Логотип
Актуаль тема

Коронавирус вакытында уразаны ничек тотарга?

​​​​​​​Быелгы Рамазан ае 24 апрельдән – җомга көнне башлана. Таң атканчы мөселманнар сәхәрне ашап, уразага керәчәк, насыйп булса. Беренче тәравих намазы 23 апрель төнендә укыла. Әмма дөньяда таралган коронавирус чире аркасында мәчетләрдә җәмәгать белән тәравих намазлары укылмаячак. Күпләрне вирус таралган чорда организмга зарар китерми генә уразаны ничек тоту мәсьәләсе дә кызыксындырадыр. Бу язма шул хакта да.

Быелгы Рамазан ае 24 апрельдән – җомга көнне башлана. Таң атканчы мөселманнар сәхәрне ашап, уразага керәчәк, насыйп булса. Беренче тәравих намазы 23 апрель төнендә укыла. Әмма дөньяда таралган коронавирус чире аркасында мәчетләрдә җәмәгать белән тәравих намазлары укылмаячак.

Күпләрне вирус таралган чорда организмга зарар китерми генә уразаны ничек тоту мәсьәләсе дә кызыксындырадыр.

 

Россия Мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов «Россия сегодня» мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, вирус таралган вакытта ураза тоту-тотмау һәркем өчен индивидуаль рәвештә генә, анда да табиб һәм имам белән киңәшләшкәннән соң гына хәл ителә ала. «Һәркем үз хәлен үзе белә. Бүген табиблар белән телефон, скайп аша хәбәрләшеп була, имамнардан да консультация алырга мөмкин. Мин мәчетләргә, мөфтиятләргә, дини уку йортларына мөрәҗәгать итәргә, шалтыратырга киңәш итәр идем», – ди Әлбир Крганов. Аның сүзләренчә, мәчетләр бүген ябык түгел, бары күмәк намаз уку гына вакытлыча туктатылды. Анда дежур имамнар эшли. Алар мөселманнарга киңәшләрен бирергә әзер.

Җитди авырып киткән кеше уразаны савыгып беткәннән соң да тота ала, дип белдерә ул. «Диндә шундый тәгълимат бар: сәламәтлегеңә зыян китерә торган нәрсәләрне эшләү тыела. Кешенең гомере, сәламәтлеге бик мөһим. Боларга хәтта Аллаһ хакына, дин хакына да зыян итәргә ярамый. Уразага керер алдыннан табиб белән киңәшләшегез», – ди Әлбир әфәнде Крганов.

Ул мөселманнарны өйдә калырга, эпидемия вакытында мәчетләргә йөрмәскә, онлайн трансляцияләрне карап барырга чакыра.

Гарәп Әмирлеге табиблары исә коронавирус йоктыручы кешеләргә дә, авыру җиңел формада узса, уразага керергә киңәш итә, дип яза, Gulf News. Әмма Абу-Дабидагы Кливленд клиникасы табибы Фернанда Бонилла әйтүенчә, коронавирус әле тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән һәм ач торган вакытта аның кеше организмына ничек тәэсир итәсе билгесез.

Без исә Казан шәһәренең «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин белән элемтәгә кереп, бүгенге вәзгыятьтә уразаны ничегрәк тоту хакында белештек. «Быелгы ураза да башка еллардагысыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый, – диде хәзрәт. – Коронавирусның уразага тәэсире юк. Бөтен булган үзгәреш – өйдә булу мәҗбүрияте генә. Шул сәбәпле, тәравих намазларын да өйдә генә укырга туры килә. Ул, егерме рәкагать күләмендә ястүнең фарызы белән сөннәтен укыганнан соң, витр намазына кадәр кылына. Шулай ук быел мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре дә уздырылмаячак. Кемнең үз өендә мәҗлес уздырасы килә, анысы аның ихтыярында. 

Коронавирус башка чирләр кебек үк. Әгәр кеше авыруы көчәя яки ураза тоту аның чирләвенә китерә дип саный икән, уразага керми. Ә сау-сәламәт кешегә, ач тору чиренең азуына китермәсә, ураза тоту тиеш. Бу коронавируска гына түгел, башка бөтен чирләргә дә кагыла. Уразада вакытта кешенең температурасы күтәрелеп, аңа дару эчәргә кирәк булса, уразаны боза. Моның өчен ул уразаны башка көннәрдә тотып бетерергә тиеш була». 

Алай да хроник чирләре булган, коронавирус белән авырып савыккан кешеләргә ураза вакытында үз сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булу кирәк. Иммунитетны тиешле дрәҗәдә тоту өчен дөрес туклану мөһим. Ә бүгенге вазгыятьтә вирустан саклаучы төп калканыбыз да – иммунитет.

Ураза тотучы кешенең рационында күп күләмдә яшелчәләр, җиләк-җимешләр, эшкәртү аша узмаган ризыклар булырга тиеш. Суның да тәүлеклек нормасын куллану мөһим. Ул – 1,5–2 литр. Моңа шулпалар да, ризык составында булган сулар да керә. Сәхәр һәм ифтар вакытларында шушы норманы тутырырга тырышырга кирәк.

 

Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да мөселманнарны ураза вакытында күп кешелек ифтар мәҗлесләреннән тыелып торырга чакырды. Ифтарны үз гаиләң белән генә уздырырга киңәш итә ул.

Быел Рамазан ае 30 көннән киләчәк. Ураза гаете 24 майга туры килә.

 

Ураза тотучыга ничек тукланырга

Сәхәрдә нәрсә ашарга ярый

Табиблар иртән катлаулы углеводлар белән тукланырга киңәш итә. Болар: боткалар; үрдерелгән бөртектән пешерелгән икмәк; яшелчә салаты; кипкән җиләк-җимеш – өрек, күрәгә, финик хөрмәсе; чикләвек, банан, бал.

Катлаулы углеводлар озак эшкәртелә, аларда калория күп. Шуңа күрә тамак та тиз генә ачмый.

Эчемлекләрдән – су һәм чәй, компот, морс, әйрән (өйдә үзең ясаганы).

 

Сәхәрдә нәрсә ашарга ярамый

Аксымлы ризыклардан тыелыгыз. Аксым озак эшкәртелә, әмма бавырга авырлык китерә. Ә ураза вакытында аңа болай да күп эшләргә туры килә. Ысланган, тозлы, майлы кыздырылган ризыкларны кулланмагыз. Шулай ук балыкны да ифтарга калдырыгыз. Балыктан соң су эчәсегез киләчәк. Иртәнге кофены да башка төрле эчемлеккә алыштырыгыз. Кофе бик нык сусата. Белеп торыгыз: күбрәк ашаган саен, аны эшкәртү өчен организм суны күбрәк сарыф итә.

 

Ифтарда нәрсә ашарга

Иттән һәм яшелчәдән әзерләнгән ризыклар, ярмадан пешерелгән ашлар, боткалар. Баллы тәм-томны бик чамалап кына. Печенье-конфетларны финик хөрмәсенә, өрек яки күрәгәгә алыштырыгыз. Боларда витаминнар да, минераллар да бар. Суны, чәйне, кесәл, компот, әйрән, морсларны мөмкин кадәр күбрәк эчәргә тырышыгыз. Өстәлдә җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек гел булып торсын.

 

Ифтарда нәрсә ашарга ярамый

Колбаса, казылык, сосискалар, тозлы яки ысланган балык, тозлы каты сыр, тиз әзерләнә торган токмачлар, әзер боткалар. Чөнки алар бик нык сусата.

Теги: Ураза рамазан 2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар