде. Ашханәгә шартлаткыч җайланма да куя. Ул вакытта «Керченский стрелок» дип атаган бу җинаятьчене Америкада Колумбайн мәктәбенә һөҗүм итүчеләргә охшарга тырышкан дип бәяләделәр. Тагын бер Колумбайнер Татарстанда да барлыкка килдеме?! 


Колумбайнер төшенчәсе 1999 елда барлыкка килде. 20 апрельдә  Колорада штатындагы Колумбайн мәктәбенең ике укучысы Эрик Харрис белән  Дилан Клиболд, алдан әзерләнеп мәктәпкә килеп, 13 кешене атып үтерәләр, 23 кешене яралыйлар, үзләре атылып үләләр. 


Колумбайнда аткан укучылар  интернет технологияләр белән җенләнә,  сайтларында җәмгыятьне күрә алмаулары, кешеләрне атып үтерергә теләүләре турында язалар.  Әлеге мәктәптәге күпләп үтерү белән кызыксынган, ул җинаятьчеләргә табынганнарны колумбайнерлар дип атыйлар. 


Бүген җинаятьче Илназ Галиявиевтан сорау алуның бер өлешен күрсәткән интернет киңлегенә чыкты. Егетнең акылдан язуы (әллә җүләр булып кыланамы?!)  күренеп тора.  Аты юлы белән сүгенә-сүгенә,  җинаятьче: «Җәй көне миндә  монстр уяна башлады. Мин  бөтен кешене дә күралмый башладым. Мин бөтен кешене күралмый идем, хәзер тагын да ныграк күралмыйм башладым. Минем атам-анам юк. Алардан баш тарттым. Мин –  Аллаһы Тәгалә. Моны ике ай элек төшендем», –  дип кычкыра.  Аңа кадәр үзенең телеграм каналында «Мин бик күп биомусор үтерәм дә, үзем атылып үләм», – дип яза. Шунысы кызык, әлеге «Алла»ның үз исеменә рәсмиләштергән коралы була. Утлы корал йөртер өчен аңа кем хокук биргән? Психиатрда тикшеренү үткәнме ул? Бу сораулар әлегә ачык кала. Мессенджерлар язуынча, ул коралны Йошкар-Олага барып сатып ала.  


Америка «традициясе» Россиягә килеп керде дип йөри идек, инде ул үзебезнең Казанга да килеп җитте. Шундый ук корал, шул ук мотив, шундый ук типтагы психологияле җинаятьче. Бу инде очраклы түгел. Бу инде  даимигә әйләнеп бара. Һәм ул тагын да артачак. 


Мәктәптә бер сыйныфта  кырыгар балага белем биргән икешәр сменада эшләгән укытучының тәрбиягә вакыты калмый. Балалар гаджетлардан аерылмый. Билгеле, укытучылар моның белән көрәшүдә көчсез, чөнки гаиләдә балага бар нәрсәгә рөхсәт. «Мә, кызым, улым, бер түгел, ике телефон сиңа. Яшьтәшләрең янында гына  кимсенмә!»  Интернет киңлеге – чүп оясы ул. Бигрәк тә интернет уеннар. Көне-төне телефонда  атышып уйнаган үсмер психикасы үзгәрми калмыйдыр, мөгаен.  Бозылган психикага саксыз әйтелгән бер сүз дә кабынып китәргә, үч сакларга сәбәпче.  Казан колумбайнеры да  бер дә урам чыгып, йә булмаса, сәүдә ноктасына барып ут ачмаган. Нәкъ менә үзе дүрт ел элек  тәмамлаган мәктәпкә килгән. Йотып бетермәгән үпкәсе булганмы?!.  Монысы инде соңрак билгеле булыр. 


Әмма шуны әйтәсе килә:  интернет уеннары, интернет-телевидениедә  агрессия пропагандаланудан туктамыйча,  колумбайнерлар агымы  бетмәячәк.  Алар кулыннан якты дөнья белән хушлашкан гөнаһсыз балалар кабере артачак...
Күтәрә алмаслык кайгы килгән гаиләләрнең кайгысын уртаклашам. Балалар бары тик мәктәпкә генә киткәннәр иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар