Логотип
Актуаль тема

Табигать тә ялгышамы?

Безнең җәмгыятьтә буыннан-буынга килгән кыйммәтләр бар: хатын-кызның төп миссиясе бала табып аны тәрбияләү, ир-атныкы – рухи һәм физик яктан көчле булып, гаиләсен җил-яңгырдан саклап яшәү, киләчәк өчен хезмәт итү...

 

 

Безнең җәмгыятьтә буыннан-буынга килгән кыйммәтләр бар: хатын-кызның төп миссиясе бала табып аны тәрбияләү, ир-атныкы – рухи һәм физик яктан көчле булып, гаиләсен җил-яңгырдан саклап яшәү, киләчәк өчен хезмәт итү. Хатын-кыз булып тугансың икән инде, димәк, нәселне дәвам итәр, синдә яралган җанны үстерер өчен Аллаһы Тәгалә ана булу вазыйфалары йөкләгән, тугач сабыеңны ашатыр, рухи бәйләнешне арттырыр өчен күкрәкләр бүләк иткән үзеңә. Хатын-кыз икәнеңне йөрәгеңнең һәр тибешендә аңлап яшисең. Ир-атлар да бу хакта онытмый торгандыр. Әмма... үз тәнен, Аллаһы Тәгалә биргән җенесен кабул итә алмыйча газап утында янып яшәгәннәр дә бар. Күңел тынычлыгын табар өчен хәтта операция өстәленә ятарга мәҗбүрләр. Аларны трансгендерлы кешеләр диләр. Күпләр аларга «бозыклар» дигән тамга сала. Әмма ул кешеләрнең дә күңелләре, җаннары бар, бәхетле булырга тели, башкалар кебек яшәргә хокуклы. Эчләрендә нинди буран уйнаганын үзләре генә беләдер. Ходай биргән бердәнбер гомереңне үз асылыңны эзләп үткәр әле! Юк, теләп алган йөкләре түгел ул. Табигать ялгышымы бу, әллә җәмгыять хатасымы?.. 

Бәхетсез лотерея 

Мониторның теге ягында – озын чәчле, зур күзле, борыны, ияге хатын-кызларныкы кебек нәфис Оля. Тавышы югары тембрлы. Миңа туры карарга уңайсызлана. Әледән-әле чәчен төзәтә. «Бик үк куркыныч күренмимдер дип ышанам». Бу – Оляның миңа әйткән беренче сүзләре. 

– Үземне белә башлаганнан бирле, хәзер мин – әти кебек, үскәч әни кебек булам дип уйлый идем. Сабыйлык беркатлылыгым белән шуңа ышанып яшәдем. 7-9 яшьләрдә әнинең киемнәрен киеп караган өчен мине кыйныйлар иде, әмма психик халәтемә артык игътибар итмәделәр. Урта сыйныфларда укыганда гадәти түгеллегемне аңладым... Үсмерләр бик рәхимсез. Артык йошмак булганлыктан, мыс-кыл иттеләр, әледән-әле кыйналдым. Ул чактагы кимсетелүләремне искә аласым килми. Югары сыйныфларда җирәнгеч, бозык кеше икәнемә тәмам инанган идем инде. Юк, нормаль үсмер егет булырга теләмәдем түгел, теләдем. Хоккей уйнадым, бассейнга йөрдем. Тик болар барысы да үземне көчләп эшләнгән адымнар иде. Пубертат чорына кергәч, кеше үзгәрә башлый. Мускулларыма, иягемдәге төкләргә карап, мин түгел бу дип уйлый идем. Интернетта утыра башлагач, трансгендер кешеләр турында укып белдем. Стипендия акчасына парик, косметика алып, качып кына хатын-кыз кебек киенеп карый башладым. Яңа образда ничек күренүем кызыксындырды. Моның җүләрлек икәнен хәзер аңлыйм. Тагын бер җүләр шөгылем бар иде: көндәлек яздым. Әти-әниләр белән яшәгәндә көндәлек алып бару – ут белән уйнауга тиң ул. Беркөнне университеттан кайтып фатир ишеген ачып керүгә, әти белән әни икесе ике яктан шул парикларым, көндәлекләрем белән мине кыйнарга тотындылар. «Син ВИЧтан, наркотиклардан үләчәксең, фахишәгә әйләнәчәксең», – дип «якты киләчәк» юрадылар. Шушы хәл тагын кабатланса, безнең фамилияне йөртмәячәксең дип кисәттеләр. Әти-әниеңнән андый сүзләр ишетү бик авыр. Син бит аларга ышанасың! Үз-үземне үтерергә теләгәннән соң психоневрологик диспансерда ятып чыктым. Шул чорда параллель төркемдә укыган бер студентны җирләргә бардык. Зират, аның мәете, кабер бик нык тәэсир итте. Үлемнең начар булуын аңладым һәм үз тормышым өчен көрәшергә сүз бирдем. Әти-әнинең куып чыгаруына әзерләндем. Эш таптым. Университетны тәмамлаганчы алар белән яшәдем, аннан соң Мәскәүгә магистратурада укырга киттем. Бозыклык эзләп китәсең дип, гаиләм берничек тә ярдәм итмәде. Нинди бозыклык хакында уйлау! Миңа иң элек яңа тормышымда исән калырга кирәк иде. Ул вакытта табиб белән киңәшләшмичә гормоннар ясый башлаган идем. Ә бу бик зур хатам булган икән. Гомер өчен куркыныч... Мәскәүдә дә тормыш авыр булды. Мин ул вакытта кызларга охшый башлаган идем инде. Тулай торакта яши алмыйм. Мәскәү өлкәсеннән фатир арендаладым. Эшкә урнаштым. Ул акча фатир өчен түләүгә китеп барды. Трансгендерлыкны билгеләү буенча табиблар комиссиясен үтәр өчен акча җыйдым. Ул вакытта 50 мең сум иде. Үттем. Бу хакта каян белгәннәрдер: «Безгә мондый карачкы кирәкми», – дип эштән кудылар. Депрессиягә бирелдем. Шулай да яшәргә көч таптым. Документларымны бик зур авырлык белән алыштырдым. Ул вакытта бик күп кимсетүле сүзләр ишеттем. Махсус адвокат яллагач кына очына чыга алдым. 

«Компьютерда мин үземне кечкенә, кара төртке итеп кенә күрәм. Сезгә хатын-кыз булып күренәмдер дип ышанам». Оля кабат үзенең тышкы кыяфәте өчен борчыла. Ул әле һаман да туры карарга кыенсына. 

– Борчылма, син бик чибәр, Оля. – Ул оялып кына рәхмәтен әйтә. – Ахырда әти-әниең кабул итә алдымы? 

– Тулысынча кабул итеп бетерделәр дигән хис юк әле. Бәлки, ата-аналар хакында алай уйларга ярамыйдыр да, әмма Россиянең иң яхшы уку йортларының берсен тәмамлап, яхшы эшкә урнашып, әйбәт акчалар ала башлагач кына, миңа карата мөгамәләре яхшырды кебек. Зур компаниядә программист булып эшли башладым. Дусларым бар, Альп тауларына чаңгы шуарга йөрим. Күрәсең, фаразлары чынга ашмавын аңладылар. Алар еракта яши. Әни белән көн саен телефоннан сөйләшәм. Һаман да миңа элеккеге исемем белән эндәшә. Трубканы куям да гадәти тормышыма кайтам. Әнигә дә авырдыр. Теге вакытларда дингә бик каты бирелде. Минем бит бабаларым мулла булган. Әбием сезнең журналны алдыра иде... Пандемия вакытында әти, шалтыратып, эше буенча киңәшләште. Бу да яңалык. Мөнәсәбәтләр әкренләп кенә җайга салына кебек. Сирәк кенә кунакка кайтам. Теге вакыйгалардан соң сигез ел үтүгә карамастан, фатир ишегеннән тыныч кына уза алмыйм... Ә шәхси тормышымда... Дөресен генә әйткәндә, анда берни юк. Мин куркам... Гашыйк булганым бар. Әмма үземә әйтә идем: ул хакта уйлама, аңа карама... Шулай итеп хисләремне тыйдым. Ир-атларны үземә якын китермим. Ул романтика эзләп танышыр да, барысын да белгәч кыйнап ташлар дип куркам. Шуңа күрә яулап ала алмаслык принцесса мин. (Оялып кына елмая.) 

– Инде үзеңне бәхетле кеше дип саныйсыңмы? 

– Бәхет минем өчен абстракт төшенчә. Эшем, дусларым бар. Аларның яртысы минем үткән тормышым хакында белми. Бәлки, аларга карата болай эшләү гадел дә түгелдер. Документларым кыяфәтемә тиңдәш. Күлмәк, итәк киеп йөрим. Җенес органнарыма пластик операция ясатырга телим. Әлбәттә, моның бик кыйммәт икәнен беләм. Акча җыям. Операциядән соң шәхси тормышымны да көйләрмен дип хыяллана идем, әмма «Гаилә кодексы»ндагы яңа төзәтмәләр минем кебек язмышлы кешеләргә гаилә коруга урын калдырмас кебек. Яңа канун гамәлгә кергән очракта, безгә документларны – туу турындагы таныклыкны алыштырырга кирәк булачак. Димәк, беркайчан да гаиләм, балаларым булмаячак... Дәүләт мине хатын-кыз итеп таныды да, хәзер икенче сортлы кеше исәбенә кертмәкче. Югыйсә болай булуыма мин гаепле түгел. Бәхетсез лотерея тартып чыгарганмын... Әгәр минем кебекләрне кечкенә чактан ук мыс-кыл итмәсәләр, без гадәти кешеләрдән әллә ни аерылмас та идек. Балачактан башка төрле мөнәсәбәт булса, мондый тарихлар булмас иде. Гомосексуалистлар төркеменә кертеп караулары да куркыта. Мин илне ташлап китәргә мәҗбүрмен. Googl компаниясенә эшкә чакырганнар иде, ул чакта ризалык бирмәдем. Хәзер үзем аларга эш сорап хат яздым. Ә мин әле яши генә башлаган идем. Әле яңа курыкмыйча дуслашырга өйрәндем. Быел беренче тапкыр дус кызларымны җыеп туган көнемне үткәрдем... 

Үземне озак эзләдем 

Германга 23 яшь. Кара майкадан. Беләкләрендә мускуллар уйнап тора. Иягендә сирәк кенә сакалы бар. Ул аны һаман сыпыра. Борын тирәсендә, иреннәрендә – пирсинг. 

– Билгеле, бу хәлнең минем белән булуын теләмәс идем, әмма... 12 яшемдә үземә ошамый идем инде. Башкаларга охшамаганлыгым турындагы уй башымнан китмәде. Мин мәктәптә укыган вакытта анимелар (яшүсмерләр һәм олылар өчен япон мультфильмнары) популяр иде. Үземне шундагы ир-ат персонаж кушаматы белән атап йөри башладым. Яшьтәшләрем дә яңа кушаматымны кабул итте. Үзем хакында ир-ат заты буларак сөйләшә башладым. Бу хакта әти-әниләр белгәч, сораулар туды. «Уен гына, игътибар итмәгез», – дип тынычландырдым, чөнки нигә болай эшләгәнемне үзем дә аңламый идем әле. 16 яшемдә трансгендерлар хакында укып белдем. Менә бит мин кем икән дип уйладым! Дөрес, әле берничә ел кем булуым хакында шикләнеп йөрдем. Беренче тапкыр егет кешегә гашыйк булдым. Кыз-ларны да ошата идем. Бу еллар – иң авыр вакытларым: сайлау алдында калдым. Үзем хакында хатын-кыз затыннан итеп сөйләп карадым, булдыра алмадым. Сексопатологка йөри башладым. Аңардан билгеле бер карар көттем. Әмма ул да «юк, син бит кыз кеше» дип әйтмәде. Гомерем буе психологлар белән шөгыльләндем. Кечкенә чакта гиперактив бала булганмын, үсә төшкәч, язу белән проблемалар килеп чыкты, үсмер чакта депрессияләр... Психологлар белән әллә нинди темаларга сөйләшә идем, әмма трансгендерлык буенча гына түгел. Миндәге үзгәрешләрнең уеннан узуын күргәч, әни берничә табибка алып барып карады, әмма алар патология күрмәде. Бу уемнан кайтару өчен әни бик күп тапкырлар минем белән утырып сөйләште. 20 яшемдә, үзем эшләп акча таба башлагач, Санкт-Петербургка барып түләүле ко-миссия үттем. Түләүсез комиссия дә үтәргә була, әмма сиңа шизофрения диагнозы куеп, психик авырулар диспансерына ябып куймаслар дип беркем гарантия бирми. Җитмәсә, бер айлап әлеге диспансерда ятып тикшерелергә кирәк. Комиссия узгач, табиб белән киңәшләшеп, гормоннар кадый башладым. Операция ясаттым. Минем күкрәкләрем болай да үсмәгән иде, шулай да кистердем. (Майкасын ачып җөйләрен күр-сәтә.) Алты ел бер спортзалга йөрим. Документларымны алыштырып бетерүнең икенче көнендә туптуры ир-атлар чишенү бүлмәсенә юнәлдем. Әйе, мин беркайчан да эчке киемнәремне салмыйм. Душ та керә алмыйм. Бер тапкыр юынып карадым. Каршыма бергә тренажерда шөгыльләнгән ир-ат очрады, ярый артыма әйләнеп өлгердем. 

– Хәзер әти-әниеңнәр белән мөнәсәбәтең ничек? 

– Әни әле дә булса мине кызы итеп сөйләшә. Чынбарлыкны кабул итәргә тырышмый да кебек. Телефонында да яңа исемем янында иске исемем дә язылган. Әлбәттә, аңа авыр. Әни белән әтинең «кешеләргә нәрсә әйтербез» дигән уй башларыннан чыкмый. Әмма бу – аларның проблемасы. Югыйсә бөтен танышлар, туганнар белә. Мондый йөзем, буем белән яшерергә азап-ланмыйм да. Шулай да эштә күрше цехтагы ир-атлар белеп мыскыл итә башлагач, китәргә туры килде. Кондитер-технолог мин. Хәзер заказ буенча өйдән тортлар пешереп сатам. Әти белән бу темага берничә тапкыр сөйләштек, әмма аның ахыры һәрвакыт җәнҗал белән төгәлләнде. Ул мине аңламый. Ә бит сине яратабыз, диләр... 

– Ә нигә пирсинг ясаттың? 

– Кыяфәтемнән игътибарны читкә юнәлтер өчен. («Кулым да гел татуировкалардан тора», – дип беләген күрсәтә.) Тышкы кыяфәтем өчен бик борчылам. Көзгегә карамыйм. Мускулларыма гына тыныч карый алам. Гомумән, чит кешеләр янында үземне шәрә итеп хис итәм. 

– Хыялыңны тормышка ашыр-гансың, инде син бәхетлеме? 

– Дөресен генә әйткәндә, юк. Бәхетсез булырга сәбәпләр дә юк кебек, әмма шулай да... Антидепресантлар да эчтем, психолог белән дә эшлим. Шәхси тормышымны көйли алмыйм. Якын кешем юк. Балам булмаячак, чөнки аңа бәхет, матур киләчәк бирә алырмын дип уйламыйм... 

Трансгендерлык: авырумы, нормаль халәтме? 

«Быелга кадәр трансгендерлык психик тайпылыш дип санала иде, әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны бу исемлектән алып атты. Андый кешеләр үзен җенесенә туры китереп хис итми, җенес конфликты аркасында бик авыр кичерешләргә дучар була», – дип аңлатты профессор, медицина фәннәре докторы, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар баш психиатры Ләйлә Шәйдукова. Профессор әйтүенчә, трансгендер кешеләр саны күбәя. 

– Трансгендерлык килеп чыгуның берничә сәбәбе бар, – ди ул. – Аның төп варианты генетикага бәйле. Кеше генетикасында хилафлык килеп чыга икән, аны берничек тә төзәтеп булмый, чөнки ул тумыштан килгән үзенчәлек. Гормоннарның дөрес эшләнмәве дә сәбәпче була ала. Бүгенге көндә рәсми рәвештә фәнни яктан расланган инде: ир-атларда тестостерон гормоны кими, ә хатын-кыз гормоны – эстроген арта. Шуңа күрә дә хәзер күп ир-атларның гәүдәсе хатын-кызларныкына охшаш. Алар куркыныч янаган төркемгә керә. Тәрбия дә бик мөһим роль уйный. Кечкенәдән малайларны – булачак ир-ат, ә кыз баланы булачак хатын-кыз итеп тәрбияләү шарт. Ата-аналар балаларында гендерлык бүленеше буенча сәерлекләр күрә икән, кичекмәстән белгечләргә: психиатр, сексопатологка мөрәҗәгать итсен иде. Дөрес, генетикага бәйле булса, берничек тә тәэсир итеп булмый. Баланы ничек бар, шулай кабул итәргә кала. Әмма шунысы да бар: хәзер дөньяда гына түгел, Россиядә дә җенесен үзгәртеп тә канәгатьләнмәгән, элеккечә үк үзенә урын тапмый яшәгән трансгендерлар шактый. Димәк, эш җенес үзгәртүдә түгел, ә кешенең холкында. Монда башка психик тайпылышлар да булырга мөмкин. Шуңа күрә ниндидер җитди адымнар ясаганчы, тәҗрибәле белгечләр күзәтүе астында булырга кирәк. Минем практикада андый очрак булды. Үзен 30 ел хатын-кыз дип йөрткән ир-ат бик көчле психик травма кичергәннән соң, кабат җенесен алыштырды. Хәтта нечкәреп беткән тавышы да бер төн эчендә үзгәрде. Ул 30 елдан соң үз асылына кайтты. 

Минемчә, белгеч хаклы: менә ни өчен трансгендерлыкны ачыклый торган дәүләт комиссияләрендә махсус хастаханәдә ятып чыгу шарты да бар. Ә түләүле комиссияләр бары тик акча эшләүгә кайтып калырга да мөмкин. Бу язманы әзерләгәндә дәүләт учреждениеләрендә эшләүче табиблар әңгәмәдән баш тартты, гәрчә әлеге теманы үзләре үк актуаль дип әйтсә дә. Әйе, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны ачып салып сөйләшергә куркабыз шул әле без. Ә бит мәгълүматлы булмау зур проблемаларның башы булырга мөмкин, бигрәк тә төрле яктан гендер мөстәкыйльлеге турында җилләр искәндә. Федераль матбугатта психиатрлар трансгендерлыкның тумыштан килүе турында да, уйдырма булу очрагы хакында да яза. Беренчесе белән бар да аңлашыла. Ләйлә Шәйдукова әйтүенчә, андыйларны кабул итәргә кирәк. Безнең героебыз Оляның да бәхетле булырга хокукы бар. Моның өчен җәмгыятьтә бернинди киртәләр дә булырга тиеш түгел дип әйтсәк, уйдырма трансгендерлыкка чикләр ачылачак. Үсмерләр кәефләре киткән саен җенес үзгәртә башламасмы?! Мондый хәлләр булмасын өчен, мөгаен, беренче чиратта гаиләдәге тәрбия мөһимдер. Бер танышымның сөйләве искә төшә. «Кызым үсмерлек чорында кисәк кенә: «Нигә мин малай кеше булып тумадым микән, кыз булу рәхәт түгел», – дия башлады. Социаль челтәрләрдә дә үзен ир затыннан итеп язышканын белдем. Аның сәерлеге тышкы кыяфәтендә дә сизелде: малайларча киенә, чәчен кыска итеп кистерә. Бу хәлләргә чаң суктым. Юк, баланы тотып әрләмәдем. Гаиләбезне анализладым. Читтән карагач, кызымны аңлый да башладым. Мин бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр ат кебек эшлим, дилбегәне үз кулыма тотканмын да барысын да үзем хәл итеп яшим икән. Кызым белән аралашырга да вакытым калмаган. Мин аңа хатын-кыз сыйфатларын бирә дә, аңлата да алмаганмын. Ә ирем, әлбәттә, җиңел тормышка риза булган. Ул эшенә барып кайта, гел телевизор каршында утыра, иртәгәсе өчен борчылмый, һәрвакыт үзен карый, яшь, чибәр... Ә минем кайбер көн-нәрдә көзгегә карарга да вакытым юк. Иң элек үземне кулга алдым. Җитәкче вазыйфасыннан баш тартып, җиңелрәк эшкә күчтем. Җаваплылыкны да әкренләп иремә күчерә башладым. Гади итеп кенә әйткәндә, киредән хатын-кызга әйләндем. Кызым алдында хатын-кыз булып яшәүнең бары тик уңай якларын күрсәтергә теләдем. Хатын-кыз матурлык өчен, ә ир-ат ул матурлыкны саклау өчен дигән төшенчәләрне аңлатырга тырыш-тым. Хәзер гаиләбездә әти – терәк, әни – гаилә учагын саклаучы. Классик гаилә шулай булырга тиеш инде ул. Кызым да әкренләп карашларын үзгәртте. Дөрес, бер көн эчендә генә булмады бу үзгәрешләр. Әмма беләм – кызым хәзер чын туташ. Әгәр шул вакытта барысын да үз агымына калдырган булсам, дөньяда тагын бер трансгендерлы кеше арткан булыр иде. Гаилә, бары тик гаиләдәге мөнә-сәбәтләр кеше шәхесе формалашуда роль уйный». 

Җәмгыять тә билгеле бер эталоннары белән бу хәлләрне кискенләштерәдер. Матурлык образы нинди: кызлар зәңгәр күзле, күбәләк иренле, озын, нәфис гәүдәле, ә егетләр физик яктан көчле, киң җилкәле баһадирлар. Балачакта бертөрлерәк булганнар үсмерлек чорына кергәч бүленә башлый. Әмма бөтен кеше дә бу эталонга туры килми бит. Бу исә мыскыл ителүләргә, буллингка юл ача. Үзенә ябылган үсмер кайдан да булса терәк эзли башлый. Вакытында ярдәм кулы сузмаганнарны Интернетның фильтрсыз дөньясы кочаклап кына алачак. Димәк, табигатьне генә гаепләп булмый... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар