Логотип
Актуаль тема

Сабантуйда... журналистлар гына ярышты

Сабада Сабантуй узды. Журналистлар Сабан туе! Ул «Татмедиа» җәмгыяте оешуга 15 ел тулуга багышланды.

Сабада Сабантуй узды. Журналистлар Сабан туе! Ул «Татмедиа» җәмгыяте оешуга 15 ел тулуга багышланды. 

Сабантуйның тамашачысы да, ярышларда катнашучысы да – барысы да журналистлар иде. Республиканың мәгълүмат чараларында эшләүче барлык каләм ияләре бер мәйданга җыелды. 

Сабантуйның ачылыш тантанасын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ачып җибәрде. «Татмедиа»ның  65 филиалыннан килгән журналистларны сәламләп, ул: «Журналистлар бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтә. Бүген үзебез дә ял итик», – диде.
Сабантуйның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Саба  муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовлар да бар иде.

Ә аннан мәйданда ярышлар башланды.

Журналистлар чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып узыштылар, капчык киеп йөгерделәр,  утын кистеләр, гер күтәрделәр, турникта күтәрелделәр, волейбол уйнадылар, кул көрәшендә катнаштылар, аркан тарттылар, бил алыштылар... 
«Медиа Сабантуй»ның волейбол ярышында «Ялкын» һәм «Казан утлары» редакцияләренең җыелма командасы җиңде. 
Сабантуйның баш батыры булып «Шәһри Казан» газетасы  журналисты Фәрит Салихов калды – тәкәне аның иңнәренә салдылар. 
Республиканың 600 дән артык журналисты катнашкан Сабантуйда иң  актив коллективлар дип «Нурлат-информ», «Шәһри Казан» газетасы редакцияләре табылды. 

Белешмә өчен:

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән  оеша. Хәзерге вакытта Татарстандагы иң зур региональ медиакомпания дип санала. 

«ТАТМЕДИА»  акционерлык җәмгыяте 65 филиалны берләштерә. Болар: район, шәһәр һәм республика күләмендә нәшер ителүче басма матбугат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» матбугат агентлыгы һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. 

«ТАТМЕДИА»да 1685 барлыгы хезмәткәр эшли. 

Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, Интернет челтәрендә 79 сайт һәм социаль челтәрләрдәге 350 дән артык профиль керә. 

«ТАТМЕДИА»  акционерлык җәмгыятендә газеталар татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 42 газета рус телендә, 50 газета – татар телендә, 5 газета – чуаш телендә һәм 1 газета удмурт телендә чыга; 1 журнал («Казань») – русча, 10 сы – татарча, 3 се («Татарстан», «Идель», «Чаян») татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә алып барыла. 

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә караган барлык басма матбугатның гомуми тиражы – 270509 экз. (2022 елның беренче яртыеллыгы)

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте шулай ук Россия Федерациясенең 14 төбәгендә нәшер ителүче 19 басманың кушымтасы рәвешендә таралучы «Без бергә» газетасының учредителе дә булып тора.  

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Интернет мәгълүмат чарасы булып «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм район, шәһәр, республика мәгълүмат чараларының 78 сайты санала.


«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә кергән барлык мәгълүмат чаралары сайтларының 2021 елда уникаль караучылары 74 360 537 кеше булды. 

«Татмедиа»ның Telegram-каналы – холдингның иң зур Telegram-каналы. Аңа 26,1 мең кеше язылган. Бу электрон ресурс 2019 елның августында барлыкка килде. Медиакомпаниягә караган Telegram-каналларга язылучыларның гомуми саны – 105 мең кеше. 

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә караган филиалларның социаль челтәрләренә язылучыларның гомуми саны – 3,7 млн. кеше (2022 елның 1 маена).

Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар