Логотип
Актуаль тема

Сугыш чукмарлары

Язмада күтәреләчәк проблеманың ни дәрәҗәдә четерекле һәм катлаулы булуын без әлеге темага материал җыя башлагач кына аңладык. Бала  рәхимсезлеге хакында сөйләшү гаять авыр, һәм инде белгәнебезчә, ул җиде кат йозак астында сер итеп саклана торган бер хикмәт булып чыкты.
Бала-чаганың бер-берcенә карата кылган рәхимсезлеге куркыта, ләкин инде гаҗәпләндерми. 


Баланың балага карата рәхимсезлеге гайре табигый хәл 


Без  – «Cөембикә»леләр, Татар­стан Республикасы Президенты каршындагы Иҗтимагый палата әгъзалары белән берлектә, җәмгыятебездәге кыерсытылган балаларга багышлап тыңлаулар оештыруга алынгач та, мәсьәләнең кайсы гына ягына тукталыйк икән, дип озак баш ваттык. Тәкъдимнәр күп булды: бу явызлыкның башы гаиләдән килә, әйдәгез, ата-ананың баласына мөнәсәбәтен карыйк, диючеләр дә, күбрәк моңа урам йогынтысына бирелгән балалар дучар була дип, безне сукбайлар турында сөйләшергә чакыручылар да булды. Уйлана торгач, барыбыз өчен дә мөһим уртак бер нәтиҗәгә килдек: бу – күпкырлы һәм иң мөһиме, бер яклап кына карап булмый торган гаять катлаулы проблема. Шуңа күрә, тыңлауларга балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләре инспекторларыннан алып, Хөкүмәт әгъзаларына, Дәүләт Советы депутатларына кадәр чакырылды да. әлеге тыңлаулар нәтиҗәсендә, Татарстанда беренче мәртәбә, Бала  хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле эшли башлавын да искәртеп үтик.

Бүген без сөйләшүне дәвам итәбез. Ул – өлкәннәрнең балага карата түгел, баланың балага карата рәхимсезлеге турында. Аның монысы да гаҗәеп күпкатламлы һәм, әйткәнебезчә, күпкырлы. Тамырлары тирәнгә барып тоташкан әлеге күренешне без, җырдагыча әйтсәк, балаларны хәреф танырга, укырга, олыракларны үзеннән кечеләрне рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә өйрәткән мәктәпләрдә дә хәзер еш очратабыз. Ләкин без бу теманы да бер яссылыкта гына карый алмыйбыз. Чөнки ул йогышлы чир кебек гаиләдән мәктәпкә, мәктәптән урамга күчә бара. 
Балигъ булмаган балаларның башка сыймаслык кансызлыгы хакында хәбәрләр юк-юк та ишетелгәләп куя. Дөрес, соңгы ун елда алар арасында җинаятьчелек кылу очраклары күзгә күренеп кимегән. Милиция хезмәткәрләре аның иң югары ноктасы – канат җәйгән чоры дип, 2009 елны атыйлар. Быел исә хәлләр күпкә җиңелрәк икән. Бер Казан шәһәрендә генә дә андый очраклар, быелның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, 15,8 процентка калган. үтерү очраклары былтыр өчәү булса, быел – берәү. Күп тә түгел шикелле үзе. әмма сүзнең бала җинаяте хакында баруын онытмыйк. ә бу, гомумән, табигатьтә булмаска тиешле хәл. Шуңа яшүсмер кылган җинаять җәмәгатьчелек тарафыннан көчле резонанс ала да. Бер уйласаң, кеше ышанмаслык хәлләр бит: ун-уналты яшьлек яшүсмерләр үтерәләр, талыйлар, сәламәтлеккә зыян сала торган гамәлләр кылалар, хәтта ки көчлиләр. Яшүсмерләрнең кеше үтерүгә кадәр барып җитүе, инде күрәсен күргән тикшерүчеләрне дә шок хәлендә калдыра икән, ә менә рәхимсезлекнең башка чагылышларына инде без күптән күнектек шикелле. Мәгълүм ки, һәр мәктәптә өйгә көн саен кыйналып кайтучы читкә кагылган бер бала булмыйча калмый. Ул хәзер кагыйдәгә кергән инде. Андый балаларны тиктомалдан: «Ник алай карадың?» – дип тә дөмбәсләп ташларга мөмкиннәр. 
ә шул вакыт бу тамашаны тыныч кына читтән карап торучыларның берсе күргәннәрен кесә телефонына төшереп бара. Бер сүз белән әйткәндә, «көчлеләр» «көчсезләрне» кыйный. Моның өчен җәза алмаячагын белеп, рәхәтләнеп, бер кешедән курыкмыйча кыйный. Чөнки корбаннарының хокук саклау органнарына да, хәтта әти-әниләренә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәячәкләрен белә. Малай­лар гына түгел, кызлар да бер-берсен тотып тукмый. Шундый итеп тукмый ки, нәтиҗәдә, яшьтәшләре хөкеменә дучар ителгән бала хастаханәгә килеп эләгә.


Чирен яшергән – үлгән


Казан шәһәренең 1 нче Спорт мәктәбен күпләр ишетеп беләдер, мөгаен. Башка гомумбелем бирү мәктәпләреннән күп ягы белән аерылып торган, республика данын югары күтәрергә тиешле спортчылар әзерләү бурычын үтәүгә алынган бу мәктәп әле күптән түгел генә бөтен җәмәгатьчелек игътибарын үзенә каратырлык гамәле белән сискәндерде: фигуралы шуу белән шөгыльләнүче ун яшьлек кыз сыйныфташын кыйнаган. Баланы хастаханәгә алып китәрлек хәлгә төшерү өчен укытучының дәрестән ун минутка чыгып торуы да җиткән. 

Дөресен әйтик, мәктәпләрдә бер-берсен җәберләү, сыйныфларга бүленү – хәллерәк гаиләдә яшәүче баланың «хәерче» дигәнен кыйнау, «дәү абый»ларның нәни кыз һәм малайларның кесә телефоннарын алып тилмертү күренешләрен хәзер еш очратырга була. Икенче төрле әйтсәк, «тормышыбыз чәчәкләре» арасында «явызлык чәчәкләре» баш төртә. Ни өчен шундый хәл, диярсез? Чөнки мәктәп бу хәлләрне дөньяга чыгармас өчен барын да эшли. Кайчак моны балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор да белми кала. «Чирен яшергән – үлгән» дигән мәкальне онытмагыз. Шулай дип уйларга тулы хокукыбыз бар. Языласы язманың ни хакында буласын ишетүгә, Казан шәһәре районнарындагы күп кенә инспекторлар да вакыт юклыкка сылтады. Мәктәп директорының дәшмәве аңлашыла инде. Ник димәктән, аңа эшсез калу куркынычы яный. Шулай дигәч, Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе Вишневский милиция бүлегенең җитәкчесе Гомәр Идиатуллин белән булган сөйләшү искә төшә: «әти-әни, мәктәп администрациясе сугышу-урлашу фактларын яшереп калдырырга тиеш түгел. ә без бала хастаханәгә килеп эләккәч кенә дәррәү күтәреләбез. Мәктәптә ике урлашу, йә сугышу очрагы булды исә, мәктәп директорын шундук эшеннән алырга кирәк», – дигән иде ул. Дөрес бит. Йомшаклык күрсәтү – җинаятькә тиң дигән очрак шушы инде.
Мондый хәлләр кабатланып тора. Ике еллар чамасы элек хат буенча Казан шәһәренең 95 нче мәктәбендә булырга туры килде. әни кеше малаен кыйнауларыннан зарлана. Балаң мәктәптән көн саен күгәреп кайта башласа, зарланырсың да. «Нәрсә булды?», «Ни өчен?» дигән сорауга мәктәп директоры да, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары да бертавыштан: «Мәктәптә сугыш­мыйлар бит алар, өйләренә кайтышлый кыйнашалар», – дип җавап биргәннәрен хәтерлим. 6 нчы сыйныфта гына укыса да, тәмәке тарта, сыра эчә, балаларны «сорт»ларга бүлә һәм бер-берсенә каршы котырта торган, барып чыккан сугыш чукмарын берәү дә йөгәнләр хәлдә түгел. әнисе белән әбисе тәрбиясендә генә үскән малайга – җинаять юлына яшел урам. Аны тыю, туктату чарасын таба алмаган педагоглардан ни файда алайса... Шул бер хулиган аркасында дистәләгән бала хәтта мәктәпне алыштырырга мәҗбүр булган. «Түзәр хәл калмагач, 149 нчы мәктәпкә күчердек», – ди әнә Рөстәм Хәйруллинның әнисе дә.

