Логотип
Актуаль тема

Кайчан җылытыр? Халык синоптигы фаразлары

 Бер атна элек  пальтоларыбызны салып атып, җәйге киемнәргә күчкән идек. Кабат алып куйган җылы киемнәрне алып кидек. Көн саен салкыннар, яңгыр. Алда май бәйрәмнәре. Гадәттә, бу бәйрәмнәрдә халык бәрәңге утырта.  Ә җир әле җылына алмый. Кайчан җылытыр?  Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы бик күп еллар һава торышын күзәткән Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.

 Бер атна элек  пальтоларыбызны салып атып, җәйге киемнәргә күчкән идек. Кабат алып куйган җылы киемнәрне алып кидек. Көн саен салкыннар, яңгыр. Алда май бәйрәмнәре. Гадәттә, бу бәйрәмнәрдә халык бәрәңге утырта.  Ә җир әле җылына алмый. Кайчан җылытыр?  Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы, бик күп еллар һава торышын күзәткән Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.


– Әмир абый, җылы  яз килде дип сөенергә дә өлгермәдек, кабат салкыннар кайтты...
Ул бит алдавыч җылы гына булды. Минем гомердә бер булды ул. Шулай иртә  җылы килеп, аннан суытты. Быел шунысы борчый: сыерчык бураны булмады. Сыерчык бураны булмаса, апрель ахырындамы,  майдамы кар көтәбез инде.  Җир өлгереп җитмәде шул. Хуҗалыкларда басуны борчыла-борчыла гына тырмалыйлар. Яңадан катса, нишлибез инде, диләр. 


– Әмир абый, сезнең фаразлар буенча кайчан җылытачак соң?
Майның уртасыннан соң көтәргә кирәк инде.  Алдагы атна суык булыр инде ул. Аннан бераз җылытып алыр да шомырт суыклары башланыр. Әле быел кыраулар да әз төште.  Менә бу атнада кыраулар килмәгәе, дим.  Бабайлар әйтә бит: «Кырык кырау булмыйча, җәй җитми», – диләр. Май ахырында  әле балан салкыннары булыр. Менә шуннан үзегез чамалагыз инде.  Вакытында кыраулар төшеп калса, балан суыгы куркыныч булмас. Болытлы суык булса ярый ул, аяз салкыннар яман.

 

 
– Май башында бәрәңге утыртып калырга кирәк. Аннан соң яңгырлар булмаячак, диләр. Сез ничек уйлыйсыз?
 Майда корырак булыр инде. Чөнки  ноябрь бик коры булды. Бәрәңге бит ул корыга карамый. Бәрәңгенең  үз законы бар. Туфракка тиешле җылы кермичә, бәрәңге тишелми. Кайчан утыртуга карамастан. Туфракта җылылык ун градустан артмаса, ашыгырга кирәк түгел. Үземнең сынаганым бар. Бер елны кешеләрдән өч атна соңга калып утырттым.  Бары  бер атна соң тишелде минеке. 


– Димәк, бәрәңгене ашыгып утыртырга кирәкми?
 Әйе. Кешеләр хәзер  иртә сортлы бәрәңгегә күчте. Әмма ул бит әйбәт түгел. Авыруларга тиз бирешә.  Безнең шартлар өчен соң сортлар әйбәт инде. Соң тишелсәләр дә, чыдам булалар. Яз көнендә шиңмиләр дә. Әмма утыртканчы бәрәңгене әзрәк җылыга алып чыгып шыттырырга кирәк. Кайбер кеше баздан чыгара да утырта. Аннан: «Нигә тишелми икән?» – дип аптырап йөри. Бәрәңге әзерләнмәгән була. Ул бит уянырга тиеш. 


– Быел кыш чагыштырмача салкын булды, җәй нинди булыр икән?
 Җәй әйбәт булыр. 2010 елда корылык булдымы? Менә шуннан соң табигатьтә үзгәреш булды.  Законнарга буйсынмый башлады, көе китте. Кышлар җылы булды. Хәтерлисездер, бер-ике ел  кешеләр хәтта су коена алмады.  Быелдан башлап үз хәленә кайтты табигать. Хәзер кышлар кыш, җәйләр җәй кебек булыр. Сынамышларга да нигезләнеп фаразларга мөмкин булачак инде.  Җәй җылы булыр, әмма корырак. 


– Кар күп яуды  бит, Әмир абый...
Кар күп яуды. Кыш көне явасын явып бетте инде шулай. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар