Логотип
Актуаль тема

Ирем миңа өйләнми

«Язылышмыйча өйләнү мөнәсәбәтләре» турында Дәүләт Думасына карауга кертелгән тәкъдим тирәсендә зур бәхәсләр купты.
Без аның белән Абхазиягә ял итәргә баргач, диңгез буенда таныштык. Татарча сөйләшүебезне ишеттеме, кем беләндер аралашасы килдеме, шактый вакыт безне күзәтеп ятканнан соң, яныбызга килеп утырды. Казаннан икәнебезне белгәч, тагын да җанлана төште. «Үзебезнекеләр икән», – диде ул, йөзе балкып китеп. «Сезнекеләрме? – диде аннан, яр буенда этешә-төртешә бер-берсе белән уйнаган малайларга ишарәләп. Сүзебез үзеннән-үзе балаларга, гаилә мәшәкатьләренә барып тоташты. Хәер, нәрсә турында сөйләшсен инде хатын-кыз?!
– Мин дә кызым белән килдем. Су коена әле, – диде хатын. Ул да булмады, диңгездән аңа кемдер кул болгады, аннары кинәт кенә ярга таба йөзә башлады. Җитәкләшеп, безгә таба килгән егет белән кызга танышым чыраен сытып карады. «Барыгыз, бар, – диде хатын, – хәзер киләм...»
Һәр өченче ир – сөйгәне теләген искә алып, һәр дүртенче ир гореф-гадәтләрне күздә тотып өйләнә. Бары һәр унынчы ир генә – яратканга...

Хатын минем сораулы карашымны шундук аңлап алды. 
– Йөргән нәрсәсе, – диде,  кабынып китеп, – өч ел яшиләр, өч ел... ни бала-чагасы, ни нәрсәсе... Минем дә оныклар сөясем килә. Тегесе һаман: «Юк, иртә әле», – дип суза килә. Беләм нигә шулай дигәнен. Йөрер, йөрер дә көннәрдән бер көнне юкка чыгар. Имансыз ул. Әти-әнисенә дә әйтеп карадык. «Сакал чыккан бит инде, үзе хәл итсен», – диләр, мыскыл итәләр. Кыз аны ярата, аның сүзеннән чыкмый. Әбисеннән калган фатирда яшиләр. Безнең фатирда. Егетнең бернәрсәсе юк. Ике кулын селтәп ничек килеп керде, һаман шулай яшәвен дәвам итә. Баланың бөтен гомере шул адәмне көйләп уза. «Рөстәмнең шуны ашыйсы килә, моны ашыйсы килә...» Карап торсаң, гарьләнеп үләрсең. Кайтмый калган чакларында, кыз елап шалтырата. Ә мин нигә кайтмаганын чамалыйм. Аның тагын килеп-китеп йөри торган бер хатыны бар. Кызга әйтмим, яратканын беләм. Күпмегә сузылыр бу хәлләр? 
Алар ике көннән киттеләр. Без Гөлсем (исемнәр үзгәртелде. – авт.) белән телефон номерларын алыштык. Шуннан бирле өч ел вакыт узып китте. Өч ел эчендә алар гаиләсендә зур үзгәрешләр булды: «Разбежались...» – диде Гөлсем, бу очракта иң урынлы сүзне кулланып. «Аерылыштылар», – дип әйтә алмый ич инде. Аерылышыр өчен башта кушылырга кирәк әле. Ә аларның бер-берсен никах җепләре белән бәйләп куясылары килми. Аннары бит эшләр артык җитдигә китә. Кем белә, аерыла, мал бүлешә башласалар, нишләрләр? Ә болай... яшәп карыйк әле, бер-беребезгә туры килсәк, өйләнешергә дә булыр. Яшьләр шулай уйлый. Ләкин шуның белән алар бер-берсенә ышанмаганны раслый. Күбрәк ирләр ышанмый. Үз-үзләренә ышанмый. Хатын-кызның тизрәк кияүгә чыгасы, бала табасы килә. Бу берәүгә дә сер түгел. Кемнең инде ак күлмәк киеп, загска барасы килмәсен?! Шуңа да, бергә яши башлауга, хатын-кызның күбесе үзенең «сожителенең» (башкача әйтәсе дә килми) кияүгә сораганын көтә. Һәм көтә-көтә, зарык була. Ниләр генә кыланмый хатын-кыз иренә ярар өчен, ниләр генә эшләми. Янында бөтен теләген үтәп, «биеп» торган хатыны булганда, нигә өйләнсен? Аңа бит болай да шәп, болай да рәхәт. Ә өйләнсә, җаваплылыкны үз өстенә алырга туры киләчәк. Аңлашыла инде: ир кешене беркайчан да ирексезләп өйләндереп булмый. Ә бер уйласаң, үзеңә өйләндерү юлы бик гади бит. Нишләргә, кызлар?! Әйе, әйе, никахлашмыйча, язылышмыйча сөйгәнең белән якынаймаска, җенси мөнәсәбәткә кермәскә!
 
Никах Аллаһ каршында вәгъдә бирүне аңлата. Дини яктан да, әхлакый яктан да зур җаваплылык ул.

«Ә нәрсә булган?»

Димәк, моның ише килделе-киттеле мөнәсәбәтләр ирләргә уңай. 
– Элек ничек булган ул? Әлбәттә инде, ЗАГС – бала – бәхетле гаилә... Хәзер алай түгел бит, хәзер барысы да үзгәрде, – ди бер танышым, бу хакта сүз чыккач. – Күпләр шулай яши бит бүген. Нәрсә булган, нәрсәсе бар аның? Яшәп карыйлар да, бер-берсен туйдыра башласалар, хушлашып китеп баралар. Фатир бүлешеп йөрисе дә юк. Без – ирләр генә түгел, хатыннар да риза хәзер «ирекле кош» булып яшәргә. Бездә тавыш юк: мин соң кайтсам, ул дәшми, ул төн уртасында кайтса, мин сүз әйтмим. Без аның белән шулай килештек. Ул миңа: «Без бит синең белән фатирдашлар», – дип кенә җибәрә. Кайчак ачу чыга, ләкин дөрес әйтә бит. Төрле хәлләр була. Әнә дустым бергә яши башлауларына биш ел булгач, өйләнде. «Яратам, аннан башка яши алмыйм», – ди. Шулай да була. 
– Ә син, син кайчан ЗАГСка барасың?
– Юктыр, мөгаен. Мин бер кыз белән таныштым. Чиста күңелле ул, сөйләшүе үк икенче, тыйнак дип әйтимме. Бәлкем, киләчәктә, Алла боерса...
 
Язылышмыйча яшәгән ирләрнең 70 проценты үзен «ирекле кош» дип, ә бу хәлдәге хатын-кызның 90 проценты кияүдә дип исәпли.
Бер-берсен якыннан белү өчен «өйләнешкәнче торып карау» – бүген киң таралган күренешләрнең берсе. Белгечләр әйтүенә караганда, бер-берсен сынаулар никадәр озакка барса, бергә калулары да шул кадәрле генә. Вакыт узган саен, шанс кими бара.     
 

Язылышмыйча өйләнү

Ул ничек була, дисезме? ЗАГСка бармыйсың, паспортыңа язылышу хакында мөһер суктырмыйсың, никахлашмыйсың, ә менә өйләнгән исәпләнәсең. Ир белән хатын рәсми теркәлмичә биш ел бергә яши икән, алар өйләнгән булып исәпләнә. Ә инде уртак балалары бар икән, ул чагында ике ел да  җитә. «Язылышмыйча өйләнү мөнәсәбәтләре турында» Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты илнең Гаилә кодексына җитди үзгәрешләр алып киләчәк, дип көтелсә дә, моның уңай барып чыгачагына ышануы кыен. Язылышмыйча өйләнү белән язылышып өйләнү арасында җир белән күк арасы икәнлеген чамалыйсыздыр. Гәрчә биредә төп сылтау итеп бергә яшәүчеләрнең уртак көч куеп табылган мал-мөлкәткә карата мөнәсәбәтләрен көйләү күз алдында тотылса да... Мондый парлар, диңгездәге кораблар кебек, икесе ике якка каерылганда, бары тик балаларына гына финанс яктан ниндидер гарантия бар әле. Анысы да әтисе булуын раслаган очракта. Әлбәттә, бүген бар, иртәгә юк мөнәсәбәтләрне уртак мал-мөлкәт, уртак хуҗалык, хәтта уртак балалар коткарып кала алыр микән? Юк, минемчә. Ә инде ул мөнәсәбәтләр юкка чыга икән, мал бүлешкәндә, дусларыңны, туганнарыңны, күршеләреңне шаһит итеп чакырырга туры киләчәк. Җитди һәм катлаулы эш бу. Әгәр дә әлеге документ кабул ителә икән, ул чагында «сожитель»ме ул, бойфрендмы – ничек аталуы мөһим түгел – аларга карата да өйләнешеп яшәгән ирләргә куелган таләпләр куелачак,  диелә закон проектында.
Ире белән язылышмыйча яшәгән хатын бик күп оттыра. Мәсәлән, ире үлгән очракта, аңа закон буенча, бернинди мөлкәт эләкми. Кинәт вафат булганда, түләнмичә калган эш хакы, больничныйлар хакында әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, мондый хатын-кыз юридик яктан, гомумән дә, якланмаган.
 

«Җиңелчә караш...Зыян салу»

Россия Федерациясенең Гаилә кодексын камилләштерү буенча комиссия рәисе Елена Мизулина бу тәкъдимгә кискен каршы чыгып, аны гаилә һәм өйләнү мәсьәләләренә «җиңел караш, зыян салу», дип бәяләде. «Язылышмыйча өйләнүләр бик тотрыксыз, – диде сенатор. – Ул күп кенә хокукый бәхәсләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә караучысыз калган балалар саны артуны да истән чыгарырга ярамый. Гаилә институтын зәгыйфьләндерү – ул җәмгыятьнең һәм дәүләтнең ныклыгына һөҗүм итү белән бер». Бер уйлаганда, әлеге закон проекты, иң беренче чиратта, хатын-кызны яклауга исәп тота. Ләкин ул барыбер мөнәсәбәтләр таркалган очракта мал бүлешү бәхәсләрен хәл итә алмый. Киресенчә, яңадан-яңа проблемалар китереп чыгарырга гына мөмкин.
Статистика мәгълүматларына караганда, безнең илдә өйләнешкән һәр икенче пар аерылыша. Берәүгә дә сер түгел, яшьләрнең күбесе, бала көтүләрен белгәч кенә язылыша. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, былтыр республикада 26983 пар язылышкан, ягъни рәсми теркәлүчеләр саны 5 процентка арткан. Өйләнешкән 1000 пар исәбеннән алганда, шуның 503 се таркалган. Узган ел барлыгы 13586 пар аерылышкан. Саратов, Киров өлкәләре белән чагыштырганда, аерылышулар бездә азрак та икән әле. Җыеп әйткәндә, безгә Гаилә кодексына өстәмә проблемалар тудырырга торган әлеге дә баягы «Язылышмыйча өйләнү мөнәсәбәтләре» генә җитми хәзер. Авыртмас башка тимер тарак, кем әйтмешли...
 
 Паспортка мөһер сукмыйча дә яшәп була, дип уйлаучылар да бар. Була, әлбәттә. Эш мал-мөлкәт бүлешүгә генә барып җитмәсен...
 
Альбина ШӘВӘЛИЕВА, Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС Идарәсе җитәкчесе:
– Язылышмыйча яшәгән парларны рәсмиләштерү яки законлаштыру турында беренче генә сөйләшү түгел. Бу закон проектын Дәүләт Думасы каравына кую, чыннан да, зур бәхәсләр, җәмәгатьчелек резонансы тудырды. Мондый инициатива безнең гаилә һәм никах төшенчәләренә, гореф-гадәтләребезгә, ЗАГС органнарында теркәлгән ир белән хатынның гаилә оештыру, балалар тәрбияләү максатында кушылуын исбатлаучы Россия Федерациясенең Дәүләт гаилә сәясәте концепциясенә каршы килә.
Бу тәкъдимнең әхлакый, хокукый һәм социаль-икътисадый нәтиҗәләрен күз алдында тотып, шуны әйтә алабыз: бу үзгәрешләргә без тискәре карыйбыз.
 
Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты җитәкчесе, Татарстанның мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе:
Дин әһеле буларак, язылышмыйча яшәгән парларга карата мөнәсәбәтем бер дә әйбәт түгел. Бу бит никахсыз, әти-әнидән фатиха алмыйча, зина кылып яшәүне аңлата. Мин моны башкача әйтә дә алмыйм. Гаилә дигән рухи кыйммәтләр югала. ЗАГСка барып кына да эш бетми бит әле. ЗАГС – ул тәннәрне якынайта, ә менә никах – җаннарны... Никах – Аллаһы алдында, җәмгыять алдында җаваплылык тоту дигән сүз. Язылышмыйча гына өйләнү, имеш. Бу ни дигән сүз тагы? Җаваплылыктан качумы? Әйе, өйләнгән кеше дини яктан да, әхлакый яктан да үз өстенә зур җаваплылык ала. Әгәр дә шундый закон кабул ителә икән, кешеләр бу җаваплылыктан кача башлаячак. Ә бит тормыш кыйммәтләре гаиләдә салына. Бала гаиләдәге мөнәсәбәтләрне күреп үсә. Бүген әйбәт, иртәгә начар булса... Карарбыз әле, дип яшәгән ир белән хатын сабыйга ни бирә ала? Бүген яшьләр туй да ясый, никахлаша да... Әти-әниләренә карап шулай итә. Әгәр без язылышмыйча гына яшәргә рөхсәт бирсәк, алга таба алар ирекнең тагын да зуррагына талпыныр. Тәртипсез яшәү рәвеше алып бара башлар...
 
Татьяна ВОРОПАЕВА, Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары: 
Өйләнешмичә яшәүгә каршы  фикеремне һәрвакыт әйтә килдем. Әйе, мин каршы. Нәрсә инде бу?! Гаилә бүген бар, иртәгә юк. Хәер, мондый мөнәсәбәтләр булганда, гаилә була да алмый. Биредә төп проблема – балалар. Алар туды исә, әни кеше баласын атасы исеменә яздырудан баш тарта башлый. Һәм ул, нигездә, баласын ялгыз тәрбияләүче ана дип исәпләнә. Болай иткәндә, дәүләт аңа азмы-күпме ярдәм күрсәтә ала бит. Милек мәсьәләсе килеп чыккан очракта, ир белән хатынның бергә яшәүләрен дәлилли торган фактлар китереп, шаһитлар эзләп табып бу проблеманы хәл итәргә мөмкин. Ә язылышмыйча гына өйләнү турында  сүзнең булуы да мөмкин түгел.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, сораштырылучыларның 38 проценты язылышмыйча яшәргә риза, 50 проценты – каршы, 56 проценты моны өйләнешүгә санамый.               

фото: https://pixabay.com               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызлар риза булгач,нигэ инде ойлэнеп торырга.Разбежались,бик эйбэт инде,ирлэр очен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ир кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.

      Хәзер укыйлар