Логотип
Актуаль тема

Рекордсмен бәлеш

Бүген Балтачта рекордсмен бәлеш пеште.

Бүген Балтачта рекордсмен бәлеш пеште.
Аны тормышка ашыручы – "Сөембикә" журналының апрель саны тышлыгын бизәгән эшмәкәр, аш-су остасы Альбина Фәсхиева. 
Балтач районы җитәкчелеге, эшмәкәрләр һәм үзенең хезмәткәрләре ярдәмендә тормышка ашырылган әлеге зур эшнең уңышлы булачагында шик тә юк иде.

Рекордсмен бәлеш өчен мичне махсус чыгарганнар. Чөнки бер метр диаметрлы табаны сыйдырыр өчен гади мич кенә туры килми. Табасы да шушы чара өчен махсус коелган. Аның авырлыгы гына да 55 килограмм. Бәлеш пешерер өчен кызуы җитсен дип мичкә өч тәүлек буе якканнар. 

71 килолы бәлеш эчлегенә 20 килограмм сөяксез ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган. Камыры 10 килограмм онга басылган. 

Альбина Фәсхиеваның төп ярдәмчесе Нурҗиһан апа Галиева: "Бу бәлешне әзерләү җиңел дип әйтмәс идем, бик зур тырышлык кирәк булды. Әле миче дә өр-яңа, сынап та карамаган. Ләкин бәлешнең тәмле буласында шик юк. Төсе килеп, бик матур пеште", -– ди. 

Әзер бәлешне Балтачның көрәшче егетләре, Сабантуй батырлары күтәреп алып арбага салдылар. Аннары ул мәйданга юл тотты.

Дөньядагы иң зур бәлешне мичкә озатканда тагын бер яңа хыял да туды: монда тагын да зур бәлеш сыя икән бит! Монысы инде киләсе елга, бәлки. Балтачлылар ярдәмендә Альбина Фәсхиева үз рекордын үзе үк уздырыр әле!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар