Логотип
Актуаль тема

Иртәләде...

Дөнья куабыз, акча эшлибез дип чаба-чаба, хатын-кыз гомеренең узганын да аңламый калабыз. Ә ул 55 тә түгел, 35–40 яшьтә дә килеп җитәргә мөмкин. Сүз – иртә килгән климакс турында. Ул – организмда хатын-кызны хатын-кыз иткән иң кирәкле гормоннар азая, кирәгенчә эшләнми дигән сүз.


Яшьлектә көзгедәге кыяфәтебез, гадәттә, үзебезгә ошамый. Кайбер хатын-кызларда «мин матур түгел» дигән фикер гомер буе яши. Әмма, еллар үткәч, күбебез яшь чактагы фотоларга карап елмаеп, ирексездән: «Бу фотосурәт бөтенләй ошамый иде бит. Ә чынлыкта бик чибәр булганмын икән», – дип куя. Картаюдан – җыерчыклар чыгудан – куркабыз шул. Һаман бит тиресен тәрбиялибез, косметологка йөрибез, кыйммәтле битлекләр, кремнар алабыз, төрле марафоннарда катнашып, ябыгабыз. Әмма барыбер картаябыз... Дөнья куабыз, акча эшлибез дип чаба-чаба, хатын-кыз гомеренең узганын да аңламый калабыз. Ә ул 55тә түгел, 35–40 яшьтә дә килеп җитәргә мөмкин. Сүз – иртә килгән климакс турында. Ул – организмда хатын-кызны хатын-кыз иткән иң кирәкле гормоннар азая, кирәгенчә эшләнми дигән сүз. Бу вакытта инде бернинди кыйммәтле кремнар да ярдәм итмәячәк. Гормоннар дөрес эшләсә генә, хатын-кыз үз асылын югалтмый. Яшьлектә төшкән фото-сурәтләрдә дә без әнә шуңа матур. Тормышта бар нәрсәне кайгыртып яшибез, әмма үзебезгә генә вакыт калмый. Климакс елдан-ел яшәреп бара. Сәбәбе нәрсәдә? Хатын-кызлар өчен бик тә мөһим булган бу проблема белән очрашабыз икән, нишләргә? Югары категорияле акушер-гинеколог, превентив һәм функциональ медицина табибы Лилия ГЕППА белән әнә шул хакта сөйләшәбез. 


Лилия Владимировна, климакс гадәттә 45–55 яшьләрдә була. Ә соңгы елларда тормышның бу чорына иртә кергән хатын-кызлар артуы сизелә. Бу чынлап та актуаль проблемамы?
– Әйе, кызганыч, замана хатын-кызларына бу диагноз бик еш куела. Бөтен нәрсәнең дә үз вакыты булыр-га тиеш бит югыйсә. Табигать безне шулай яраткан. Әмма хәзер югары темплы тормышта яшибез. Күпчелек хатын-кызлар бөтен җаваплылыкны үзенә ала. Әйләнә-тирәгездә булган хатыннарның берсенә генә күз салыгыз. Ул күп эшли, гаилә җылысын сакларга тырыша. Шуның өстенә, балаларын кайгырта, аларга бәйле бар нәрсәне контрольдә тота. Аз йоклый. Минем пациентлар арасында төнге сменада эшләүчеләр бик күп: табиблар, шәфкать туташлары, диспетчерлар... Ә хезмәтнең бу төре сәламәтлек өчен үтә дә зыянлы. 

Шулай да иртә климакска китергән сәбәпләр нинди?
– Сәбәпләр күп, аларның берсе, әйткәнемчә, төнге йокы җитмәү. Аңлы рәвештә йокы режимын бозучылар күп хәзер. Төнге берләрдә-икеләрдә йокларга ятучылар үзләрен «ябалак» йә «иҗади шәхес» дип саный. Үзенә әллә нинди миссияләр өя. 

Әйе, бигрәк тә йоклау урынына, социаль челтәрләр карап ятканда...
– Сез хаклы. Төнге йокы бик мөһим ул. Тагын бер сәбәп – соңгы вакытта хатын-кызлар, бигрәк тә яшь кызлар, балага узмас өчен махсус гормональ препаратлар куллана. Ә бу – иртә климакс килүнең бер факторы. Биш-алты ел элек кенә бу төр контрацепция хатын-кызларның күкәйлекләрен саклый, диләр иде. Әмма аның бердәнбер принци-бы – балага узмаудан саклану чарасы гына. Әлеге препаратлар, киресенчә, күкәйлекләр картаюны якынайта һәм, әйтергә кирәк, бик тиз. Ә вакытыннан алда килгән климакс белән күкәйлекләр картаю синдромын хәзер бер үк диагноз итеп карыйлар. 

Әмма кайбер гинекологлар бу гормоннарны эчәргә киңәш итә. Хәтта сәламәтлек өчен дә. 
– Әйе, аларны һаман да билгелиләр. Ләкин менә бер-ике ел инде югары мөнбәрләрдән әлеге препаратларны массалы төстә билгеләүне туктатырга кирәк дип сөйлиләр. Бигрәк тә яшүсмерләргә тәкъдим итү ярамый! Минем 16 яшьлек бер пациентым соңгы өч елда шуларны бертуктаусыз кабул иткән. Юк, балага узмас өчен түгел, сәламәтлеге өчен билге-ләгәннәр. Бу баланың күкәйлекләре нинди хәлдә булуын күз алдына китерү авыр түгел... Вакытыннан алда килгән климаксның тагын бер сәбәп-чесе – тазару. Авырлыгы идеаль булган хатын-кызлар азайганнан-азая. Сүз тазару турында гына бармый, артык ябык булу да проблема ул. Таза һәм ябык хатын-кызларда климакс башлану нормаль авырлыктагы гүзәл затларга караганда, күбрәк. Хатын-кызның артык авырлыгы бар икән, димәк, организмында эстрогеннар күп эшләнә. Бу инде гормоннар балансын үзгәртә. Димәк, климакс якынлашуга сәбәп. Шулай ук аз хәрәкәтләнү, хроник ялкынсыну авырулары, аутоиммунлы авырулар да бу диагноз куюны тизләтә. Ә калкансыман биздә була торган аутоиммунлы тиреоидит авыруы һәр икенче хатын-кызда очрый. Без җәннәт шартларында яшәмибез. Экология проблемасы, пычрак су, сыйфатсыз ризык, бетмәс-төкәнмәс стресс хроник агулану (интоксикация) китереп чыгара һәм иммунитет үзенең тәнчекләренә һөҗүм итә башлый. Уйлап карасаң, иммунитет безне вируслардан сакларга тиеш, ә ул үз-үзен бетерә. Теләсә нинди хроник ялкынсыну аутоиммунлы ялкынсынуга китерә. Нәтиҗәдә, иң эшчән орган булган калкансыман биз эш ритмын акрынайта башлый. Бу бигрәк тә организмда тимер җитмәсә күзәтелә. Бөтендөнья сәламәт-лек саклау оешмасы чаң кага – кү-рем күргән 80 процент хатын-кызда анемия. Хатын-кызларның бик азы профилактикага игътибар бирә – кан анализлары биреп, тикшерелеп тора. Әле ярый диспансеризация дигән программа эшләп килә.
Шулай ук тәмәке тарткан, алкоголь эчемлекләр кулланган, үт куыгы белән бәйле авырулары булган хатын-кызларда да климакс иртә башлану куркынычы бар. Организмны чистарту өчен бавыр һәм үт куыгының дөрес эшләве зарур. Һәм, әлбәттә – дефицитлар. Без хроник дефицитта яшибез. Тимер, Д витамины, бик күп микроэлементлар җитми безгә. Нәтиҗәдә, физик һәм рухи яктан алҗыган, соңгы тапкыр табибта биш ел элек булган хатын-кызны күрәбез. Әле ул үзен яхшы итеп хис итәргә тырыша. Ә чынлыкта алай түгел... 

Димәк, климакс – хатын-кызның картая башлавы дигән фикер миф түгел? 
– Юк, миф түгел. Эндокринлы системалар эшчәнлеге кимү – картаю дигән сүз инде ул. Климакс вакытында барлык гормоннар синтезы кими башлый. Мәсәлән, прогестерон гормоны. Аны «бәллүр гормон», диләр. Организмда аның күләме стресска бәйле. Ә без хәзер хроник стресс халәтендә яшибез. Стресс безнең башыбызда: һәрвакыт борчылабыз, уйлыйбыз... Прогестерон гормоны хатын-кыздан йомшак хатын-кыз ясый. Ә андыйлар тирә-ягыбызда бик аз. Ул гормон күремнең икенче циклында – овуляция булганнан соң эшләнә. Овуляция – нәсел дәвам иттерү теләген тудыра. Нәкъ шушы вакытта күпчелек хатын-кызларда дәрт уяна. Алар тагын да сексуальрәк була. Ә стресс вакытында овуляция булмый, овуляция юк икән, прогестерон гормоны да юк. Димәк, йомшак, матур хатын-кыз да юк. Климакс чорында прогестерон кими, әле өстәвенә, хатын-кыз стресста да яшәсә, аның ниндирәк булуын күз алдына китерү кыен түгел. 
38–39 яшьләрдә эстрогеннар гормоны кими башлый. Хатын-кызның тулы матур гәүдәсе, яңгыравыклы көлү тавышы, яхшы кәефе бу гормонга бәйле. Эстроген коллаген эшләп чыгаруга да тәэсир итә. Биттәге җыерчыклар, бигрәк тә авыз тирәсендәге кечкенә вертикаль җыерчыклар эстрогеннар аз булу турында сөйли. Шулай ук тазара башлауга да сәбәпче. Тестостерон гормоны ир-ат гормоны дип йөртелсә дә, хатын-кызлар өчен дә мөһим. Ул мускуллар ныклыгы өчен җавап бирә. Менопаузадан соң бәвел тота алмау, эчке органнарның төшүе менә шуның белән бәйле инде. Бу гормоннар турында җентекләп сөйләвемнең сәбәбе: күпләр аларны җенес гормоннары, дип бик игътибар итми. Әмма алар тормыш өчен ки-рәкле. Климакс чорында менә шул гормоннар азая. Әлеге проблема белән 35–40 яшьтә очрашмас өчен, үзегезне сакларга кирәк. Әйе, хатын-кыз булу күп көч сорый. «Сексуаль булу, тышкы матурлык, күзләрнең януы, елмаеп-көлеп тору – организмның рәхмәте», – дип әйтергә яратам.
 
Мин дөрес аңладыммы, менопауза белән сексуаль дәрт бер яссылыкта була алмыймы?
– Алай ук дип әйтмәс идем. Вакытында табибка күренеп, дәвалау курслары узсагыз, яшьлекне озынайтып була әле. Табиб беренче вакытта фитоэстрогеннар билгеләр. Бу – эстрогеннар үзенчәлеге булган үләннәрдән ясалган препаратлар. Ул климаксның башлангыч этабында булган тирләү, кайнар дулкын бәрү кебек билгеләрне азайтуда нәтиҗәле эшли. Әмма климакска китергән сәбәпләр каршында алар көчсез. Ягъни бәвел тотмау, сөякләрдә минераль тыгызлык түбәнәю, җыерчыклар чыгу, күрем циклы бозылуны туктата алмый. Бу – климаксның икенче этабындагы билгеләр. Монда инде гормональ терапия кирәк булачак. Ул киләчәктә – 65 яшьтән соң еш күзәтелгән остеопороз, сөякләр сыну, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан профилактика. Дөрес, бу дәвалауны билгеләү өчен хатын-кызлар тикшерелергә тиеш. Гормональ препаратларның да тире аша тәэсир иткәненә өстенлек бирегез. Ул бавыр функциясенә азрак йогынты ясар. Каны тиз оеган хатын-кызларга да гормональ препаратларны сак эчәргә кирәк. Тагын шуны да әйтәсем килә: бу препаратлары
10–12 ел дәвамында бары тик табиб күзәтүе астында эчәргә кирәк. Үзбел-декләнү – мәгънәсезлек. Фитоэстро-геннар белән гормональ терапия арасында хәзер популярлашып килгән пептидлы терапия тәкъдим итәм. Әмма аны кулланганчы организмда микроэлементлар дефицитын, тормышта стресслар чыганагын бете-рергә кирәк. Алҗыган организмда ул нәтиҗә бирмәячәк. Гомумән, тылсым-лы дару төймәләре юк ул. Терапиянең 90 проценты яшәү рәвешенә бәйле. 

Климакс якынлашуны ничек аңларга?
– Иң элек күрем циклы үзгәрә. Мәсәлән, элек аның арасы 30 көн булса, хәзер 25 көнгә кала. Күрем вакытында килгән кан күләме азая. Хатын-кыз тирли, ФГС гормоны күтәрелә. Бит тиресе салына башлый. Дәрт кими. Хатын-кыз «Миңа якын килмә!» кыяфәтендә йөри. Буыннар сызлый, дым кими. Күрем циклы үзгәрүгә үк гинеколог-эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, билгеле.

 
Әлеге диагноз белән очрашкан хатын-кызларга нәрсә киңәш итәр идегез? Тормыш бит тукталып калырга тиеш түгел...
– Әлбәттә, юк! Иң мөһиме – мәгълүматлы булырга. Кул кушырып утырмаска. Табибка даими күренеп торырга, терапия алырга һәм, әйткәнемчә, тормыш рәвешен үзгәртергә. Тормыштан стресс чыганакларын алып атарга. Медитация техникалары өйрәнергә. Бәлки, кемдер яраткан шөгылен табар. Кул эшләре стрессны киметә. Әйе, климакс башлана икән, аны туктатып булмый. Без, табиблар, бу хәлне бераз җиңеләйтә, хатын-кызларның кәефен яхшырта, актив тормышны әзгә генә булса да озынайта алабыз. Кайчан да булса барыбыз да климакс белән очрашачакбыз. Әмма аңа алдан әзерләнергә кирәк.
 
Бу чорда туклану ниндирәк булырга тиеш? Хәтта гап-гади шикәр дә климаксны якынайта дигән фикерләр йөри.
– Берсүзсез килешәм! Пациентларыма да шикәр, гади углеводларны рационнан алырга киңәш итәм. Шикәр бит ул ак ком гына түгел, консервантлар да, «Е» кушылмалар да... Ул – ризыкны тәмли торган иң очсыз алым. Соңгы вакытта кешеләр бик күп углевод куллана. Минем абый: «Без балачакта кишердән баллырак ризык ашамадык», – ди. Хәтерләсәгез, безнең кечкенә чакта да конфетлар бик сирәк була иде. Ә хәзер бит яңа утырып тора башлаган балага да конфет тоттыралар. Гиперактив балалар менә шуннан килеп чыга инде ул. Шикәр – кеше үз өстәленә куйган иң начар продукт. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттерәсем килә: су эчү режимы. Пациентларга 1 килограмм гәүдә авырлыгына 30–40 мл су эчәргә кирәк дип сөйли башласам, күзлә-рен түгәрәкләндереп тыңлап утыралар. «Су эчә алмыйм, минем эчәсем килми», – диләр. Ә мин һәрвакыт әйтәм: «Су – түләүсез дару чыганагы!» 

