Логотип
Актуаль тема

Кытайда нихәлләр бар?!

Телевизорны ачасыңмы, радио кабызасыңмы... Кытайда таралган коронавирус турында хәбәрләр күбәя бара, аларның кайсысы дөрес, кайсысы ялган булганын аңлау торган саен авырлаша.

Телевизорны ачасыңмы, радио кабызасыңмы... Кытайда таралган коронавирус турында хәбәрләр күбәя бара, аларның кайсысы дөрес, кайсысы ялган булганын аңлау торган саен авырлаша. Бу вирусны йоктырган кешеләрнең урамда егылып үлүләре, Кытай халкы турында да интернетта да күп язалар. Кытайда хәлләр ничекме икән, анда барып кайтучылар ниләр сөйли?

Шушы көннәрдә генә «Сөембикә» журналының җитәкче урынбасары – Рәмзия апа Кашапова Кытайда дәваланып, сәламәтлеген ныгытып кайтты. Ул ял иткән Хайнань утравында коронавирус аркасында үлүче бар дигән хәбәр килде. Әлбәттә инде, ул кайтуга без Кытайдагы хәлләр белән кызыксындык.

– Хайнань утравында  бик күп клиникалар урнашкан, экологик яктан чиста җир. Кытайлар яшәгән шәһәрләрдән ерак. Ниндидер паника да, хафалану да сизмәдек. Бары тик 25 гыйнвар – Кытайлар үзләренең Яңа ел бәйрәмен бәйрәм иткәндә генә утрауга бик күп кытайлылар килде. Алар барысы да маскадан иде. Чыннан да, Кытайдагы һәркем маскадан йөрергә тырыша. Без ниндидер шикләргә бирелеп борчылып йөрмәдек. Кытай безгә бик ошады. Андагы чисталык, тәртип! Коммуналь хезмәтләреагачтан төшкән яфракны да күздән ычкындырмыйча, себереп – чистартып торалар сыман. Һавалары гаҗәеп дәрәҗәдә чиста, сулары шифалы. Бу илдә йөз яшәрләр күп булганга хәзер бер дә һич гаҗәпләнмим. Кайтыр юлда, самолетта очканда бер гаиләнең 18 яшьлек кызлары авыр хәлдә калды. Бөтен тәне калтырый, кул-аяклары сап-салкын булды. Су эчерергә телиләр, анысын да кире чыгара. Аңлаша торгач, шунысы ачыкланды: кыз тәүлектән артык авызына ризык алмаган икән инде. Биеклеккә күтәрелгәч, кан басымы төшкән, хәле киткән. Салонда ялдан кайтып килүче тагы бер табиб бар иде. Бергәләп кызның хәлен стабильләштерә алдык, барысы да яхшы тәмамланды, Аллага шөкер. Менә шулай бит ул, нинди авыруның кайсы җирдә көтеп торасын беркем дә белми. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!

Шулай да, Кытайдан төрле хәбәрләр килүе дәвам итә. Сак булыйк, эш урыннарыннан, кеше күп булган җирләрдән кайткач, кулларны юарга, авыз-борынны тоз белән чайкарга онытмыйк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Телевизордан киресен сөйлиләр. Чисталык турында да .

    Хәзер укыйлар