Логотип
Актуаль тема

 Халыкара туган тел көне белән!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның  Халыкара туган тел көне белән котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу истәлекле көн телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклау проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатында гамәлгә куелды һәм 21 февральдә җир шарының барлык почмагында да билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә дөньяда җиде меңнән артыграк тел исәпләнә. Шуларның якынча дүрт йөзенә, бу телдә сөйләшүчеләрнең саны объектив сәбәпләр аркасында бик тиз кимегәнлектән, бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Аз санлы халыклар, үзләреннән көчлерәк тел мохитендә аралашып, үзлекләрен югалта һәм ахыр чиктә туган телдә аралашу күнекмәләрен җуя, нәтиҗәдә ата-бабалар белән бәйләнеш өзелә. Һәр халык үз милли бердәйлеген бары тик үзенчәлекле мәдәниятеннән һәм теленнән рухи көч алып яшәгәндә генә саклап кала алачак. Шушы күпгасырлык элемтәләрнең юкка чыга баруы бигрәк тә борчу уята. Белгечләр фикеренчә, тел, аны 70 проценттан азрак бала өйрәнсә, бетә. Туган тел – шәхеснең үсеш нигезе, иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге, дөньяны танып белүнең буыннан-буынга күчеп килгән ысулы да ул.

Хәзерге Татарстан – югары дәрәҗәдә милләтара аралашу, бер-береңне аңлашу һәм хөрмәт итүнең вакыт белән сыналган, әмма сынмаган традицияләре төбәге. Бездә 173 милләт вәкиле яши! Быел октябрь аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу, милләтләрнең санын һәм составын төгәл билгеләп кенә калмыйча, туган телләрдә сөйләшә белү дәрәҗәсен ачыкларга да ярдәм итәр дип өметләнәбез. Бу исә илдә һәм республикада һәрьяклап уйланылган этномәдәни сәясәт алып бару мөмкинлеге бирәчәк. Бөтен милләтләр һәм халыклар вәкилләренә үз телләрен өйрәнү өчен бертигез мөмкинлекләр тәэмин итү, традицияләрне саклап калу һәм мәдәниятләрне бөтен яктан үстерү идеяләре Татарстан Республикасының 2019 елда яңартылган Дәүләт милли сәясәте концепциясендә беркетелде; күптелле белем бирү учреждениеләре челтәрен булдыру буенча «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» проектында чагылыш тапты. Тел һәм мәдәни үзенчәлекне саклауда, бер-береңә ышану һәм татулык мохитен ныгытуда үз канаты астында республиканың милли-мәдәни оешмаларын берләштерүче абруйлы иҗтимагый институт – Татарстан халыклары Ассамблеясе менә инде чирек гасырдан артык актив эш башкара.

Шушы истәлекле көнне мин барыгызга да бер-берегезгә карата игътибарлырак һәм ихтирамлырак булуыгызны телим. Башка халыкларның рухи традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итегез, ана телегездә күбрәк языгыз һәм сөйләшегез, аны яратыгыз һәм аның сафлыгын саклагыз. Без барыбыз да, – нинди милләттән булуыбызга һәм нинди дин тотуыбызга карамастан, – бөек илнең гражданнары һәм бер максатка – иминлектә, бәхеттә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә омтылабыз.

Халыкара туган тел көне барыбыз өчен дә Тынычлык, Дуслык һәм Игелек бәйрәме булсын! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар