Логотип
Актуаль тема

​Мәхәббәт «уеннары»

 Баланы сексуаль мөнәсәбәтләргә мәҗбүр итүчеләр арасында әтисе дә, үги әтисе дә, абыйсы да, хәтта дәү әтисе дә булырга мөмкин. 

Ул тагын төне буе йөреп чыкты. Урынга ятып, йоклап китүдән курыкты. Көн саен төшенә кереп, кочагына сарылган кызчыгына ярдәм итә алмаудан гаҗиз иде ул. Шабыр тиргә батып уянып китә дә, өнне төшеннән аера алмый озак кына түшәмгә текәлеп ята. «Кичер мине, кызым», – дип пышылдый калтыранган иреннәр, – кичер. Мин генә гаепле». 

«Әйтсәң, әниеңне дә, сине дә үтерәм»  

Ишелеп-ишелеп кар ява. Ул чагында да, бөтен дөньяны ак юрганга сарып, буран котырды. Икенче сменасын тәмамлап, соң гына эштән кайткан хатын, ашыга-ашыга кызы бүлмәсеннән чыгып барган иргә: «Ник йоклаган бала янына кереп йөрисең?» – дип әйтергә генә өлгереп калды. Хатын, ишекне ачып, кызының хәлен сораштырмакчы иде дә, күрүгә, имәнеп китте. Кыз йокламаган, ул мендәргә капланып, тыела алмыйча елый иде.  

– Нәрсә булды, балам? Берәр җирең авыртамы? – диде әнисе. 

– Авырта, әнием, авырта... Белмисең генә. 

– Соң... әйт, – диде әнисе. Йөрәген кисеп үткән шомлы уй аны бөтен барлыгы белән чынбарлыкка кайтарды. Ул уянып киткәндәй булды. – Әллә әтиең берәр сүз әйттеме? 

– Әти түгел ул миңа, әти түгел, – дип, җан ачысы белән кычкырып җибәрде кыз. – Синең ирең ул. Ул миңа тия, – диде бала сулык-сулык килеп, – «әниеңә әйтсәң, аны да, сине дә үтерәм», ди. – Хатынның күз аллары караңгыланып китте.  

– Ни сөйлисең, балам? 

– Үзеннән сора әнә...  

 Әйткән иде бит аңа әнисе, кисәткән иде аны: «Балаларыңа әти була алырмы?» – дигән иде. Ә ул, кырыктан узган хатын иң элек үзе турында уйлады. Мин яратам, балалар да яратыр, имеш. Кызы Алсуга инде 15 яшь, улына да тиздән 8 тула. Бәләкәй түгел, аңларлар. Шулай уйлаган иде бит. 

– Күптәннәнме? – диде әни кеше пышылдауга күчеп. 

– Килгәннән бирле... Димәк, бер ел ул баласын тәмуг утында тоткан. Ничек сизенмәгән? Ничек белмәгән? Ир күрдем дип, башын югалткан. Ул кызын кочагына алды. Үзенеке шикелле зур зәңгәр күзләреннән үпте. Соңыннан кызы аның төшенә гел шул кыяфәтендә керер. «Хәзер үк чыгып китәр ул, кызым. Мин аны болай калдырмам. Җәзасын алыр. Тик син башка берәүгә дә сөйләмә. Хурлыгы ни тора...» 

Ярсыган хатын, кызы тынычланып йоклап киткәч, кухняда чәй куеп йөргән ир янына чыкты. Аңа күтәрелеп тә карамыйча: «Чыгып кит, җирбит. Иртәгә эшең судта булыр. Баламны мыскыл иткәнең өчен сиңа төрмәдә дә көн күрсәтмәсләр», – диде. 

Ир каршы сүз әйтмәде, «әйе» дә, «юк» та димәде. Чыгып та китмәде.  Иртәгесен хатын иргә әйберләрен җыярга, чыгып китәргә кушты. «Полиция сине эзләп табар. Качып котыла алмассың. Хәзер синең кебекләргә көн юк», – дия-дия, улын спорт секциясенә җыя башлады. Кыз алар белән бергә мәктәпкә китеп барды. Бөтен байлыгы бер сумкага сыйган ир исә кыз артыннан кузгалды. Бер сәгать тә үтмәгәндер, хатынның телефоны шалтырады. Трубканың аргы ягындагы тавышны ишетүгә, ул сискәнеп китте, тәненә кайнар су сипкәндәй булды. «Кызыңны үтердем, килеп ал, гәүдәсе Петербург урамында», – диде карлыккан тавыш. Ә бераздан тикшерүчеләр  тагын бер үле гәүдә табып алалар. Үз-үзен үлемгә хөкем иткән адәм актыгы соңгы сулышында ни хакта уйлады икән?  

...Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре соңгы вакытта йөрәк өзгеч мондый куркыныч хәлләрнең әледән-әле булып торуы хакында сөйлиләр. Ә сөйләргә кирәк. Дөресен әйткәндә, гаиләдә баланы мыскыллау-мәсхәрәләү очраклары турында чаң суга башлавыбызга да әле күптәнме? Советлар Союзы чорында бернинди көчләү-ирексезләүләр турында сөйләргә ярамый иде бит.  Җинаятьләр кодексында да андый маддә юк иде. Бу хакта курыкмыйча, ачыктан-ачык 1990 елларда әйтә башладык. Әйтмичә, булмады. Чөнки нәкъ шул вакытларда ачыла башлады да инде социаль-тернәкләндерү үзәкләре, кризис хезмәтләре, приютлар... Тикмәгә, яхшы тормыштан барлыкка килмәгән ич инде алар! Гаиләдә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә, бала тәрбияләүдә килеп чыккан җитди проблемалар шуңа этәргән. 

Җиде елга сузылган мәхшәр  

         Тикшерү комитетының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, залимнарны бернинди закон да куркытмый шикелле. Дәүләт Думасы депутатлары да, балигъ булмаган балага кагылучы педофилларга карата берсеннән-берсе җитди чаралар кабул итүгә карамастан, моның ише ямьсез күренешләр яман шеш авыруы шикелле тамыр җәя бара. Менә тагын бер мисал: Казанда яшәүче 36 яшьлек ир кеше, үги кызы белән ялгыз калганда (ә кызга ул чагында нибары 8 яшь), аңа «мәхәббәт уеннары» өйрәтә. Үги әти җиде ел (?) баланы капкынында тота, женси теләген канәгатьләндерү өчен файдалана. Кыз бу хакта әнисенә 15 яше тулган көнне әйтә. Бу вакытка балага инде җитди ярдәм: психологлар, нейропсихологлар, табиблар, педагоглар һәм дефектологлар ярдәме кирәк була. Әлбәттә, бер генә шуның ише җинаять тә җәзасыз калмый. Әлеге адәм 165 эпизод буенча гаепләнә. Унбиш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул кайчан да бер чыгар. Һәм башка алай кыланмас дип кем әйтә ала. Балаларны тереләй мәет иткән андый җинаятьчеләр кайчан да бер җәзаның иң катысын алыр дип өметләнергә генә кала. 

         Корбаннарын... интернет аша 

         Җирәнгеч максатларын тормышка ашыруда нинди генә алымнардан файдаланмый ул бозыклар. Ниһаять, Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек иргә карата да хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дәлилләр җыелган. Аның гаебен раслаучы дистәләгән эпизодлар... Янә балигъ булмаган балаларны көчләү-җәберләүгә карата кулланылган РФ Җинаятьләр кодексының 132 нче, 134 нче маддәләре... Моңа порнографияне өстик. 

         Бу бәндә 2015–2016 елларда социаль челтәрләрнең берсендә үзе уйлап чыгарган 11 яшьлек кызның һәм 14 яшьлек малайның битләрен булдыра. Шулар ярдәмендә 10–14 яшьлек балалар белән танышып, интернет аша аларны сексуаль характердагы «уеннар»га тартып кертә. Балаларны шәрә килеш фотога төшәргә өнди. Аннары: «Мин әйткән җиргә килмәсәң, фотоңны челтәргә куям», – дип куркытып, 10–13 яшьлек кыз балаларны мыскыллый. Тикшерүчеләр эзенә төшкәч, барысы 56 баланың зыян күрүе билгеле була. Тикшерү барышында гаепләнүченең балигъ булмаган балалар белән язышкан 80 нән артык язмалары алына, йөзләп экспертиза үткәрелә. Җинаятьне ачу өчен зур, бик зур көч куела. Нәтиҗәдә бу адәм дә 19 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 

        Ничек якларга? 

        Бу хәлләрне кабат-кабат күз алдыннан кичерәм, кайта-кайта уйлыйм. Әйе, моның ише җинаятьләрне ачу аеруча кыен һәм катлаулы, Чөнки сүз бала, аның психикасы, кичерешләре турында бара. Көчләүгә дучар ителгән бала – 8 яшьлекме ул, 14 яшьлекме – хәтта иң якын кешесе булган әнисенә дә әйтергә кыймый. Оялуда гына түгел хикмәт. Куркуда. Аларны бит әнә ничек куркыталар. «Әйтсәң, үтерәм...», «Әйтсәң, көлкегә калдырам...» Баланың ныгып җитмәгән психикасы моны күтәрә алмый. Җәбер-золым күргән бала үз-үзенә ышанмый, анда ихтыяр көче дә шуның кадәрле генә. Алар башка балалар белән дә бик авырдан аралаша. Үзен түбән бәяләгән бала кыенлыклар һәм проблемалар алдында каушап, югалып калучан була. Сексуаль көчләүгә юлыккан яшүсмердә бу сыйфатлар аеруча нык чагыла. Оялу, үзен гаепле сизү дусларыннан читләшүгә, үз эченә бикләнүгә китерә. Әле башланып кына килгән гомерләрен суицид белән тәмамлаган яшүсмерләр арасында шундыйлар да җитәрлек. 

        Ләкин мине иң борчыганы: баланың четерекле, кыен хәлләрдә калганда, фаҗигагә тарыганда (ә бу бала өчен чын-чынлап фаҗига) иң кадерле, иң якын кешесе – әнисенә эч серләрен сөйли алмавы. Моннан нинди нәтиҗә ясарга була?! Әлбәттә инде, бу ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең якын, тиешле дәрәҗәдә, ачыктын-ачык булмавын күрсәтә. Татарстан Республикасында Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның әйткәне бер дә истән чыкмый: «Бала белән ана арасы кул сузымында булырга тиеш». Ягъни баланы яныңнан җибәрмәскә, кирәк икән, минуты-сәгате белән ярдәм итәргә әзер торырга! 

         Үги әтиле гаиләдә әниләрдән икеләтә игътибарлы булу сорала. Сигез яшеннән мәсхәрә күрә башлаган кыз баланың хәлен әнисе ничек сизмәгән? Бала бит ул бу хәлләрдән соң үзгәрә, аннан соң... бәләкәй бала сер дигән нәрсәне белми. Сөйли ич ул. Бәләкәй бала андый «уеннар»ның ярамаганлыгын да аңламый. Мондый очракларда әни кеше дә җавап тотарга тиештер, минемчә. Төрлесен ишетәбез. Үги әтисе көчләгәндә әнисенең баланы аягыннан тотып торган үтергеч вакыйганы әле дә оныта алмыйбыз. Бусы инде – ерткычлык. Алай дисәң, ерткычлар да үз баласына карата алай кыланмый. 

        Моннан берничә еллар элек хатын-кызлар колониясенә баргач, күзем яшь кенә бер кызга төште. Чибәр генә кыз бала үзе. 

        – Каян килеп эләктең монда? – дим. 

        – Кеше үтергән өчен... 

        Әйткәненнән тәнем чымырдап китә.
        – Кеше түгел, хайван ул, – дип өсти кыз, кылганына һич кенә дә үкенмәвен белдереп. 

         Ул минем сорауларымны ишетми. Үзе сөйли. Яраткан әтисенең көтмәгәгәндә юл һәлакәтенә эләгеп үлүе, әнисе белән икәүдән-икәү калулары, көннәрдән бер көнне өйдә «шул хайванның» (ул гел шушы сүзне кабатлый) пәйда булуы һәм шул минуттан башлап кызга тынычлык бетүе хакында, йөзенә чыккан нәфрәтне күрсәтмәскә тырышып, сөйли дә сөйли. 

         Миңа 16 яшь иде, – дип дәвам итә ул. Башта күзе белән бораулады. Әни югында, килеп, чәчләремә кагыла, аркамнан сыйпый иде. Мин аның мондый гадәтен балалар яратуга юрадым. Аннары миңа – мәктәп баласына сәер-сәер сүзләр ычкындыра башлады. Мин түзмәдем, әнигә әйттем. Ә ул, җитди кабул итәсе урында, көлде генә. «Шаяра ул, кызым. Игътибар итмә. Ә бәлкем, син үзең котыртасыңдыр...» – дип, мине үпкәләтте дә әле. Шунда мине яклаучы кеше юклыгын аңладым. Үзем каршы торсам гына. Бер эшләде пычрак эшен, ике эшләде, ә өченчесендә... Мин кухняда идем. Тагын яныма килде. Йокы бүлмәсенә өстерәмәкче иде, өстәлдә яткан пычакны алдым да чәнечтем. Аннан ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым. Барып җитә алмаган, шакшы. Әни мине хәзер күралмый. Моннан чыккач, янына кайтмыйм. Урын табармын әле. 

       Кызны кызганып, язмышы өчен борчылып кайткан идем. Ул чагында аның эшен минем белән бергә барган «Милосердие» әгъзалары яңадан карарга вәгъдә итеп киткәннәр иде. Ни белән тәмамлангандыр, әйтә алмыйм. Әмма чәчәккә бөреләнеп кенә килгән гомернең алдагысы өметле булырына ышанмыйм. Монысын тәгаен әйтә алам. Андый бәхетсезләр бик күп ич, без белгәне генә никадәрле әнә, ә белмәгәне, безгә белдермәгәне...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ 15 ел 19 ел нишлэп ул хашэрэтлэрне тотып атмыйлар яки пожизненно бирмилэр. Мина калса алар аннан ерткыч булып чыгалар. Э 16 яшлек кызны нишлэп утыртканнар нигэ самозащиты дип кабул итмэгэннэр?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Андыйларга жэмгыяттэ урын булырга тиеш тугел

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сонгы арада уйлый башладым, бу донья шундый куркыныч була башлады, ул супермаркетларда охранникларга бирелэ бит узлэре янында йортэ торган кнопкалар, полиция чакырта торган. Менэ шуны нигэ балаларга, гомумэн ботен кешегэдэ эшлэп чыгармыйлар? Куркыныч сизугэ, басасын кнопкага и якын тирэдэге полиция килеп алып китсенгэ. Баланы урамга алып чыгарга да куркырсын биллэхи. Бер яклау юк.

        Хәзер укыйлар