Логотип
Актуаль тема

Коронавирус көзгә кадәр сузылырга мөмкин

Коронавирус йоктыруның иң күп очраклары июньдә булыр дип көтелә. Авыручылар саны көзгә кабат артырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов хәбәр итте.

Гонконгта короновирусның икенче дулкыны башланган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренчә,  коронавирус белән бер тапкыр авырган кешеләрнең кабат чирләүләре рәсми рәвештә расланмаган. Ул республикада коронавирус таралуының иң югары ноктасы июнь аенда көтеләчәген әйтте. Моннан кала көз көне авыру очраклары кабат артырга мөмкин дип фаразлый. Гомумән, бу авыруның  ничек узачагы республикада яшәүче һәр кешегә бәйле. Тиешле ведомстволар биргән киңәшләрне тоту  авыручылар саны кисәк кенә артып китмәс өчен мөһим. 
Халит Хәертынов фикеренчә, халыкның 70 проценты авырып алмыйча инфекция йөрүдән туктамаячак. Шушы күрсәткечтән соң гына коронавируска каршы коллектив иммунитет формалашып, ул гадәти тын юллары инфекциясенә әйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул кадэр куркытмагыз инде.Эле ике атна эчендэ дэ, безнен илне алганда, барда асты оскэ килеп бетте бит.Козгэ кадэр булса, харап бит!!!

    Хәзер укыйлар