Сыйныфташы яки сыйныфташлары тарафыннан кимсетелгән баланы, «түзәр хәл калмагач», икенче мәктәпкә күчерү, кызганычка каршы, гадәти күренешкә әйләнеп бара. 
Ни дигән сүз инде бу? Директор да, укытучылар да баланы яклый алмый. Димәк, тәртипсезлек кылулар тагын да артачак. Тәрбиягә авырдан бирелүче балалар өчен махсус интернатлар, тәрбия колонияләре бар. Ни өчен гаебе булмаган баланы икенче мәктәпкә китәргә мәҗбүр иткәнче, хулиганлык кылучыларны шунда җибәрмәскә?
Спорт мәктәбеннән китүчеләр дә сәбәбен шуның белән аңлаталар. Анда да «күченү»ләр еш күзәтелә. әмма болай итеп кенә өлгереп җиткән проблеманы хәл итеп булмый. ә мәктәптә хәл ителмәгән проблема – тора-бара урамга күчә. Вакытында чик куелмаган «уеннар» әкренләп фаҗигале төс ала. 
Мисал эзләп ерак китәсе юк. Чаллы шәһәрендә сентябрь урталарында булган хәлләрне генә искә төшерик. Тугызынчы класста укучы ундүрт яшьлек кызны ике кыз бала егерме җиреннән чәнчеп үтереп, суга ташлый. Ни өчен дисезме? Кызның көлүе, сөйләшүе ошамаган аларга. җинаятьчеләрнең берсенә – унөч яшьлегенә (хәер, аны закон буенча җинаятьче дип әйтергә дә ярамый) кеше үтергән өчен берни юк. Имеш, ул  бәләкәй, балигъ булмаган.

Кайчандыр, әле 80 нче елларда, балалар һәм яшүсмерләр җинаяте сугышуга, хулиганлык кылуга һәм урлашуларга бүленсә, бүген бу исемлеккә үтерүләрне дә кертергә мәҗбүрбез.
– Совет чорындагы тәрбия системасы бөтенләй юкка чыкты, – ди табибә-юрист Сүрия Усманова, балаларның шулкадәр дә каты бәгырьлегә әверелү сәбәпләрен аңлатырга керешеп. – Элек ул комсомол яшенә җиткәнчегә кадәр мәктәп тәрбиясендә булды. Хәзер яшьләр кемгә карасын, кемгә тигезләнсен?! Тимур һәм аның командасы урынына Саша Белый һәм аның «бригадасы» килде. Кая баруыбыз шуннан аңлашыла инде. Зәңгәр экраннардагы тапшыруларны, фильмнарны гына карагыз... Шуны күреп үскән бала-чага кемнән, нинди үрнәк алырга тиеш инде? Дәүләтебез ни карый? Ничек моңа түзеп тора? Бала психикасына чын мәгънәсендә һөҗүм бара. Аннан гаҗәпләнәбез: каян килгән рәхимсезлек, дибез. 


Яклап бозабыз


Мәктәп, бая әйткәнебезчә, бу хәлләрне үзара хәл итәргә, «күрше-күләнгә» ишеттермәскә тырыша. 

Ә каты бәгырьле кыз һәм малайлар үстергән әти-әни газизе-кадерлесенең шундый булуына ышанмый, яисә нык аптыраганга-гаҗәпләнгәнгә салына. Кая инде, аның баласы – әүлия, фәрештә, каршы сүз дә әйтә торган түгел бит ул. Исегездә тоты­гыз: беркайчан да «минем балам алай эшли алмый», дип антлар эчмәгез. Чөнки бала – өйдә бер төрле, мәктәптә, урамда – икенче төрле. Бер танышым сөйли: «Мәктәп­тән шылтыраталар. Улыгызның бер төркем яшьтәшләре белән бергә сы­ра эчеп утырганын күрдек, диләр. Юк, булмас, минем улым андый эшкә бармас дим, бәхәсләшәм генә. Соңыннан гына белдек: эчкән икән. Малай белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырдык. Ул бүтән эчмәс. ә менә минем үземә укытучы каршында нык оят». Нинди нәтиҗә ясарга инде моннан?! Мәсьәләнең асылына төш­ми­чә, балаңны якларга керешмә. Ул балага ярамаган эш кылуга яңа этәргеч кенә бирәчәк. Кайберәүләр баласының әлеге «сәерлеген» яшь үзенчәлеге белән аңлаталар: «үсә башлагач, үтәр, узар, бу – табигый хәл», диләр алар. һәм шулай дип, нык ялгышалар. әгәр бала явызлык кылып та җәзасыз калдырыла икән, аның үз-үзен шул рәвешле тотуы гадәткә әверелергә мөмкин. Һәм ул өлкән яшендә җинаятьнең тагы да саллыракларын күрсәтә башлаячак. Югарыда китерелгән мисаллар әйткәнебезгә дәлил тү­гелме? Шуңа кү-рә, рәхимсезлек галәмәтләре беленә башладымы, моны кече яшьтән үк туктатырга кирәк. ә иң мөһиме – ул  кешене кызганырга өйрәнсен. Белми­чә, яисә уйламыйча эшләнгән явызлык өчен җәзага тартырга кирәкми. Бу очракта аның тирә-юньгә, якыннарына нинди зыян салуын аңлату да җитә. Ата-ананың, һәм әлбәттә инде, педагогларның да иң зур ял-гышы – ул балаларның яшьтәшлә­ренә рәхимсез мөнәсәбәтен үсендерүе. Бер генә мисал. Шулай бервакыт, кызы

Казан шәһәренең 122 нче мәктәбендә укучы бер әни белән сөйләшәбез: «Укытучыларының кушуы буенча сыйныфташлары балама бойкот игълан иткәннәр», – ди бу. әти-әниләре аңлатканмы, үзләре аңлаганмы, балалар бойкоттан баш тарткан. Сөйләшмичә йөрү кызны ярсытачак кына. Ул аңа карап тәртипкә утырмаячак, кылганыннан сабак алмаячак.
әйтергә кирәк, алга киткән илләрдә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьне кисәтү өчен төрле махсус дәүләт программалары эшли. Безнең илдә дә бар ул. әмма, дөнья тәҗрибәсеннән аермалы буларак, чынында алар эшләми. Кисәтү чаралары белән, үзегез беләсез, милициянең балалар бүлмәсе инспекторлары шөгыльләнә. Аз акчалы эшкә тәҗрибәле белгеч килми. Еш кына биредә педагогик белеме дә булмаган япь-яшь кызлар эшли. Шу-лай да, баланың рәхимсез булуы – ул җәмгыять проблемасы. җәмгыять үзгәрмәсә, бернинди программа да булыша алмас кебек.


Кыйналып үскән – үзе кыйный


Бәләкәйдән кыерсытылган, кагылып-сугылып үскән сабый үз эченә бикләнергә мәҗбүр була. Аның да үзенә карата булган явызлыкка явызлык белән җавап кайтарасы килә. әтисе кыйный икән, урамга чыгып, һичьюгы, мәчене тотып азаплый. Авырттырсын, әйдә, аны да авырттырдылар бит әле. Ачу чыгу – ул безнең табигатьтән, тумыштан бирелгән хис. Аны бик тирәндә яшеренеп яткан инстинкт дисәк тә була. Куркыныч янаганда әнә шул инстинкт «хәрәкәткә» килә дә инде. ә менә ул нинди юнәлеш алыр, анысы инде һәркайсыбызның әхлакый тәрбиясеннән тора. әти-әнисеннән куркып торган бала, яшьтәшләре белән аралашканда, шушы ук модельне – кыйнау, куркытып торуны үрнәк итеп ала. Яки, киресенчә, үзен бар нәрсәдә гаепле итеп сизә, ул – начар, һәм аңа яшьтәшләренең тукмагыннан саклану – файдасыз, алар аны урынлы кыйныйлар. Ул шулай уйлый. Ике очрак та явызлыкка, кешене шәхес буларак таркатуга китерә. «Аңа бөтен нәрсә ярый, аңа бөтен нәрсә рөхсәт ителә, барысы да аңа буйсынырга тиеш», дип үстергәндә исә, бала гаиләгә – ата-анага хөрмәт дигән нәрсәне, гомумән, белми. ә инде хөрмәт итә белми торган кешегә икенче берәүне кимсетү берни тормый.
Психологлар моның ише агрессия­нең сәбәбен социаль тигезсезлектән күрәләр. Фәкыйрьлектә яшәгән бала үзен яшьтәшләре арасында уңай­сыз хис итә. Ул начар киенә, ә матур, зәвыклы киенгән кешене барысы да ярата бит. Адәм баласы шулай яратылган инде, күңелдә җыелып килгән бөтен начарлык көннәрдән бер көнне агрессия булып тышка бәреп чыга. Ата-ана баласыннан үч ала, ә бала – яшьтәшләреннән. Явызлыкны бары явызлык тудыра. ә шуның белән бергә, Америка галиме, педагог һәм психолог 
Б. Беттельгейм фикеренчә, балага рәхимсезлек табигатьтән бирелми. Галим, кешене үзгәртергә, аны гадә­ти әхлак нормаларына кай-тарырга мөмкин, дип саный. «Бала-лар үзләрен без уйлаганча, без көт-кәнчә тота. әгәр дә алардан ялганлашу һәм урлашу көтәбез икән, алар шуңа бара. әгәр дә без балабызның намуслы һәм тәртипле булуына ышанабыз икән, урлашкан-алдашкан очракта да, ул гаебен танып, моны эшләмәскә тырышыр», – ди галим.

Яшүсмернең җинаять юлына ке­-реп китү сәбәпләре күптөрле. Чал-лы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге начальнигы, милиция подполковнигы Римма Искандрова бу күренешне «ата-ана институты»­ның роле һәм яшь буынны тәрбияләүгә җәмгыять тарафыннан таләп­ләр кимү; балигъ булмаган балаларның иҗтимагый файдалы эш белән мәшгуль булмаулары, кайберләренең, гомумән, укырга да, эшләргә дә теләмәүләре; балаларның (масса-кү­ләм матбугат чаралары, гаилә һәм башкалар тәэсире белән) әхлакый кыйммәтләрне югалтулары һәм иң мөһиме – кылган гамәлләре өчен җаваплылыкка тартылмый калулары белән аңлата.
– Балалар җинаять юлына кереп китмәсен өчен, – ди милиция подполковнигы, – ата-ана сабыена карата гаять игътибарлы булырга, балаларының үсеп җитүләренә битараф калмаска тиешләр. Игелексез кылансак, алар да безгә һәм яшьтәшләренә карата үзләрен шулай тотачак. өлкәннәрнең игътибарсызлыгы баланы тагы да аздыра, тәртәдән чыгара. Яшүсмер чорда ата-ана газизенә күрсәтелергә тиешле бар наз-яратуны, вакыт юклыкка сылтап, аның матди ихтыяҗын канәгатьләндерү белән чикли. 
ә бит нәкъ менә шул чорда өлкәннәрнең киңәшенә, җылы сүзенә мохтаҗ да ул. Чөнки яшүсмер инде үзен «зур»  кеше итеп хис итә, тик яшьтәшләре белән аралашуда аңа тәҗрибә җитми. Гаиләдә аның өчен өзелеп торучы, аңлаучы кеше булмагач, ул урамга чыга. Бу яшьтә иптәшләренең сүзе – аның өчен авторитет. 

Яшүсмер чор – ул иң катлаулы чор. Ул инде бала да түгел һәм шул ук вакытта әле зур кеше дә булмаган. Билгесезлек аның психикасына авыр тәэсир итә, аны куркыта. Аның өчен үзен ышанычлы тою беренче урында тора дисәм, ялгышмам. Курыкмыйча яшәү ихтыяҗы балада яшьтәшләреннән бер башка өстен тору теләге уята. Ул, никадәр  каты, кырыс булсаң, үзеңне шулкадәр тыныч хис итәсең, дип уйлый. һәм соңгысы: күп кенә ата-аналар балаларын мәктәпкә озат­канда, «анда сиңа әйбәт булыр, сине беркем рәнҗетмәс», дип ышандыралар. Мәктәпне һич кенә дә идеал итмәгез! Бала – ышанучан һәм шуның киресен күрүгә ул тирән депрессиягә төшәргә мөмкин. Кызганыч, хәзерге мәктәп – ул тату гаилә булып яшәүдән ерак, ул  балага күз-колак булып торырга кирәклеген һәрдаим сиздереп торган шул ук урам инде.
әйткәннәребезгә гыйбрәтле мисал итеп бер очрашуны искә төшерәм. Яшь җинаятьчеләр турында язма әзерләп йөргән көннәрем. Казандагы яшүсмерләр колониясенә барып чыктым да шунда тәрбияләнүче бер малай белән сөйләшәм. «Ничек яшәргә уйлыйсың?» – дим, аның бер айдан иреккә чыгасына ишарә ясап. ә ул, исе дә китмичә: «өйдә әти тукмады, мәктәптә – малайлар. ә минем сугышырга рәтем дә, көчем дә юк. Аның каравы, урлашам. Акчасы булган кешене кыйнамыйлар. Дөресен әйткәндә... мин башкача яши белмим 
дә...» – дип җавап кайтарды.

Куркыныч булып китте. Балаларыбыз өчен, җәмгыятебез өчен... әйе, явызлык, рәхимсезлек... бала кешегә ятмый, ябышмый торган сүзләр. Бу – гайре табигый хәл. Яшүсмернең, укып белем аласы, шәхес буларак формалашасы елларын колониядә, тимер чыбык­лар артында уздыруы да гайре табигый хәл. Шуңа да кечкенә генә бер факт та игътибарыбыздан читтә калмаска, чаң булып яңгырарга тиеш. Бу һич тә сер сандыгына салып куела торган нәрсә түгел. Дөнья белсен, бөтен җәмәгатьчелек аякка бассын. Вакытында ясалган кисәтү чаралары гына коткарып калса калыр безне бу күңелсезлекләрдән. Балабыз: «Башкача яши белмим...» дисә, нишләрбез?

 Ирина ГАБДУЛЛАҖАНОВА,
Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе:

– Узган ел без, яшүсмерләр арасында аеруча авыр җинаятьләр арту сәбәпле, кискен тәнкыйть утына эләктек. әлеге төр җинаятьләрне кисәтү чаралары турында шәһәр һәм республикадагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләрендә җитди сөйләшү булды.
Быел милиция хезмәткәрләре, җинаятьчелекне кисәтү чаралары белән шөгыльләнүче оешмалар белән берлектә, бу юнәлештә зур һәм җитди эш башкара. Икенче ел инде менә Татарстан Республикасының «җәмәгать тәрбиячеләре турында»гы законы гамәлгә ашырылып килә. Аларның һәркайсы бүгенге көндә милициядә исәптә торучы балалар өчен җаваплы. Мәктәп укучыларының хокук саклау хәрәкәте эшчәнлеге дә елдан-ел камилләшә бара. Яңа уку елыннан һәр мәктәптә кисәтү отрядлары оештырылды. Алар хәзер 167 гә җитә. ә шул отрядларда йөрүчеләрнең саны өч меңнән артып китә.

Яшүсмерләр эшсез тормаска тиеш. Алар һәрвакыт ни белән булса да мәшгуль булсыннар. Шушы максатны күздә тотып, без армия сафларына чакырылырга тиешле егетләр­не Чистай шәһәренә (быел аларның саны 72 гә җитте) – РОСТО (ДОСААФ) техника мәктәбенә укырга җибәрдек. 

Шунысын да әйтик, агымдагы елны егерме биш яшь җинаятьчене ябык типтагы уку йортларына озаттык.
Ел саен, махсус карарлар нигезендә, социаль хәлләре начар булган гаиләләрдә үскән балалар укый торган гомумбелем бирү мәктәпләренә (87 мәктәп бу) «мәктәп» инспекторлары (алар 32 кеше) беркетелә. Педагоглар коллективы белән берлектә алып барылган әлеге чаралар, әлбәттә инде, җинаятьчелекне киметүгә ярдәм итә. 


 Габделнур МӘРДАНОВ,
әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе:

– Һич кенә дә гаҗәпләнәсе түгел: зәңгәр экраннардан нинди генә тапшырулар, фильмнар карамыйк, аларның һәркайсы рәхимсезлек, көчләү, үтереш, кан-коешка кайтып кала. Хәзер үзебезнең сериаллар да ким куймый, кайсы каналны ачып карама, шундый ук хәл. 
Минемчә, мондый фильмнарны төн уртасында, бала-чага йоклап беткәч кенә күрсәтергә кирәк. Психикасы ныгып җитмәгән яшүсмер өчен бу бит афәт. Аннары, элек пионер, комсомол оешмалары бар иде. Безне кечкенәдән тәртипле булырга, игелекле эшләр эшләргә өйрәттеләр. һәм без шулай итә идек тә: ялгыз карчык­ларга утын яру, су ташу дисеңме, идән юу, ипигә кадәр алып кайта идек.

 Галина НӘҖИПОВА, 
Казан шәһәренең 39 нчы мәктәп директоры:

– әйе, тормыш хәзер күпкә кырысрак. Балалар да элеккеге кебек түгел, алар үзләренә нәрсә кирәклеген «бишектән» үк белеп үсә. Ләкин «балаларның барысы да рәхимсез», дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Аларның әйбәтләре барыбер күбрәк. Педагог буларак шуны әйтәсе килә: балаларның бер-берсенә карата рәхимсезлек очраклары һәрчак булды ул. Хикмәт шунда ки, бу хакта язмадылар гына. ә хәзер кечкенә генә бер факт булды исә, журналист халкы аны шундук эләктереп алырга гына тора. «Тәмли-тәмли» язалар аннары. Бөтенләй язмаска чакыруым түгел, язсыннар, әмма мәктәп тормышының гаҗәеп матур яклары да бик күп бит аның.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар