Логотип
Актуаль тема

Ирләргә кизәнмик

Җәмгыять ирләрнең ирлеген үтерә, дип чаң кага белгечләр.

Җәмгыять ирләрнең ирлеген үтерә, дип чаң кага белгечләр. Гүзәл затлар, ярдәм итәсе, таяныч буласы урынга, үзен күрсәтергә тырыша. Бөтен проблемаларны хәл итеп йөреп, тормыш дилбегәсен үз кулларына алалар да, соңыннан «чын ирләр юк» дип зарланалар. Хәзерге егетләрне кечкенә чакта артык иркәләп йә киресенчә, аларның ир башлангычын сындырып үстерсәләр, соңыннан ирдәүкә хатын җәтмәсенә килеп кереп, ир сыйфатларын, бигрәк тә җаваплылыкны тулысынча югалта башлыйлар. Алар шуңа күрә гаиләдән читтә ирлекләрен күрсәтергә омтыла, йә булмаса «эчке эмиграция»гә китә. Тормыш куудан туктап, уйлап карыйк: бу – безнең, хатын-кызларның, иң төп борчуы булырга тиеш бит югыйсә. Әллә проблеманың бөтен фаҗигасен аңлап бетермибезме? Табиб андролог-сексопатолог Любовь МУМЛАДЗЕ белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

 

Любовь МУМЛАДЗЕ: «...Хатын-кыз яшьлегендә азып-тузып йөрми икән, кияүгә чыккач, ул һәрвакыт ире артыннан барачак. Бигрәк тә бу җенси мөнәсәбәтләрдә чагыла. Гүзәл затлар ир-атка яраклашып яши. Һәр парның үз биоритмы...»

 

Любовь Саввовна, хәзер югары технологияләр заманы, без интернет колларына әйләнеп барабыз. Шундый зур мәгълүмат агымы булганда мәхәббәткә урын да калмый кебек.
– Иң элек җаннар бер-берсенә кагыла, аннан соң гына – тәннәр. Бездә мәхәббәтне нигәдер секс белән бәйлиләр. Яшьләр әлеге төшенчәләрне бутый. Мәхәббәт – югары хисләр, эмоцияләр. Секс мәхәббәтсез дә булырга мөмкин. Ул – механик күренеш. Ансыз яратып була. Ул ярату гомер буена да сузылырга мөмкин. Мәхәббәтнең асылын рухи яктан үскән кеше генә аңлый. Хатын-кыз ир-атта шундый тирән хисләр тудыра ала икән, бу бик яхшы. Тик мәгълүмат ала торган технологияләр белән бергә кешенең үз-үзен тотышы да үзгәрә. Кызганыч, яхшы якка дип әйтә алмыйм. Тәртип тә, карашлар да, тормыш кыйммәтләре дә үзгәрде. Яшьләр хәзер шуны оныта: гаилә кору өчен социаль яктан өлгергән кеше булу кирәк. Тик хәзер кызларның максаты башкада. Шәһәр урамнарына күз салсак: ир-ат өчен (сүз уңышлы, матди яктан бай булганнар хакында) куркыныч көн-дәшлек бара. Бизәнү, киенү, йөрү рәвешләрендә дә агрессия бөркелеп тора кызлардан. Ә бу бит бер дә бизәми. Алар шул рәвешле ирләр бик яраткан сыйфат – нәфислекне югалталар. Егетнең кызга карата кызыксынуы өлешчә генә була икән, бер елдан алар икесе ике якка китеп барачак. Шуңа да аерылышу проблемасы безнең Татарстан-да актуаль. Теркәлгән һәр икенче гаилә озак та тормый, таркала.

Ә бу нәрсә белән аңлатыла?
– Гаилә коруга җиңелчә генә караудан килеп чыга бу. Элек 25 яшькә кадәр сафлыкны саклау гадәти хәл иде. Хәзер 20 яшьтән соң да кыз булып йөрсәң, көләргә дә күп сорамыйлар. Ул безнең җәмгыятькә мәҗбүри рәвештә кертелгән ят культура. Хатын-кыз җенесен Аллаһы Тәгалә нәрсәгә биргәнен аңлаган кызлар үзләренең асылын саклый. 

Заманы шундыйдыр: кызлар – юньле егетләр юклыктан, егетләр акыллы кызлар очрата алмаудан зарлана. Алар арасына, җитмәсә, әлеге дә баягы интернет килеп керә. Яшьләрне виртуаль дөнья үзенә тарта. 
– Интернетка бәйлелектән хатын-кызларга караганда, ир-атлар күб-рәк интегә. Аларның психоэмоциональ үзенчәлеге шундый. Нәрсә эшли башласалар да, аны көндәшлек нигезендә алып баралар. Ир-ат уен белән мавыга икән – картамы ул, покермы, әллә интернетмы, алкоголизм булмасын – аңарда бәйлелек тиз туа. Ә бу исә башка ихтыяҗларны бетерә. Аңа хатын-кыз да кирәкми башлый. Шундый очраклар бик күп: мөнәсәбәт корыр, танышыр урында айлар буе интернетта утыралар. Бу бит табигый асылыбызга каршы бару! Алар социумнан төшеп калган кешеләр. Җитмәсә, янында аның өчен барысын үтәргә әзер әбисе белән әнисе булса. Бернәрсә өчен дә борчыласы юк, бар да әзер, хәтта урыннан торырга да кирәкми. Ашауны да компьютер янына ук китереп бирәләр. Шуңа өйләнергә дә ашыкмый ул. 30 яшьлек ир-егетләр ата-ана йортыннан китәргә ашкынып тормый хәзер. Ир балада иң элек җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Эчкечелекнең дә тамырлары әнә шуңа килеп тоташа. Әлеге социаль күренеш «эчке эмиграция» дип атала. Тормыштан канәгать булмаган көчсез кешеләр, гадәттә, җай чыккан саен стаканга үрелә. 

Өйләнмәгәннәре түгел, гаиләле кайбер ир-атлар да, хатыны янына ятып, аны назлар урында, төне буе интернетта утыралар. Моңа без, хатын-кызлар гаеплеме?
– Юк, үзләре шундый. Әйттем бит, ир-атларда азарт көчле. Шуңа да, алар һәрвакыт безнеке булсын өчен, бергә үткәргән вакытны кызыклырак итәргә кирәк. Ир-атта хатын-кызга карата кызыксыну туарга тиеш. Көчле затлар бит тумышлары белән аучылар. Бүгенге җәмгыятьтә ир-ат, гомумән, хатын-кыз нигә кирәк миңа дип уйларга мөмкин. Балаларны ул суррогат анадан да таптыра. Берәү кирәкме, өчәүме. Фатир тулы теләсә нинди техника. Ир-ат үзенең көнкүрешен менә дигән итеп оештыра ала. Күп хатын-кызлар шуны аңлап бетерә алмый.  Көчле зат үз янында һәрнәрсәгә авыз турсайткан кызчыкны түгел, шәхес күрергә тели. Йөрәгенә сукмак сала ал-мыйсың икән, күңел ачуны ул теләсә кайдан эзли башлаячак: интернет, автомобиль, чит хатыннардан... Ир-ат өчен проблема түгел бу. Шуңа күрә хатын-кыз серле, зирәк, сыгылмалы булырга тиештер. Шәрык әкияте «Мең дә бер кичә»не укыгыз. Анда падишаһ ни генә кыланмый, ә Шаһрезадә һәрвакыт назлап каршы ала, аңа әкиятләр сөйли башлый. Һәм шул рәвешле падишаһны үзенә карата. Бүгенге хатын-кызларга әкиятләрне мәгъ-нәсен аңлап укырга киңәш итәм. 

Хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызлар ир-атлар белән ярыша-ярыша яши. «Нигә миңа ир? Барысын да үзем булдырам» дигән фикерне еш ишетергә туры килә. 
– Ир-ат белән көрәшергә кирәкми. Кызганыч, Татарстанда шундый тенденция дә яши. Хатыны паровоздан алда чаба: ире алдыннан йөгерә. Җүләркәем, кая йөгерәсең, ник йөгерәсең, сиңа нәрсә кирәк? Ир-атка аннан көчлерәк, кәттәрәк икәнеңне раслыйсың киләме? Алай була алмый ул! Карагыз, Нобель премиясе лауреатлары арасында, нигездә, кемнәр? Хатын-кыз ясаганмы савытсаба юа торган машинаны? Тракторны ул уйлап тапканмы? Әллә ракеталарны хатын-кыз очыртканмы? Гүзәл затлар үз функцияләрен онытып җибәрә. Вакытларын да, көчләрен дә мәгънәсезгә сарыф итә. Тирә-якка күз салсак, ир-ат акылы, ир-ат кулы белән булдырылган дөньяда яшибез ләбаса. Шуның өчен генә дә хөрмәт итәргә кирәк аларны!

Шулай да, ни өчен хатын-кыз ир-атның асылын томаларга тырыша соң?
– Ир-атны көч белән җиңеп булмый. Шуңа күрә дә аңа каршы көрәшкән хатын-кыз көтелмәгән адымнарга бара: якынлыктан баш тарта, мыскыл итә. Ятак белән шантажлау – ахмаклык. Әлеге адымга барганчы яхшылап уйларга кирәк. Аның өчен кем син: сатып алырга мөмкин булган фахишәме, әллә яраткан хатынмы? Бервакытта да моның белән ирне тилмертергә кирәкми. Хатыны янында рәхәт икән, ир-ат бервакытта да читкә йөрми. Андый уй башына да килми. Ул көчен башкага – үзен күрсәтүгә, рухи яктан үсүгә юнәлтә. Әгәр дә өйдә тавыш-гауга булса, ирләр муенын боргалый, тирә-якны күзәтә, шәфкатьле хатын-кызны эзли башлый. 

Бу, мөгаен, ир-ат физиологиясен белмәгәннән дә киләдер. Нормаль ир-атка, миңа калса, һәрвакыт секс кирәк.
– Алай гына да түгел. Алар 24 сәгать буе шуны гына уйлый! Тик сексуаль конституцияләре төрле булуын да онытмыйк. Сексуаль этика хакында да онытмау зарур. Хатын-кыз үзен ятакта дөрес тота белергә тиеш – өйрәнсен! Мәсәлән, яратышкан вакытта көнкүреш әйберләре турында сөйләшергә кирәк түгел. Ир-атның бөтен дикъкате бер генә әйбергә тупланган бу вакытта! Шундый тәҗрибә үткәргәннәр: ана мәче белән ата мәче якынлык кылганда, алар янына тычкан җибәргәннәр. Ана мәче аны шундук тотып алыр өчен ычкынырга теләгән, ә ата мәче... аңа бөтенләй игътибар итмәгән! Нәрсә сөйләгәнемне аңлыйсызмы? Яратышкан вакытта тычкан тотарга кирәкми!

Любовь Саввовна, сез иратлар арасында импотенция арта, ә иң куркынычы – яшәрә дип чаң кагасыз. Бу проблема каян килеп чыкты икән? 
– Бу чынлап та шулай. Ир-ат – индивидуум. Зур хыяллары булмаган, үзен реализацияләргә теләмәгән үсмер егет юк. Социум мөмкинлек бирми икән, кемдер бандитлык юлына баса, кемдер «эчке эмиграция»гә китә, йә җайлашып яшәргә тырыша. Матди ягы нык булган, үз-үзенә ышанган ирнең потенциясе дә яхшы. Андый көчле затны басып торышыннан, хәтта башын ничек югары тотуыннан ук танып була. Җәмгыятьтә үзен күрсәтә алмаганнарның тестостерон гормоннары да түбән. Импотентка әйләнү дигән сүз бу. Ә андый ирләрдә яшәүгә дәрт сүнә, аларны бернәрсә кызыксындырмый. Совет чорында да, патша заманында да ир-атка акча эшләргә мөмкинлек бар иде, ул иртәгәсе көне өчен артык борчылмады. Хәзер якты киләчәккә бернинди гарантияләр юк, көн туса, стресс кичерәбез. Ә ул – эрекция дошманы. Акча юк, эш юк, мөмкинлекләр юк, җитмәсә, «булдыксыз», дип, хатыны игәүләп тора. Бу исә ирлек дәрәҗәсенә суга! Монда кабак төше дә, каймак та, хәтта гормоннар кадауның да файдасы булмаячак. Тестостеронның түбән булуы социаль фаҗигагә әйләнеп бара. Өстәвенә, импотенция яшәрә. Хәзер 30 яшьтән яшьрәк ирләрдә дә очрый әлеге авыру. Шул ук яшь егетләрне генә алыйк. Эш таба алмыйча өйдә утыралар. Ә анда – шул ук компьютер, интернет. Акча юк, очрашып йөргән кыз юк, потенция дә юк...
Шунысын да әйтергә кирәк: потенция даими рәвештә якынлык кылганда гына арта. Җәмгыять шушы юлдан барса, тиздән ирләр гормонына кытлык башланачак: мәни илкүләм хәзинәгә әйләнәчәк. 

Сез бик куркыныч фаразлар ясыйсыз. 20–30 елдан соң ил белән нәрсә булып бетәр соң алайса?
– Менә шуннан нәтиҗәләр чыгарыгыз. Бетәчәкбез! 

Димәк, илнең киләчәге хатын-кыз кулында да булып чыга?
– Бөек Октябрь революциясенә нәрсә китергәнен искә төшерик. Бөтенесе дә Путилов заводы эшчеләренең хатыннарыннан башлана бит. Ирләренә хезмәт хакы бирмиләр, өйдә ипигә акча юк. Хатыннары бунт күтәрә. Моның нәрсә белән төгәлләнүен барыбыз да белә, тик кан коешлар булмасын иде. Без болай да бик аз, бигрәк тә көчле затлар. Уйлап кына карагыз: Россия – үз-үзенә кул салучы ир-атлар саны буенча беренче урында, хатын-кызларга караганда алар 15 елга азрак яши. Сакларга кирәк ир-атларны! Иң элек сәламәтлек-ләрен кайгыртырга. Авыргач кына түгел, профилактика өчен дә җитәкләп табибларга йөртергә.
Шуны да онытмау зарур: ирләрнең ирлегенә кагылырга ярамый. Хатын-кыз, бернигә карамый, якынлык кылырга һәрвакыт әзер булырга тиеш. Шул вакытта гына ул чын хатын-кыз булачак. Киресенчә икән, ул хуҗабикәгә йә бу тормышта бернәрсәгә әзер булмаган гап-гади түтәйгә әйләнә. Тагын бер нәрсә әйтәм: уңышка ирешкән һәр ир-ат артында зирәк хатын-кыз тора. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар