Логотип
Актуаль тема

«Җаным, түз...»

Арча. Иртәнге алты. Салкын көзге яңгыр ява. Спорт комплексы янында төркем-төркем кешеләр. Мобилизацияләнгән егетләрнең чираттагы төркемен озаталар. Нык егетләр, әниләр күз яше, әтиләре фикере безнең репортажда.

«Киевны алам да кайтам...»
Ир-атлар бер тирәдә, хатын-кызлар бер кырыйда җыелган. Әкрен генә сөйләшәләр. Яңгыр яуганын да сизмиләр кебек.
– Армия генә түгел ич бу, без бит бала армиягә киткәндә дә борчылабыз, – ди Рушания апа. Туганының улын озатырга килгән. – Кичә повестка тоттырганнар да, бүген иртәнге алтыга килеп җитәргә кушканнар. Шул арада ничек җыенып бетмәк кирәк? Нигә шулай кызулаталардыр? Ярый апасы Казаннан кирәк әйберләрне җыеп алып кайтты, авылда бит кибет тә юк безнең. Ул армиядә стрелок булган. Аңа килер дип көттек инде. Авыллардан алып китәләр бит. Авылдан җыю тизрәк бит. Шәһәрдән ничек табып бетерсеннәр. Аннан соң авыл кешесе тыңлаучан, кушылган – эшләнергә тиеш дип саный.


 45 яшьлек Рамилне дә туганнары озатырга килгән. Артиллерия белгечлеге бар икән. «Бөтенесен алдым, дарулар җыйдым. Бернинди дә курку да юк», – ди ул тыйнак кына елмаеп. «Илне саклау өчен кирәк дип әйтәләр бит инде, димәк, кирәк», – ди апасы басынкы гына. 


Ул арада «Призывникларга эчкә керергә», – дип чакырдылар. Арчада Спорт комплексында вакытлыча гражданнар җыю пункты оештырганнар. Мобилизацияләнгән егетләр сумкаларын күтәреп анда кереп китте, озатучылар комплексның коймасы янына елышты. Эчтә билгеләнгән егетләр, шул койма янына чыгып басып, туганнары белән сөйләшә. 


Китәр алдыннан соңгы минутлар... Тыныч кына сөйләшү һәм тәмәке. Бу минутларда озатучылар баш очында тәмәке төтененнән болыт хасил булган кебек. Егетләр арасында пошаманга төшкәннәре, тыныч кына басып торганнары да бар. Арадан берсе һаман елмаеп-көлеп тора. Үзе бертуктаусыз тәмәке тарта. Тартып бетерә дә, икенчесен кабыза. Кешеләрне аралап, койма янына аның янына барабыз. «Ә мин һаман шулай елмаеп йөрим, – ди Илшат. – Самарада элемтәче идем. Дүрт ел элек армиядән кайткан идем. Әле гаилә корырга да өлгермәдем. Вәгъдәләшкән кызым да юк, тыныч күңел белән китәм, – дип шаярта үзе. – Чакырдылар, барам инде. Киевны алам да кайтам...»


«Бер-берегезне тегендә саклап йөрегез» 
Ә әниләр тыныч кына күз яшьләрен сөртә. Зәңгәр куртка кигән бер апа сыгылып төшеп елый. Янында басып торга ире: «Елама инде, әйдә, булды. Бер син монда елаучы», – дип, үзенчә юата. Борчу баскан авыл агае тагын ничек юата белсен инде?! Уллары Данифне озатырга килгәннәр.
– Армиягә киткәч бер ел энә өстендә йөргән идем. Менә тагын алып китәләр. Бер биргәнгә гел бирә торгандыр инде ул, – дип үкси ана. – Барлык әниләргә сабыр булуларын телим дә, әмма үзем сабыр була алмыйм. Приказ чыкканнан бирле йоклый алмыйм инде. Минем малайга кайчан килер икән дип көттем. Менә килеп җитте. Качарга уйламады да... Аллам сакласын, төрмә юлларында йөримме мин аннан соң?! 


«Елама инде», – ди ире тагын аңа. «Кача торган әйбер түгел инде бу. Кемдер сакларга тиеш бит. Исән-сау әйләнеп кайтсын. Кая таба алып китәләр? Ничек була, шунысы билгесез бит аның», – ди әтиләрчә тыныч кына. Читтә генә Данифнең йөргән кызы Йолдыз басып тора. Өшүдән дә, елаудан да күшегеп беткән. Аңа егетнең әтисе куртка алып килеп кигезә. Әкрен генә аркасыннан сөеп тә куя. Нык бул, янәсе. Янәшә килеп баскан бер агай белән сүзсез генә күрешә. Рәдис абыйның кулында кулъяулык. Нык булырга тырышса да, күренеп тора: күзләре елаудан шешенеп беткән. 


– Олы улымны озатам. Тагын ике улым бар. Икенчесенә дә 18 булып китте инде – институтта укый. Өч малай тууга ук йөрәккә бәргән иде. Аларны армиягә ничек озатырбыз дип бик борчылдык. Ә бит бу армия генә түгел... Хатынны да сүгеп бетердем инде. Ичмасам, кыз тапмадың, дим. Малайларымнан башка беркем юк бит. Бергә-бергә карарбыз дип хайваннар җыйган идек. Авыл кешесе авылга ияләнгән бит инде ул...


Ул арада халык «кертәләр бугай» диешә башлады. Тизрәк спорт комплексына керергә ашыктылар. Мобилизацияләнгән егетләр сафка тезелеп басканнар. 
– Сез төрле, әмма барыгыз да зур хәрефләрдән язылган кешеләр, – диде аларга мөрәҗәгатендә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев. – Егетләр, исән-сау кайтыгыз. Зинһар өчен! Бер-берегезне тегендә саклап йөрегез. Рәхмәт булганыгыз өчен! 


Егетләргә сухой паек, кырыну приборлары, носкилар салынган пакетлар өләштеләр дә, дин әһелләре дә үз теләкләрен әйткәч, хушлашырга 20 минут вакыт бирделәр. 


«Повестка кичә кич килгән, ә бүген инде алып китәләр. Җыенырга вакыт та бирмәделәр», – ди халык дип әйтәбез Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановка. «Сез китәсез дип алдан әйтелгән иде. Әмма, гафу итегез, бу сбор түгел, бу – мобилизация! Военкоматка килгән җирдән дә алып калып була. Призыв булган вакытта без өч көн эчендә тапшырырга тиеш, ә мобилизациядә команда килүгә үк тапшырабыз. Һәрбер нарядның 24 сәгать эчендә, 48 сәгатьтә чыгып китә торганы бар. Шуңа күрә озаклап җыелырга мөмкин дигән сүз юк. Повестканы алуга ук килеп җитәргә тиеш, чөнки ул – хәрби бурычлы», – дип аңлатты ул безгә. «Илгә килгәнне ил белән күтәрәбез инде», – дип әйтеп куйды район башлыгы. 

 Ул арада әти-әниләр, дуслар китүчеләр белән хушлаша. Һәр китүче янында төркем-төркем кеше. Озатучылар арасында дуслары күп. «Син дә көтәсеңме», «Көтәм инде » дип сөйләшеп куялар үзара. 
Бер кулы белән яшь кызны, икенчесе кулы белән әнисен кочаклаган егет янына киләбез. Үзе шундый яшь, кичә мәктәпне тәмамлаган диярсең. 
«Аңа инде 25 яшь. Армиядә хезмәт итеп кайткан иде инде, – ди әнисе Рәзинә апа эчке бер горурлык белән. – Нишләтәсең инде, үзе теләп китә бит. Авыл советына төшеп, үзе сорап алды повестканы. Үз башым үземдә минем, ди, китәм, ди бит. Монысы кечкенә улым, әле олы улым бар. Аны да алып китәрләр инде. Ана йөрәге – түзә инде, барысын да сыйдыра, нишләтәсең...»


– Дусларым анда. Классташым контракт буенча күптән анда инде. Минем дә барасым килде. Иң мөһиме: курыкмаска. Барысы да яхшы булачак. – ди улы.
– Исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Һәрбер ата-ананың баласы үзенә кадерле, – ди Илгизәр абый, улына карап, – Мондый хәл булыр дип башыбызга да килмәгән иде. Бик тынычта яшәгәнбез, коммунизмда яшәгәнбез икән дип әйтәбез инде.


Һаман елмаеп йөргән Илшат та туганнары янында. Ни гаҗәп: туган-тумачылар да нәкъ үзе кебек. Шат күңелле булырга тырышалар. «Бердәнбер малаемны җибәрәм. Күңелгә бик авыр инде. Монда авыз күтәреп елап булмый, үзеңне җыеп торасың инде», – ди татар хатыны Минсәрия апа. 


Елама, җаным, түз
20 минут шундый тиз үтеп тә китте. Егетләрне сафка тезделәр дә, тагын бер кат фамилияләре буенча тикшереп, автобуска чыгып утырырга куштылар. Урамда һаман яңгыр. Озатучылар кабат койма буена җыелышты. Автобус янына җибәрмәделәр. Китүчеләр автобуска ашыкты. 
«Елама, җаным, түз», – дип, хатынын кочаклап алды да бер ир, сумкасын күтәреп автобуска таба ашыкты. 


– Кичә кич белән военкоматка билгеләнергә генә чакырганнар иде югыйсә, шунда ук повестка тоттырып та җибәрделәр, – диде хатыны үтә дә тыныч кына. Үзен тотарга, кеше алдында сыгылып төшмәскә түзеп торганлыгы күренеп тора. 
– Мобилизация башлангач ук алырлар дип уйладык инде. Качуда ни мәгънә? Барыбер табалар, адәм хурлыгы булып йөрисеңмени. Ул бит мәктәптән йә садиктан гына качу түгел. Рас кирәк икән, барасың инде. Ил белән бит үзе генә түгел, – ди апасы янында басып торган Айнур. 


Өлкәннәр басынкы инде, яшьләр куркусыз. Безнең якка борылып, бер кыз: «Түрәләрнең дә, генерал малайлары да китсен ил сакларга. Борыны тыгылып армиядән калган малайлар шул алар», – дип, усал гына әйтеп куйды. 


«Безнең халык гуманный бит инде ул. Ышанып бара. Минем дә малай китте. Өч классташ киттеләр. Бөтенесе – әти-әнисенә бер малай. Бишәү булса да, артык улыбыз булмас иде. Ярый инде иптәш малайлары белән китәләр, дезертирлар белән качып йөрми», – дип, сүзгә кушылды бер әти. Аның тавышында горурлык ноталары яңгырады кебек. 


 Автобус кузгалды... Бөтен кеше кул болгый башлады. Әти кеше кулын болгады да, битен куллары белән каплап артына борылды. «Нәрсә булып бетәр...» – диде ул әллә безгә, әллә үз-үзенә...


Аллаһы Тәгалә сакласын сезне,  егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Киткэннэргэ исэн сау эйлэнеп кайтырга насыйп булсын! Иллэргэ тынычлык килсен иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэн-имин кайтырлар иншаллах???Аллахыбызнын рэхмэтлэре, коч-куэтлэре бик куп анын, ярдэмен салыр иншаллах. Эмин???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Данил түгел Даниф ул зәңгәр куркалы хатынның улы, Данифның йөргән кыз Йолдыз

        Хәзер укыйлар