 Лилия Владимировна, 40 яшьтә бала табу климаксны кичектерә аламы?
– Шундый тиз яшәрү алымы бар. Әмма аңларга кирәк, мондый мөмкинлек бирелгән икән, аны кулдан ычкындырмаска инде. 

Әгәр яшәү ритмы үзгәрмәсә, хроник стресста яшәвебезне дәвам итсәк, без хатын-кызлар, тиз картая башлаячакбызмы? 
 – Нәкъ шулай. 20 ел эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, бала таба алмаучылар саны арта. Шулай ук соңгы җиде-сигез елда вакытыннан алда килгән климакс белән интегүчеләр дулкыны барлыкка килде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2080 елга кешеләр бала табудан туктый дигән фараз әйтте. Килешми мөмкин түгел. Кешелек үзенә көчләп таккан тормыш стиленә, йомшак итеп кенә әйткәндә, яшәү, нәсел дәвам итүгә әзер түгел. 

Димәк, хатын-кызларның яшьлеге үз кулларында...
– Беләсезме, бу тема белән нигә мавыктым, чөнки ул минем өчен дә актуаль. 39 яшемдә чак кына әлеге проблема белән очрашмый калдым, 18 килограмм артык авырлыгым бар иде. Ул чактагы Лилия белән хәзерге Лилия – җир белән күк арасы. Төнге смена, йокысызлык, ярсучанлык, бертуктаусыз баш авыртуы... Ышанасызмы, башым авырт-маган көн юк иде. Без барыбыз да тәгәрмәчтә әйләнгән тиен кебек: вакыт узганын сизмибез. Менә иртәгә тотынам, әле өлгерәм дип яшибез. Әмма вакыт тиз уза ул – өлгермибез! Кайвакыт шундый стресста булабыз ки, хәтта үз организмыбыз биргән сигналны ишетмибез! Ә ул һәрвакыт сигнал бирә. Хәзерге хатын-кызлар ничек яши? «Монда авырта, монда тарта, ярар үтәр әле, ярар вакыт булгач табибка барырмын әле», – ди. Чөнки аның башы башка нәрсә белән мәшгуль. Мин дә шундый идем. Кеше бит ул ялкау зат. Аңа нидер эшләү өчен бик зур этәргеч кирәк. Үземне кулга алыр өчен минем дә тормышымда үзгәрешләр булды. Башка яшәү ритмына күчтем. Күбрәк үземне кайгырттым. Бөтен кирәкле анализларны тапшырып, җитмәгән микроэлементларны барладым. Витаминнар эчә башладым. 

 Сакланыйм әле дип, үз-үзеңне сыйпап утыру мөмкин түгел. Сез дә бит әнә кичке сигезләргә кадәр пациентлар кабул итәсез...
– Яшьлек, матурлык, сәламәтлек – көчле дисциплина ул. Мин, мәсәлән, сәгать унда йокларга ятам. Кухням җыештырылмаган, идән юылмаган, кер үтүкләнмәгән – бу минем өчен мөһим түгел. Өйдәгеләрне дә шушы режимга көйләргә була. Пациентла-рыма гел әйтәм: «Көн дәвамында хатын-кыз өч нәрсәгә өлгерергә тиеш: кичектермичә бәдрәфкә барырга, ял итәргә һәм кичке сәгать унда йокларга ятарга». Шул вакытта гына аның көче булачак. Һәм ир-ат булудан туктарга кирәк. Аңлагыз: сез – нәзберек хатын-кыз! Сез – бердәнбер. Ир өчен дә, балалар өчен дә түгел, сез үзегез өчен беренче урында булырга тиеш. Онытмагыз: үзеңне яратсаң гына, сине дә яратырлар.


Белгеч киңәше
Айсылу НӘГЫЙМОВА, социология фәннәре докторы, профессор, психолог
Яшәү дәверендә кеше берничә табигый чор кичерә – сабыйлык, яшьлек, өлгергәнлек һәм олыгаю чоры. Хатын-кыз өчен психологик яктан шуларның иң катлаулысы – климакс чоры, бигрәк тә вакытыннан алда килгән очракта. Гормональ яктан үзгәрешләр психо-эмоциональ өлкәдә дә бик нык чагыла – хатын-кызда ару, эмоциональ тайпылышлар, еш кәеф үзгәрү, кызып китү, хәтта депрессия күзәтелергә мөмкин. Әлеге үзгәрешләр гаилә мөнәсәбәтләрендә чагыла, профессиональ өлкәдә, гомумән, кешеләр белән аралашканда проблемалар тудыруга сәбәпче була ала. Билгеле инде, табиб билгеләгән медикаментоз дәвалау чаралары булышмый калмый, шулай да күп очракта хатын-кыз психологик ярдәмгә мохтаҗлык тоя.
Бу халәттән котылу юлында иң беренче адым – үзеңнең яңа статусыңны аңлау һәм кабул итү. Нәкъ менә яңа этапка аяк басуыңны аңлау, бу чорның үзенә генә хас матурлыгын, уңай якларын күрә белү психологик тынычлыкка ирешергә ярдәм итә. Билгеле инде, һәр хатын-кызның яшь, чибәр һәм сәламәт каласы килә. Ак чәчләр дә, биттәге жыерчыклар да канәгатьләнү хисе тудырмый инде ул… Әмма үз-үзен тәрбияләп йөрткән хатын-кыз бу күренешләрне жиңүнең мең дә бер юлын белә, белмәгән очракта да интернеттан белгеч киңәшләре эзләячәк. Шуны да истән чыгармаска кирәк: әлеге үзгәрешләр белән бергә тормыш тәҗрибәсе, сабырлык, башка бик күп күркәм сыйфатлар тупланган, ә аларның кыйммәте күпкә әһәмиятлерәк! 


Климакс чорында күзәтелә торган психо-эмоциональ киеренкелекне жиңәргә ярдәм иткән берничә киңәш бирәсем килә.
1. Бу чор белән бәйле булган проблемалар үзеннән-үзе үтәр әле дип ышанып йөрү ярамас – вакытында табиб-ларга мөрәжәгать итү бик мөһим. Еш кызып китү, кисәк кәеф алышыну яки депрессия күренешләре ешайса, һичшиксез психолог ярдәменә мөрәҗәгать итү зарур.
2. Табиб билгеләгән дәвалану чараларыннан тыш, саф һавада актив ял итү, мөмкин булган спорт төрләре белән даими шөгыльләнү, сәяхәтләр, һич тә булмаса, жәяү йөрү кешенең психологик халәтенә уңай йогынты ясый.
3. Дөрес туклану, бу чорда артык ябыктыра торган диеталар белән мавыкмау, витаминнарга бай, баланслы һәм режим белән туклануны оештыру күпкә отышлы булыр. Көн режимын да тәртипкә салсагыз, йокысызлыкка каршы гаять яхшы чара булачак.
4. Психологик киеренкелектән котылу максатында төрле релакс күнегүләрен кулланырга мөмкин, бу жәһәттән аутотренинг, йога һәм башка шундый техникаларны атап булыр иде. Махсус сулыш күнекмәләре дә, борчылуны киметеп, тынычландырырга сәләтле.
5. Үзегезгә мөмкин кадәр күбрәк уңай эмоцияләр туплагыз! Жаныгызга рәхәтлек бирә торган шөгыльләргә вакыт табарга тырышыгыз. Күңелегезгә хуш килгән кешеләр белән аралашыгыз, яхшы китаплар укыгыз, кызыклы фильмнар (комедия жанры булса бигрәк тә яхшы) карагыз! Онытмагыз – сез тормышның яна бас-кычына күтәреләсез. Анда бәхетле булу-булмау бары үзегездән тора!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар