Логотип
Актуаль тема

«Пушкин картасы» театрларга бушлай йөртә

1 сентябрьдән бөтен Россия территориясендә «Пушкин картасы» федераль проекты гамәлгә кертелде. 

1 сентябрьдән бөтен Россия территориясендә «Пушкин картасы» федераль проекты гамәлгә кертелде. 
Нәрсә ул? «Пушкин картасы» – яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру чарасы. Виртуаль яки кушымта (приложение) форматында чыгарыла.
Нәрсә бирә? Картага федераль бюджеттан 3000 сум акча салынган (быел гына шулай, ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Киләсе ел башыннан номиналы арттырылачак). Ул акчага илдә узучы төрле мәдәни чараларга бушлай билетлар алырга була. 
Кемнәр өчен? Картаны 14–22 яшьлекләр куллана ала. 
Кайсы оешмалар катнаша? Төрле мәдәни оешмалар: театрлар, музейлар, китапханәләр, концерт оешмалары. Барлыгы Татарстан буенча 80 оешма катнаша. Район мәдәният үзәкләре дә әлеге программага кертелер дип планлаштырыла. 
Ничек кулланырга? Госуслуги.ру порталында рәсмиләштерү үтәргә,  «Госуслуги.Культура» кушымтасын телефонга сакларга һәм шундагы афишадан теләгән чараны сайлап, билет алырга була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул карта белэн мэсэлэн филармония концертка билет алып булмады. Отказ бирэ никтер. Таня бер алдавычтыр эле

    • аватар

      Лариса Маликова

      0

      0

      Бу карта (кушымта) белән кайсы чараларга билетлар алып булганлыгын Культур.РФ сайтына кереп карый аласыз. Анда Татарстан Республикасын сайлап, афиша белән танышырга мөмкин.

      Хәзер укыйлар