Логотип
Актуаль тема

Сабыр итәм димә...

«Мин инде түздем, ә син түзмә...» Күп еллар аралашып йөргән танышымның кызына әйткән сүзләре – ир тоткынында яшәгән күпләр өчен гыйбрәтле сабак ул.

Бер-берсенә охшаган да, охшамаган да алар... Кайсы аның баштан кичкәннәре, күңеленең иң тирән почмагына кереп урнашып, үзе дә кагылырга кыймаган авыр истәлекләре турында, «искә төшерүләре хәтәр» дисә дә, теләп сөйли. Кайсы бөтенләй сөйләми... Алар кинәт исеп куйган җилгә дә, кайдадыр еракта ишетелеп киткән тавышка да сискәнеп, дертләп куя. Сөйләгәндә әледән-әле як-ягына карангалап ала. Курку хисе һич тынгылык бирми. Үткәндә калган мәхшәрне оныта алмыйлар, күрәсең.

«Мин хәзер бернидән дә курыкмыйм. Мин инде башка», – ди әнә берсе, бүгенгесенә шөкер итеп. «Әти-әнидән дә якын, кадерле кеше юк бу дөньяда. Авырлык килсә, аларга таянасың. Ә мине әни гомер-гомергә күралмады. Әти исә алдады», – дип өзгәләнә икенчесе.

«Аерылышу минем өчен иреккә чыгуга тиң...» Залим ирдән качып китүчеләр барысы да, сөйләшеп куйгандай, шул бер сүзне кабатлый. Үз теләгең белән кергән капкыннан ычкыну юлы, котылуның бердәнбер чарасы – алдыңа-артыңа карамый качу. «Мин инде түздем, ә син түзмә...» Күп еллар аралашып йөргән танышымның кызына әйткән сүзләре – ир тоткынында яшәгән күпләр өчен гыйбрәтле сабак ул.

Гаиләдәге җәбер-золым, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкелеге – ул беркайчан бетмәс, көн тәртибеннән төшмәс җитди мәсьәлә. Гаилә эшләренә тыкшынырга, ир белән хатын арасына кысылырга ярамый дия-дия, шундый көнгә калдык та инде без. Дөрес, әлеге проблемага бүген башкачарак карыйбыз. Хатын-кыз хокукларын яклау – дәүләтебез алып барган милли сәясәтнең өстенлекле юнәлеше дип әйтер идем.

Менә инде бишенче ел унышлы эшләп килгән, бик күп әниләргә күңел җылысы биргән, матди ярдәм күрсәткән, мөстәкыйль тормышка яраклашырга булышкан «Мамин дом» («Анам йорты») кризис үзәге – шуның бер мисалы. Сүзебез – шул үзәктә булып, шул йорттан канат очырган әниләр турында. Дөньяның бөтен газапларын татыган ханымнар бу хакта үзләре бәян итәр.

Раушания Хәйруллина, 39 яшь: «Ир тоткынында»

– Мин сөйләгәннәр кемнәргәдер гайре табигый хәл сыман тоелмас та, бәлки. Чөнки минем хәлдә калган хатыннар күп, бик күп алар. Балачагымны сагынып искә алам. Әти белән әни кочагында, тәрбияле гаиләдә үстем. 18 яшемдә гашыйк булдым. Егетем белән ярты ел гына очрашып йөрдек тә, аны армиягә алдылар. Яраттым мин аны! Армиядән кайтуына ярты ел да узмады, өйләнештек. Аннары кызыбыз туды. Минем бәхетем, шатлыгым... Ләкин тора-бара ирем белән аралар суына башлады. Бер-беребезне аңламас хәлгә килдек. Мөнәсәбәтләр катлауланды. Кем белә, бәлки, ул баштан ук шулай булгандыр, сизмәгәнмен генәдер. Ә хәзер аңладым. Аңладым, ләкин шулай булырга тиеш дип, гел үз-үземне ышандырырга тырыштым. Тавышланасы килмәде. Бөтенесен ничек бар, шулай кабул иттем.

Ирем хакимлек итәргә ярата торган кеше булып чыкты. Гел боерып кына тора! Яши-яши рухымны сындырды, җанымны изеп таптады. Мин аралашкан танышлар, дуслар даирәсе көннән-көн тарая, кими барды. «Нәрсәгә ул сыйныфташларың белән очрашасың? Җыенысы алкоголиклар, уйнашчылар», «Бу хатын белән сөйләшеп йөрмә, ул начар. Мин аны бик яхшы беләм», «Туганнан туган сеңлең усал. Аерылышуыбызны тели, бездән көнләшә ул», «Эшләгән җирең, коллективың бернигә ярамый. Бу эш синеке түгел!». Көн саен тузга язмаган шундый сүзләр тукып тора... Әкренләп янымда кеше калмады да диярлек. Тормышымны үз кулына алды ул. Болай ярамый, дим, көлә генә. Соңыннан ачуы килә башлады. Кызым туганчы, әле йөкле чагымда, берничә мәртәбә кул күтәрде. Ул вакытларда үзем дә җебегән булганмын инде, каршы торырлык көч таба алмадым. Ә бала тугач, ул миннән читләште, ерагайды. Өстәвенә, нык алдакчы да иде әле. Берничә мәртәбә китәргә дә җыендым. Төенчекләремне төйним генә, ул, үгетләп, уемнан кире кайтара. «Синнән башка тора алмыйм», имеш. Үзен кызгандыра, үкенә башлый. Хәтта шантажга кадәр барып җитә. Бала тугач «китәм» дигәнемә ямьсез итеп көлде генә. «Кемгә кирәк соң син балаң белән? Кемгә кирәк ипотекаң белән?» – дип мыскыллады. Ә үзе мине икенче баланы табарга үгетләде. Үземнең дә малай алып кайтасым килә иде – ризалаштым. Улым дөньяга килгәч, бераз тынычланып та киткәндәй булдым. Бәлки, шулай тоелгандыр гына... Ихтимал, мин буйсынуның тагын бер баскычына гына күтәрелгәнмендер.

Малайга өч айлар булганда яңа проблемалар башланды. Бар көчемне җыеп, баланы дәвалауга алындым. Беркемдә, бернидә кайгым юк иде. Аннары өченче балага уздым... Уйлаштык та, фатирны сатып авылга күчендек. Ирем шулай теләде. Тормыш гел ул дигәнчә генә бара иде бит безнең. Мин япа-ялгыз калдым. Сыйныфташлар белән күрешкән юк, хәтта колледждагы дус кызлар белән дә аралаша алмыйм – ирем рөхсәт итми. Янәсе, алар начар, хөсетләр. Имеш, әйләнә-тирәбездә барысы да бездән көнләшә, аерырга телиләр. Һаман бер сүз, кыскасы. Әни дә, ике бертуган сеңлем һәм кияү калды. Хәер, кияүгә дә тынгылык бирмәде: «Ул булдыксыз, ул ялкау, ул алдакчы...» – дип хурлады.

Өченче балабыз – кызыбыз туганда көч-хәл белән йортны салып бетердек. Күчендек... Хәзер инде дуслар белән интернет, ватсап аша гына аралаша алам. Ләкин ул телефонны да тынычлыкта калдырмады. «Күп сөйләшәсең. Ни хакында сөйләшәсең?» – дип бәйләнеп торды. Әзрәк булса да безгә ярдәм итим, дип, әнинең Төркиягә эшкә киткән чагы. Сең-лемнең кияүгә чыгып, шәһәргә күченгән вакыты. Хәлләрен белешәсе килә, телефоным ватылды. Яңасына акча юк. Ремонтка бирерлек мөм-кинлек тә юк. Кая килеп төртелмә – үтәлмәстәй стена. Шулай итеп, ирем белән икәүдән-икәү калдык. Мин – тулысынча аның хакимлегендә...

Көннәрдән бер көнне хастаханәгә килеп аудым. Эчкә җыелып килгән бөтен чир баш күтәрде: теземнән башлап күземә чаклы. Менә шунда гына гомеремнең тоткында узуын аңлый башладым. Нишлим мин? Балаларны нинди хәлгә куям? Күз алдында ярылып яткан чынбарлыкны ничек күрмәдем икән? Хәзер аң-лыйм: психосоматика. Авыруыма иремнең исе дә китмәде. Аның өчен бар да яхшы иде. Кайчан һәм кайда нәрсә эшләргә тиешлегемне искәртеп, фәрман гына биреп торды.
Балалар мәктәпкә, бакчага йөрмә-сен – өйдә утырсыннар, өйдә укысыннар әнә. Миңа әнинең иске телефонын биргәннәр иде. Аны тавышсызга көйләп, яшереп куйдым. Ирем чыгып киткәч кенә әни белән сөйлә-шә идем. Ул кайтуга өйдә чит-ят кеше булырга тиеш түгел.

Ниһаять, 2019 елның февралендә, соңгы көчемне җыеп, качып киттем. Кулымда – документлар, кирәк-ярак, кием-салым тулы бер сумка... һәм өч бала. Яңа тормыш шулай башланды. Бөтенләй чит, яңа җирдә... Шәһәрдә! Аннан башка! Хәзер мин эшлим, фатир алып торам. Балалар мәктәпкә йөри. Олы кызыма – 14 яшь, малайга – 9, кече кызыма – 5 яшь. Малайда – церебраль паралич. Аллага шөкер, улыма операция ясадылар. Хәле рәтләнеп килә. Алда безне бик күп дәваланулар көтә. Әтисе ярдәм итәргә ашкынып тормый. Ул бүген ана капиталы акчасын да кертеп төзелгән йортта яшәп ята. Шулай да мин аннан котылуыма шат. Бөтен авырлыкларны күтәрергә риза, тик аның җәберләүләрен генә күрмәскә...

Юлия Шефер, 47 яшь: «Әти бит, ничек ышанмыйсың...»

«Оясында ни күрсә...» дигән мәкальне беләсез инде. Мин өч балалы гаиләдә үстем. Әти – Кемерово өлкәсенең Мариинск шәһәреннән, белеме буенча музыкант. Өстәвенә, спорт мастеры. Милициядә эшләп, полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әни – тумышы белән Казаннан. Дөньяның икесе ике читендә торган кешеләр, әйтүләренә караганда, яратышып өйләнешкәннәр. Без иркен яшәдек. Җәйләрен диңгезгә ял итәргә китә идек. Әмма гаиләдә тынычлык булмады. Гел тавыш, гел талаш, әти белән әнинең тату яшәгәнен хәтерләмим. Алар үсеп килүче өч баланың кичерешләрен дә санга сукмадылар. Көннәрдән бер көнне әти безне ташлап чыгып китте. «Урнашыйм да, кайтып алырмын», – диде. Ләкин шул китүдән юкка чыкты. Әнине «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр. Хәле кинәт начарайды. Без – балалар – язмыш кочагында. Кайсыбыз – кайда. Миңа ул чакта 12 яшьләр тирәсе. Әти бер энемне үзе белән алып киткән иде – аны әти-әнисе тәрбиясенә биргән. Әни хастаханәдән чыккач, шактый вакыт тулай торакның 16 квад-рат метрлы бүлмәсендә тордык. Әти безне пропискадан төшереп, өч бүлмәле фатирыбызны саткан да, өйләнеп җибәргән. Яңа тормыш башлаган, кыскасы. Ул безне урамда калдырып, үз рәхәтенә яшәде.

Хәзер үзем турында: авырлыкның ни икәнен балачактан ук татыдым. Иң мөһиме – без исән, иң куркынычы артта калды дип уйлый идем. Тик ялгышканмын. Күрәчәгем алда булган икән. Мәктәпне тәмамлап, педагогика көллиятенә укырга кердем. Балалар белән эшлисем килде. Спорт ярата идем. Волейбол, баскетбол минеке иде инде. Әни белән мөнәсәбәтләр киеренке булды. Ни өчендер ул миңа гел: «Әтиең кызы», – дип кабатлый иде. Мине яратмады, эшләрем белән кызыксынмады... Аңа барыбер иде. Хәтта дошманы итеп күрә иде. Мәктәптә укыганда бер малай белән таныштым. Әмма мине шундук урыныма утырттылар: «Кем икәнеңне, нинди гаилә-дән чыкканыңны бел! Син аңа тиң түгел!»

Кимсетүләр, үз якыннарың тарафынннан рәнҗетүләр, «сөйкемсез үрдәк баласы» хәлендә булулар чыгырдан чыгаргандырмы, бервакыт мин дүртенче кат тәрәзәсеннән ташландым. Үләсем килде. Кемгә кирәк соң мин? Хәтта әти-әнигә дә кирәк түгел. Үләрмен дә котылырмын, дигән идем. Юк, исән калдым. Хәтта бер мизгелдә теге дөньяда да булып алдым. Фәрештәләрне күрдем. Алар миңа: «Яшисең!» – диделәр. Хастаханәдә өч ай яттым. Умыртка сөягем, кул, аяклар сынган иде. «Син – инвалид, коляскага каласың», – диделәр. «Бала таба алмыйсың», – дип тә куркыттылар. Өч айда аякка бастым. Һөнәремне үзгәрттем. 17 яшемдә бер егет белән таныштым. Озак йөрмәдек, өйләнештек. Ярты ел да узмады, ирем һәлак булды. Авырга узып калган идем, улым туды.

Кемеровода читтән торып авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамладым. Актив идем. Волейболга йөрдем, ярышларда катнаштым. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып ун ел тордым. 22 яшемдә икенче мәртәбә кияүгә чыктым. Барып чыкмады – өч елдан аерылыштык. Ул да әти шикелле эчә, көнли, кыйный иде. Институтны тәмамлагач, фермер хуҗалыгында бухгалтер булып эшли башладым. Шунда эшләүче тракторчы егет белән тагын бәхетемне сынап карарга булдым. Кызганыч, бу юлы да уңмадым. Бу кешенең үзенә файда китерер өчен генә өйләнгәнен аңладым. Өйләнгәндә үк бурычлы иде: кредиты, алименты... «Түз бераз, аякка басыйм», – дигән була иде. Булдык-сыз, хатын җилкәсендә ята торган бер адәм булып чыкты ул. Түзә алмадым, баланы күтәрдем дә чыгып киттем. 2012 елны икенче балам туды. Яшь ярымда аны бакчага биреп, эшли башладым. Тик янә бәла... Мин эшләгән сөт эшкәртү заводы ябылды. Эшсез калдым. Ирем белән аерылгач, 2017 елда ана капиталына искереп беткән бәләкәй генә өй сатып алган идем. Әкренләп рәтләр-мен, төзәтермен, дидем. Бертөрле уйлыйсың, икенче төрле килеп чыга икән ул. 2019 елны, һич көтмәгәндә, ничәмә-ничә елдан соң әти шалтыратты. 25 ел күрешмәгән, сөйләшеп-аралашып тормаган әти! «Нигә шалтыратты икән?» дигән уй башка да килеп карамады. Каян телефонны тапкан?! Әни белән аралашмыйлар ич алар. Хәлемне сораштыра. «Начар, – дим, – эшем юк, аерылыштым, ирем алимент түләми. Утын белән җылытыла торган җимерек өйдә яшәп ятам».

Декабрьдә әти үзенә кунакка чакырды. Юлга акча җибәрде. Сөенгәнемне күрсәгез. Күкнең җиденче катында мин! Ниһаять, әтием мин барлыкны исенә төшерде бит. Аның янында торган ун көн әкияттәге сыман үтте. Әти белән үткәннәрне искә төшердек, иске фотографияләр карадык. Ул бик кайгыртучан тоелды. Югалып торуы өчен гафу үтенде, үкенде. Тормышыннан зарланып та алды. Хатыны үлгән, ике бала белән калган. Әти аларны берүзе тәрбияләп үстергән. Мин Себергә кайтып киткәч тә гел шалтыратып, хәлемне белешеп торды. «Сиңа булышасым килә», – диде. Әти бит, ничек ышанмыйсың! «Улым 1 нче сыйныфны тәмамлагач, синең янга – Казанга күчәм», – дип сүз бирдем. Ләкин ул ни өчендер ашыктырды. «Сиңа эш сөйләштем, тизрәк кайт!» – диде. Машинаны, булган бар мөлкәтне саттым да, иң кирәкле әйберләрне генә алып Казанга юнәлдем.

Бар да яхшы кебек иде. Баштарак әти үзен бик әйбәт тотты. Ул – дәрәҗәле эшләрдә эшләгән кеше. Аның дүртәр бүлмәле ике фатиры, ике машинасы, гаражлары, җир участоклары бар. Күченеп килгәндә ул миңа бер бүлмәле фатир алып бирәм, диде. Ышандым. Чит кешегә түгел, үз әтиемә ышандым. «Мин –полковник, сүзне җилгә очыр-мыйм», – дип кабатларга ярата бит. Озак та үтмәде, бөтен нәрсә үзгәрде дә куйды. Әти янына сөяркәсе кил-гән иде. Шул котыртыпмы, әти миңа бәйләнә башлады. Әнинең телефонын сорый бу. «Без аның белән аралашмыйбыз, ул мине дә яратмый», – дим. Бик каты эчкән иде. Бераз гына йоклап торды да, тагын мине таларга тотынды. Сейфыннан пистолет тартып чыгарды да: «Син – аферистка», – дип, бала белән минем өскә килә башлады. Телефон белән куртканы гына чак эләктереп, чыгып йөгердек. Шулай итеп, салкын март төнендә бала белән урамда калдык. Улына шалтыраттым. Ул берни белән дә ярдәм итә алмавын әйтте, ниндидер хостел телефонын бирде. Безне анда шәфкатьле бер ханым каршы алды. Документлар да сорап тормады, шундук урнаштырды. Ул мине тынычландырды. Нәрсә эшләргә, башны кая салырга белми торган чак бит. Полициягә барып булмый, уллары да шунда эшли. Әтинең дә танышлары белән дөнья тулган. Әйберләр, документлар, машина саткан акча анда калды. Алырга рөхсәт юк. Әти: «Полиция чакыртам, мошенница дип гариза язам», – дип куркыта. Дүрт көннән уллары сумканы китерде, тик анда машина акчасы юк иде. Соңгы акчамны алып калган. Аның каравы, кирәге чыгар дип, җыен иске-москы тутырган. Алтын бизәнү әйберләрем дә, энем Алмазның Туу һәм Үлү турындагы таныклыгы да юкка чыккан. Әтинең нигә мине искә төшерүен шунда гына аңладым. Баксаң, аңа энемнең таныклыгы кирәк булган. Алмаз төр-мәдә утырып чыкты. Чыкты да асылынды. Әти белән әни аның хәтта соңгы васыятен дә үтәмәделәр: берсе дә аны җирләргә килмәде. Мин җирләдем. Алмаз аның улы булуы турындагы юлларны белешмәдән сызып ташлаган булып чыкты әти. Әти бит полициядә эшли, ә анда эшләүчеләрнең туганнары төрмәдә утырган булырга тиеш түгел. Ярамый! Дәрәҗәсен какшата. Улларына да җил тияргә мөмкин. Менә бит нинди рәхимсезлек...

Инде нишләргә? Кире кайта алмыйм. Акчам да, кайтыр урыным да юк. Мин бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә керештем. Эзләнә торгач, «Благие дела» («Игелекле эшләр») хәйрия фондының телефонына юлыктым. Билгеләнгән вакытка фонд хезмәткәрләре белән очрашуга килдем. Булышты алар миңа. Җилкәмнән таулар төшкәндәй булды. Бүгенге көндә без бәхетле!

 

Алия Байназарова, «Благие дела» («Игелекле эшләр») хәйрия фонды җитәкчесе

– Безнең фонд 2015 елда оештырылды. Фондның максаты – социаль ятимлекне кисәтү. Кыен хәлдә калган гаиләләргә профессиональ ярдәм күрсәтәбез. Бирегә килгән әниләр белән психологлар, юристлар, социаль хезмәткәрләр эшли. Кайчак башка белгечләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Гаиләләр белән эш «Кейс-менеджмент» технологиясе буенча алып барыла. Без аларга аякка басарга, эшкә урнашырга, матди тотрыклылыкка ирешергә булышабыз. Оешып эшли башлаган шушы кыска гына арада да Россия Федерациясе фондының Президент грантларына, Татарстан Министрлар Кабинетының, Икътисад министрлыгының, «Лукойл», «Татнефть» акционерлык җәмгыятьләренең грантларына лаек булдык. Татарстан Президенты безгә бина бүлеп бирде. «Анам йорты» 2016 елдан бирле эшли. Баштарак өч бүлмәле фатирны арендага алып торган идек. 2018 елдан шәһәрнең тыныч бер урыныннан коттедж бирделәр. Биш ел эчендә бездә алтмышлап әни, йөзгә якын бала булып китте. Бүген әниләрнең барысы да мөстәкыйль көн күрә. Тору бушлай. Алар бездә бер айдан алты айгача яши ала. Һәр әни белән шәхси план төзелә, проблемадан чыгу юллары, бурычлар билгеләнә. Кирәк икән, психолог, юрист булыша. Әниләр бездән мөстәкыйль тормыш алып барырлык, үз көннәрен үзләре күрерлек булып китәләр.

Фонд оешкан алты ел дәвамында, гомуми алганда, 768 гаиләгә (1312 бала) булыштык, 687 гаилә тотрыклылыкка иреште, 2187 хатын-кыз бушлай белем алды. Барлыгы 5583 һөнәри ярдәм күрсәтелде, әмма башкарасы эшләребез бик күп әле.

Наталья ЖЕРЛИЦИНА, «Благие дела» («Игелекле эшләр») хәйрия фонды психологы

– Ире тарафыннан кыерсытылып, җәбер-золым күреп яшәгән хатын-кызның хәлен, аның кичерешләрен аңлау өчен әллә ни күп кирәкми. Йөзенә, күзләренә бер күтәрелеп карау да бик җитә. Изелеп яшәүче хатыннар үзгә бертөрле алар. Хатын-кызларның һәм ирләрнең тигез хокукы Төп законыбыз белән ныгытылган булуга да карамастан, гаиләдәге мондый хәлләргә «үз эшләре» дип карау һаман да дәвам итә. Әлеге проблеманың асылы балачакка барып тоташа. «Анам йорты» кризис үзәгенә килгән, төгәлрәк әйтсәк, качып килгән яшь әниләрнең барысының да язмышы бертөрле: ул ханымнар бәләкәйдән үк шуңа охшаш хәлләрне күргәннәр. Кемнеңдер әтисе әнисен кыйнаган йә ташлап чыгып киткән. Балага тиешле игътибар булмаган. Үсеп буй җиткән кыз бала, гадәттә, тормыш итәр өчен, үзе дә сизмәстән әтисенә охшаган кешене сайлый. Һәм бары да яңабаштан кабатлана. Шулай итеп, кыз сират күперен кат-кат кичәргә мәҗбүр була. Аларның кайберсе, әниләре кебек, золым корбаны булып бу мәхшәр белән килешеп яши. Килешергә теләмәгәннәре өйдән качып, безгә килә. Шундыйларга психологик ярдәм күрсәтәбез дә инде без. Алар үз-үзләренә ышанырлык, мөстәкыйль тормыш алып барырлык дәрәҗәгә ирешә. Эшкә урнаша, балаларын тәрбияли. Соңыннан кайсы белән генә сөйләшмә: «Үземнән канәгать», – диләр. Килеп туган мондый хәлдән чыгу юлы бер: йә син язмыш хуҗасы буласың, йә, килешеп, явызлыкка баш иеп яшисең. Ирләрнең төрлесе бар: кайсы психологик һәм әхлакый яктан чыгырдан чыгара, кайсы кул күтәрә. Бу очракта нидер көтү – үлемгә тиң. Андый кешедән тизрәк качарга кирәк. Кая булса да – дус кызыңа, кризис үзәгенә, әти-әниең янына... Авыр, әлбәттә. Әмма шунсыз булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар