Логотип
Актуаль тема

Хатының кем?

Россия мөселманнары диния идарәсе башка диндәге хатын-кызлар белән гаилә коруны тыючы фәтва чыгарды.

Россия  мөселманнары диния идарәсе башка диндәге хатын-кызлар белән гаилә коруны  тыючы фәтва чыгарды.
Моның максаты: «мөселман гаиләсе институтын ныгыту».  Алар моны хәзерге никахларның артык ашыгып башкарылуы,  күп очракта никахлашучылар мөселман гаиләсе хокукы турында җитәрлек белмәүләре яки дөрес булмаган мәгълүматка нигезләнүләре белән аңлата. Диния идарәсе белдерүенчә,  чит диндәге хатын-кыз, Гайсәне Аллаһ дип түгел, ә Аллаһ илчесе дип таныса һәм Аллаһ бер генә дип күрсә, мөселманга кияүгә чыга ала. Ул хатын-кыз шулай ук Корьәндә кушканнарны үтәргә әзер булуын да белдерергә тиеш. Дини мәсьәләләрдә ир белән хатынның охшашлыгы бергә бәхетле тормыш өчен иң мөһим шарты булып тора.


Мәскәү дәүләт лингвистик университеты профессоры Роман Силантьев сүзләренчә, Россиядә иң киң таралган хәнәфи мәсһәбе мөселман булмаган хатын-кызларга өйләнүне рөхсәт итә.


  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы Россия мөселманнары диния идарәсе фәтвасы белән килешмәвен белдерде. 
«Татарстан мөфтиятенең катнаш никахлар уку мәсьәләсендә позициясе мәзһәб традицияләренә нигезләнә», – ди алар.   Россия җирлегендә иң киң таралган Хәнәфи мәзһәбе нигезләмәләре буенча, мөселман иренә христианнар һәм яһүдиләр белән никах укыту рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдә Исламның башлангыч чорында, мәзһәбләр барлыкка килгәнче үк гамәлдә булган һәм бүгенге көнгәчә үз көчендә тора. Голамәләр шурасы шулай ук фәтвалар илдә динара татулык һәм тынычлыкны сакларга тырышып чыгарылырга тиеш дип саный. Бу без уңайдан сораштырулар үткәрдек. 

 

 

Эльмира, КӘЛИМУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты: «Беренчедән,  Коръән дә мөселман иренә христин йә яһүд кызын хатынлыкка алырга рөхсәт бирә. Икенчедән, Россия – дөньяви ил. Анда яшәүчеләр кем белән гаилә коруларын, ничек бала тәрбияләүләрен үзләре хәл итә.  Кеше тормышының  иң җаваплы өлешен дин белгечләре инструкциясенә таянып төзү мөмкин түгелдер, мөгаен».  

Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия актеры, Татарстанның атказанган артисты: «Ире белән хатыны төрле диндә булган гаиләләр минем танышлар арасында да бик күп.  Ике якны да хөрмәт итеп, бик матур гомер итәләр. Миңа калса, икесе ике диннән булган егет белән кыз өйләнешергә теләсәләр, башта  ук уртага салып сөйләшенергә тиеш. Киләчәк тормышларын ничек күрәләр, туачак балалары нинди диндә булачак.  Килешкән очракта гына гаилә корырга мөмкиндер. Без бит күпмилләтле республикада яшибез. Яшьләр бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корасылары килcә, моны кем генә тыя ала икән?!»

Миләүшә КАШАФУТДИНОВА, «Болгар» радиосы, «Яңа гасыр» телевидениесе алып баручысы: «Бу карарны, беренче чиратта, кешенең иреген чикләү дип кабул итәм. Минемчә, шәхси тормыш шәхси булып калырга тиеш. Ә бу очракта кешенең йокы бүлмәсенә ишек шакымыйча килеп керү булып чыга. Катнаш никахларның проблемалы яклары да бар, әлбәттә, әмма бу бары тик ике кеше арасындагы мөнәсәбәт, аларның шәхси эше. Соңгы арада безнең җәмгыятьтә догмалар күбәеп китте, монысы дөрес, тегесе дөрес түгел дип өйрәтүчеләр артты, әүлия булып күренергә теләүчеләр дә бик күп.  Үзеңне гөнаһ кылучы гади кеше итеп тану – зур батырлык хәзер! Тормышның бит төрле чаклары була. Мәхәббәт төшенчәсен ник онытырга? Нинди диндә булуларына карамастан, ике кеше гаилә корырга тели икән,  бу – аларның эше. Бәлки, яши-яши, ялгышканбыз дигән фикергә дә килерләр.  Бу хатага хокуклы алар. 

 


Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы: «Молодцы! Бик дөрес язганнар! Бу бит инде  көн кебек ачык хаклык.  Россия  мөселманнары Диния идарәсе язып чыкканчы, ул хакта әллә кайчан Коръәндә язылган. Диния идарәсе бу хакта тагын бер кат искә генә төшерә.  Мөселманга кияүгә чыккан кыз никахка кадәр чын күңеле белән ислам динен кабул итәргә тиеш. Пәйгамбәребез: «Яртылаш кына мөселман булып булмый», – дигән.   Никах укытучылар арасында спектакль уйнаучылар да юк түгел. Килеп утыралар алар мулла янына елмаеп, яулык япса да, башында да, җанында да ислам диненә карата берни юк кәләшнең.  Шундый парга бер хәзрәтнең никах укудан баш тартуын да беләм, чөнки ул спетакль. Әгәр гыйшкың башка диндәге кызга төшкән икән, син инде аны үз динеңә күчәргә күндер». 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар