Логотип
Актуаль тема

Ире кыйнаган хатынга кем ярдәм итәр? 

Гаиләдәге җәбер-золымнан җәфа чиккәннәр өчен республикадагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия ачылды.

 

Гаиләдәге җәбер-золымнан җәфа чиккәннәр өчен республикадагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия ачылды. Аноним рәвештә шалтыратучыларга Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсенә кергән депутат ханымнар киңәшләрен бирде, авыр хәлдән чыгу юлларын эзләргә ярдәм итте. «Һәр шалтыраткан очрак индивидуаль каралачак», – дип ышандырды оешма җитәкчесе Татьяна Ларионова. Тик әлеге проблеманы бетерү механизмнары юк. Өйдәге җәбер-золымнар, кызганычка, булган һәм булачак. Ярдәм итү юллары бөтенләй юкмы әллә?  

Россиядә һәр өченче хатын-кызны ире яки партнеры кыйный. Шәһәр җирендә яшәүчеләр ярдәм сорап төрле кризис үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала әле. Алар республикада бар. 1990 нчы елларда  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршында социаль кунакханәләр ачыла. Гаиләсендә җәбер-золым күргәннәргә шунда килеп бераз яшәргә, белгечләр ярдәме алырга мөмкинлек була.  Тик алар ябылып беткән. Хәзер бу өлкәдә коммерцияле булмаган оешмалар эшли. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Наилә Гайнанова ведомство каршында алты кризис үзәге эшләгәнен әйтте. Тик алар зур шәһәрләрдә генә һәм, нигездә, күбрәк аборт ясаудан профилактика белән шөгыльләнә икән. «Шулай да башка социаль сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә бар», – диде вәкил. Кризис үзәкләре, нигездә, грантлар буенча эшли. Ягъни грант оталар икән, авыр хәлдә калганнарга ишекләре ачык, юк икән, ишекне бикләп куярга мәҗбүрләр. Эшләгән очракта да, аларның кайда урнашканнарын белмиләр, чөнки бу хакта социаль рекламалар юк. (Без бит бәхетле яшәүче халык!) 

 Ярый ла шәһәрдә бу үзәкләргә барырга мөмкин. Ә авыл җирендә яшәүчеләргә нишләргә? Әлеге сорауга депутатлар да җавап бирә алмый. Беләләр: алар чыга алмый торган чолганышта яшиләр. Ирләренә шикаять язалар икән, хокук саклау органнары аңа штраф салачак. Ә ул штраф, гадәттә, гаилә бюджетыннан түләнә. Гаугалы өйдән чыгып китеп төн кунар, психолог ярдәме алыр урын юк авыл җирлекләрендә. Аталарын полиция  юлында йөртү киләчәктә балаларга кара тап булырга да мөмкин, дип түзеп яшәүчеләр дә бар бит әле.  

Кайнар линиягә шалтыратучылар күп булды. Тик алар, нигездә, аноним булып калырга тели. Чөнки  җәберләүчеләреннән куркалар, бу психологик басым дип атала. Шуңа өстәп, хәләл ирең өстеннән зарланып йөрүдән дә ояла безнең хатын-кызлар. Ләкин  түзеп яшәүнең чиге була һәм ул фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.  Бу күренешләргә, кызганыч, җәмгыять тә битараф. Терәлеп торган күршедәге ир-атның гаиләсенә кылган золымын белсәк тә, аңа игътибар итмәскә тырышабыз. Берни белмәгән булып кыланабыз, эндәшмибез.  Татьяна Ларионова фикеренчә, гаилә эчендә барган золымнарга җәмгыять игътибар итәргә тиеш. Дөрес, кеше гаиләсенә катышма дигән гыйбарә бар барын. Тик даими җәберләнгән кешегә нигә әле ярдәм кулы сузмаска? Җәберләүчегә карата негатив фикер тудырмаска?  

 Гаиләдә золым күреп яшәүчеләр бик күп. Аларны яклау максатыннан Дәүләт Думасы кануннарны да катгыйландырмакчы. Ләкин ул кабул ителгән очракта агрессия генә тудырырга мөмкин дигән фикерләр дә бар.  Кануннарны белмибез шул, белсәк тә, закон белән бәйләнергә теләмибез. Түзеп яшәүне кулай күрәбез. Ә нигә түзәбез? Бәлки үзебезне түгел, башкаларны жәллибездер?  

«Кайнар линия» телефоны – (843) 236-00-71, 236-40-62. 

Гаиләгездә, тирә-ягыгызда мондый авыр хәлдә яшәгән хатын-кызлар (ә бәлки, ир-атлар да) бар икән, безгә шалтыратыгыз. «Сөембикә» журналы ярдәм итәргә әзер.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кыйналган хатын, бу доньяга бер генэ килгэнен анласа гына. Тулы гаилэдэ бала устерэм диеп горурланганнары да куп, э балалар тавышта, сугыш эчендэ усэлэр.Аларнын инде чынлап та вариантов нет, дияргэ кала. Беренче чиратта башны эйбэт итеп эшлэтэ башларга кыйналган хатынга. Янында психолог кебек якын кешесе булса эйбэт тэ бит...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үз бәясен белгән хатын-кыз үзен җәберләтергә ирек бирми!

      Хәзер укыйлар