Логотип
Актуаль тема

Сак булыгыз!

Яңа ел һәм Раштуа каникуллары – балалар өчен дә, олылар өчен дә гаҗәеп чор. Бу көннәрдә, гадәттә, балалар күп вакыт олылар күзәтүеннән читтә була. Балаларны хәтәрлек турында кисәтү – олыларның вазыйфасы. 

Гражданнарның милек һәм торак иминлеге
Яңа ел бәйрәмендә күпләрнең өйләре озак кына ялгыз тора. Әлеге вазгыять гражданнарның милке һәм торагына карата законсыз гамәлләр кылыну куркынычын бермә бер арттыра. Әгәр өегезне озакка калдырсагыз, күршеләрегездән йортыгызга күз-колак булуларын сорарга кыенсынмагыз. 
Фатир каракларын җәлеп иткән беренче әйбер –  евротәрәзәләр. Өегездә шундый тәрәзәләр булса, аның иминлеген аеруча кайгыртырга кирәк. Милкегезне караклардан саклау өчен, мөмкинлек булса, фатирны үзәкләштерелгән сак пультына кую өчен полициянең участок вәкиленә мөрәҗәгать итегез. Милкегезне куркыныч астына куймагыз!

Гражданнарның сәламәтлек иминлеге
Кеше аз булган урыннарда ялгызыгыз гына йөрмәгез. Юлны кыскартам дип, парклар, буш автотукталышлар, спорт мәйданнары һәм ташландык җирләр аша кистереп чыкмагыз. Кичке якта кеше күп йөргән һәм яктыртылган урамнарда гына йөрегез. 
Сезне низагка этәрүче таныш булмаган кешеләр белән аралашудан качыгыз, провокацияләргә бирешмәгез һәм җавап бирмәгез. 
Караклар һөҗүменә юлыксагыз, мөмкин кадәр ныграк тавышланыгыз. 

Балалар иминлеге
Яңа ел һәм Раштуа каникуллары – балалар өчен дә, олылар өчен дә гаҗәеп чор. Бу көннәрдә, гадәттә, балалар күп вакыт олылар күзәтүеннән читтә була. Балаларны хәтәрлек турында кисәтү – олыларның вазыйфасы. 
Өегезгә килеп, сезнең исемнән беркемнең дә берәр әйбер,  акча бирүне, өйгә кертүне яки төнгә куна калдыруны сорый алмавын балаларга аңлатыгыз. Үзен почтальон, табиб, полиция хезмәткәре, сантехник, электрик, әти-әнинең танышы дип белдергән затларга, ничек кенә үгетләсәләр дә, һич тә ишек ачарга ярамавын төшендерегез. 

Балаларыгызга биш «ярамый» дигәнне төшендерегез:

  • таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамый,
  • ничек кенә үгетләсәләр һәм кызыктырсалар да, таныш булмаган кешеләргә ияреп китәргә ярамый,
  • таныш булмаган кешенең машинасына утырырга ярамый,
  • караңгы төшкәч, урамда уйнарга ярамый,
  • таныш булмаган кеше белән подъездга, лифтка керергә ярамый.

Таныш булмаган кеше ул – бала шәхсән үзе белмәгән кеше дигәнне балагызга аңлату бик мөһим. 
Таныш булмаган кеше аңа исеме белән эндәшергә, әниең кушуы буенча килдем дияргә, мультфильм карарга чакырырга яки конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Әлеге кеше балага таныш булмаса, ул аның барлык тәкъдименнән дә баш тартырга, ә үзенә куркыныч яный башласа: «Мин бу кешене белмим!» –  дип кычкырырга тиеш. 
Яшүсмерләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген искәртегез:
өйдән чыгып киткәндә һәрвакыт кая барасын һәм кирәк була калса, аның белән ничек элемтәгә керергә мөмкин икәнлеген әйтсен,
очраклы кешеләр белән танышмаска һәм таныш булмаган компаниягә кушылмаска,
телефоннан шалтыратып, кайчан кайтасын хәбәр итәргә. 

Балагызның кем белән аралашуын һәм кайларда йөрүен белеп торыгыз.
Балагыз шикле әдәбият һәм видеопродукцияләр кулланмасын. Баланың интернетта аралашуын чикләгез һәм күзәтеп торыгыз. 
Балаларга пиротехника белән уйнарга рөхсәт итмәгез. 
Балаларның ялгызын гына бозга җибәрмәгез. 
Кич һәм төнлә балаларның ялгызын гына урамда йөртмәгез. 

Баланы урамга чыгарып җибәргәндә һәрвакыт гадәти юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәген исенә төшерегез:

  • юлны җәяүлеләр кичүеннән светофорның яшел төсенә генә чыгарга, ә светофор булмаган чатларда – тротуар яки юл чите сызыгы буенча һәм юл аша чыгуның куркынычсызлыгына: барлык машиналар туктап, җәяүлегә юл бирүләренә инанганнан соң гына чыгарга ярый,
  • машина юлына күрүне чикли торган предметлар (туктап торган машина, кар көрте, куак, һ.б.) артыннан чыкмаска,
  • юл кырыенда уйнамаска, машина юлына җитә торган таудан шумаска,
  • җәмәгать транспортының артына тотынып йөрмәскә,
  • җәмәгать транспортыннан чыккач, аның алдыннан да, артыннан да узмаска, ә транспортның киткәнен көтеп торырга,
  •  яктылыкны кайтаручы элементлары булган предметлар йөртергә онытмаска. 


Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: әгәр дә сез җинаять  шаһиты булсагыз, шулай ук кемнәрнеңдер законга каршы гамәлләр кылуын күрсәгез, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез йә 02, 102, 291-20-02 телефонына шалтыратыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар