Логотип
Актуаль тема

Online татарча диктантка кушылыгыз!

10–12 сентябрьдә сәгать 11дә «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

10–12 сентябрьдә сәгать 11 дә «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак. Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, туган телгә мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Ул ел саен РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Теләгән һәркем катнаша ала. Быел акция алтынчы тапкыр уза. Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алына. Татарстан һәм Башкортстан Республикалары өчен – 10 сентябрь, Россия төбәкләре өчен – 11 сентябрь, чит илләр өчен 12 сентябрь диктант язу көне итеп билгеләнгән. Текстларны филологлар, тел белгечләре әзерли. Татарстан Республикасы өчен диктант текстын Фоат Галимуллин, РФ төбәкләре өчен Фирдүс Гыймалтдинов, чит илләр өчен Фәнис Җиһанша укыячак. Акция беренче тапкыр үткәрелгәндә анда 600 ләп кеше катнашкан. Узган ел диктант язучылар саны 375 меңгә җиткән. Оештыручылар быел катнашучылар 1 миллионга җитәргә тиеш дип фаразлый. Татарстанда һәм чит илләрдә диктант язучыларга язучы Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» романыннан өзек, РФ төбәкләрендә яшәүчеләргә Ибраһим Салаховның «Томаннарга төренгән яшьлек» әсәреннән текст тәкъдим ителә. Диктантны филологлар, тел галимнәре тикшерә. Нәтиҗәләрне акция сайтында 30 көн дәвамында күреп булачак. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе. Махсус оештырылган мәйданчыкларга килеп яки мөстәкыйль рәвештә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляцияне кушып, http:/diktant.tatar сайтына кереп онлайн язу мөмкинлеге булачак. Әйдәгез, татар телен яхшы белүебезне күрсәтәбез! Диктантны «5» легә язабыз! Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар