Логотип
Актуаль тема

«Мин – ВИЧ статуслы» 

ВИЧ, СПИД  авыруы турында без нәрсә беләбез? Дөрес, бернәрсә дә! Ул безнең өчен үтә куркыныч йогышлы авыру, ә аның белән  тормыш төбендәге кешеләр генә авырый. Алар белән  аралашу түгел, кул бирешеп күрешү дә  гомер өчен куркыныч кебек. Авыру турында мәгълүмат булмау,  төрле мифлар һәм куркулар тудыра. Югыйсә, ВИЧ белән очрашкан кешеләр читкә тәбәрелгән булырга тиеш түгел. Аларның да тулы канлы  тормыш белән яшәргә хаклары бар. Моның өчен аларның энергияләре җитә.  Бүген йогып, иртәгә үтерә торган чума түгел ул ВИЧ. Мин моны Илдар белән танышкан аңладым.  


ВИЧ, СПИД  авыруы турында без нәрсә беләбез? Дөрес, бернәрсә дә! Ул безнең өчен бик куркыныч йогышлы авыру, ә аның белән тормыш төбендәге кешеләр генә авырый. Алар белән  аралашу түгел, кул бирешеп күрешү дә  гомер өчен куркыныч кебек. Авыру турында мәгълүмат булмау, төрле мифлар һәм куркулар тудыра. Югыйсә ВИЧ белән очрашкан кешеләр читкә тибәрелгән булырга тиеш түгел. Аларның да тулы канлы тормыш белән яшәргә хаклары бар. Моның өчен аларның энергияләре җитә. Бүген йогып, иртәгә үтерә торган чума түгел ул ВИЧ. Мин моны Илдар белән танышкач аңладым.

 
Иң элек ВИЧ белән СПИДның мәгънәсен ачыклыйк.  ВИЧ – иммун системасын  баса торган  вирус, ә СПИД – ВИЧлы кешеләрнең организмына зыян китерә торган авырулар комплексы. Безнең илдә, дөресрәге, СССРда, беренче тапкыр ВИЧ очрагы 1987 елда ачыкланган. Хәзер Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Россиядә  бер миллион ярым кеше әлеге авырудан җәфалана, ә Татарстанда исә 15 мең авыру исәптә тора.


 ВИЧ белән очрашмас өчен, иң элек үз сәламәтлегеңә, тормыш рәвешеңә игътибарлы булу кирәк. Наркоманнар, уйнашчылар авыруы дигән стереотипны күптән онытырга вакыт. Уйламаганда, кемнеңдер салкын канлылыгы аркасында әлеге вирус организмга килеп керергә мөмкин, хәтта шул ук хастаханәдә дә. Шәхсән үзем маникюр салоннарыннан курка идем.

 
ВИЧ эләктерү мөмкинлеге чыганагы дигән фикеремнең ялгыш икәнлеген Светлана Изамбаева фонды җитәкчесе, ВИЧлы кешеләргә яшәргә ярдәм итүче, үзе дә шушы диагноз белән яшәүче Светлана аңлатты. «Маникюр ясатканда ВИЧ эләктерү өчен сиңа кадәр  булган клиентның ВИЧ белән авыруы, аның каны инструментларда калуы һәм аның кипмәве аркасында. Кан кибә икән, вирус үлә», – диде ул. Ә инде ВИЧлы кешенең кулын кысып, йә аның белән янәшә утырып кына авыру йокмавын әйтү кирәк тә түгелдер. Алар да гадәти кешеләр кебек, гадәти тормыш алып бара. Бары тик көн саен үзләре әйткәнчә «витамин»нар кабул итә. Үзләрен «статуслы» дип атый. Дөрес, диагнозларын кешедән качып яшәргә мәҗбүрләр, чөнки җәмгыять андыйларны кочак җәеп каршы алырга әзер түгел. Стереотиплар нык кереп утырган шул безнең аңга. 


«Менә хәзер сезгә ачылам, әмма минем ВИЧ статуслы булуымны белгән туганнарым кунакка чакырырлармы-юкмы, белмим. Куркыта, әмма ачылырга булдым. Шушы адымым белән үзем кебекләргә ярдәм итәсем килә», – дип сөйли «Моң» театр  мәйданы режиссеры, биюче, диджей  Илдар.  
«Мин җиденче сыйныфта укый идем. Сыйныфташ малайлар безгә килде дә мине кинотеатрга чакырды. Анда СПИД турында кино күрсәтәләр икән. Ә мин  бик кызып компьютерда уйнап утырам. «Минсез генә барыгыз, мин бармыйм. СПИД белән тормышымда очрашмаячакмын», – дидем. Бу сүзләр  ВИЧ статусым ачыклангач кылт итеп исемә төште», – дип сөйли башлады ул. 


Илдар бик озак бер кыз белән йөри, әмма аерылышалар. Икесе дә башка берәүләр белән очрашып ала да, киредән кушылалар. Менә шул чакта алар  «күчтәнәч» белән килгән була. «Мин аңа йоктырдыммы, ул миңамы, әлегә кадәр белмим», – ди Илдар. Бераздан барыбер аерылышалар. Ярты ел үткәч, кыз, шалтыратып, үзенең ВИЧ белән авырганын  әйтә. Ул инде бу статуста өч ай яшәгән була. Ә Илдар яңа бер кыз белән очрашып йөри. Егет үзендә авыру булганына ышанмый. Тикшерелергә  дә сәламәт булуына  90 процент ышаныч белән бара.


«СПИД үзәктә ВИЧлы булуым расланды. Мин шок хәлендә идем. Психолог нидер сөйли, ә мин ишетмим, бары авызы ачылганны гына күрәм. «Син шул диагноз белән яшәячәксең. Син үлмәячәксең», – дигән сүзләрен ишеттем бераздан... Диагнозны кабул итү бик авыр булды. Кабул иттем, аннан кире кактым. Даруларны эчүдән туктадым, хәтта дәүләт биргән дарулардан баш тартып гариза яздым. Миндә ул авыру юк дигән фикерне тагарга тырыштым. Аннан соң даруларсыз гына дәваланырга уйладым. Эзотерикага, дингә мөрәҗәгать иттем. Альтернатив алымнар белән дәваланам дип, бик күп акчалар түктем. Өч ел дару эчмәдем. Хроник авыруларым килеп чыга башлады. СПИД стадиясенә җиткән булганмындыр, мөгаен.


 Мин биюче, ТНТ каналында «Яңа биюләр»  дигән шоуда да катнаштым. Биюдән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. КХТИда экономика факультетын тәмамлагач, мәдәният институтына укырга кереп, хореограф-педагог  һөнәрен алдым.  Биемичә яши алмыйм. Һәм бермәлне музыка ишетми башладым. Бу – организм таралу чигенә җиткән мәл булгандыр. Ул вакытта бер кыз белән очраша башлаган идем. Аңа «статусым» турында әйткәнче бик борчылдым. Һәр көнне егетең: «Мин ВИЧлы», дип әйтми бит. Аның реакциясеннән курыктым. Әйттем, ә ул бик алдынгы карашлы һәм ВИЧ авыруы турында мәгълүматлы булып чыкты. Альтернатив алымнар эзләвемне карап торып йөргән кызым ялыкты бугай, һәм ул миңа шарт куйды. Шуннан соң гына даруларга кире кайттым. Тугыз ел буе ВИЧлы беркем белән дә аралашмадым. Беренче аралашкан кешем Светлана Изамбаева булды.  Диагнозымны да яшердем. Ачылырга курыктым, чөнки миндәйләргә муниципаль инстанцияләрдә киртәләр барлыкка килә.  


Бию белән шөгыльләнүне дәвам итәргәме-юкмы дигән сорау бик озак вакыт эленеп торды, һәм мин биюне сайладым. Бию миңа эмоциональ, психологик һәм физик яктан да ярдәм итә. Инклюзив театрда режиссер да әле мин. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләве бик җиңел. Уртак телне тиз таптык. Аларга жәлләп карамыйм, чөнки үземә дә жәлләп карауларын теләмим. Кешене жәлләргә түгел, аны бары кабул итәргә генә кирәк дип саныйм. Бию минем миссия кебек. Төрле проектлар алып барам.

 
Сәламәт тормыш рәвеше саклап яшим. Ел дәвамында Зәңгәр күлгә барып  коенам. Табибка баргач, үзеңне ничек хис итәсең дип сорыйлар. «Яхшы», – дим, чөнки авыру билгеләрен сизмим. Бию, сәламәт тормыш рәвеше минем органимзга уңай тәэсир итәдер, мөгаен. Узган ел Эльбрус тавына күтәрелдем. Хәзер Саньягога күтәрелү турында хыялланам. Гомумән, тулы канлы тормыш белән яшим. 


Өйләндем, әмма аерылдым. Куркыныч түгел. Хәзер яңа мөнәсәбәтләр корам. Хәзерге кызыма да «статусым» турында әйттем. Гомумән, бөтен «статус»лы кешеләргә дә партнерларына әйтергә киңәш итәм. Әйтми калсаң, җинаять җаваплылыгына тартылырга да мөмкинсең.  Мин бар җаваплылыкны аңлыйм. Якын туганнарым авыруым турында белә. Мөнәсәбәтләр бөтенләй дә үзгәрмәде. Дөрес, абыйлар: «Әйдә, бу безнең арада гына калсын әле», – диде. Аңлыйм: хатыннары өчен борчылалар. Мин аларның балалары белән очрашам, уйныйм. Бүген менә  билгеле була инде: моннан соң чакырачаклармы мине кунакка, юкмы...


Нәрсәгә ачылырга булдыммы? Бик күп кешеләр минем «статус» хакында белә. Беркем дә начар итеп кабул итмәде. Бөтенесе  минем белән бер дулкында. Ышаныч сизеп, шуңа ачылганмындыр да. Светалана да мине рухландырды. Аның белән күптөрле проектлар эшләдек. ВИЧлы үсмерләргә ярдәм итәбез.  ВИЧлы кешеләр проблемасын хәл итүдә катнашасым килә.  Алар җәмгыятьнең  мөртәтләре булырга тиеш түгел. Аннан соң безне «күрмәү» дә дөрес түгел. Без бар! Без яшибез!  


Дөрес, мин бездән курыккан, безне күрергә теләмәгән кешеләрне аңлыйм. Алар бу авыру турында берни белми. Мин дә белми идем. Шуңа да башта курыктым. Иртәгә үләм дип уйладым. Күреп торасыз, мин үлмәдем һәм күпләр кызыгырлык тормыш алып барам. Иң мөһиме: тормыштан ләззәт алып яши беләм...»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар