Логотип
Актуаль тема

Глютенсыз диета кемгә файдалы?

Соңгы вакытта глютенсыз диеталар популярлаша башлады. Кибет киштәләреннән cоставында глютен булмаган азык-төлек эзләүчеләрне дә еш очратырга була. Шулай ук бар кешегә дә зарарлымы ул? Катгый диета тотарга да кирәкме? Шушы сораулар белән дөрес туклану белгече, нутрициолог Чулпан МӨСЛИХОВАга мөрәҗәгать иттек. 

Соңгы вакытта глютенсыз диеталар популярлаша башлады. Кибет киштәләреннән cоставында глютен булмаган азык-төлек эзләүчеләрне дә еш очратырга була. Шулай ук бар кешегә дә зарарлымы ул? Катгый диета тотарга да кирәкме? Шушы сораулар белән дөрес туклану белгече, нутрициолог Чулпан МӨСЛИХОВАга мөрәҗәгать иттек. 

Нәрсә ул глютен? 
Бөртекле ашлык культураларында була торган үсемлек аксымы ул. Аның исе дә, төсе дә юк. Әмма сыек-лык белән реакциягә кергәч, ябышучанга, сузылучанга әйләнә. Аны икенче төрле клейковина дип тә атыйлар. Глютен сүзе «глюта» дигән латин сүзеннән алынган. Клей дип тәрҗемә ителә. Ул бодайда, арышта, арпада күп. Борай, солы, булгурда да бар.

Организмга ярамаганын нинди билгеләр буенча белергә мөмкин? 
Эч авырту, еш укшыту, газлар җыелу, эч кибү, эч китү, тән тиресе бозыла башлау, бик еш арынганлык хисе, баш, буыннар авырту, бармак-лар ою, хәтер саегу, еш депрессиягә бирелү – бу билгеләр организмның глютенны кабул итмәвен күрсәтергә мөмкин. Табибка барырга вакытлары булмаучыларга ике атналык глютенсыз диета киңәш итәм. Бу билгеләр бетсә, димәк, сезгә глютен ярамый.

Җилемчә (клейковина) онда гына түгел, йогурт ише ризык-ларда да бар. Шуңа күрә глютенсыз диета тоту бик авыр һәм кыйммәтле, диләр. Килешәсезме?
Әйе, кыйммәтрәк. Әмма организм глютенны кабул итми икән, аннан барлыкка килгән авыруларны дәвалау күпкә кыйммәтрәк. Шуңа күрә үз төбәгебездә үскән ризыклардан да витаминнарга бай, файдалы рацион төзергә мөмкин. Шул ук карабодай, тары ярмасы, ит, балык, үз бакчабызда үскән яшелчәләр, җиләк-җимеш-ләр... Глютенсыз дигән язулар маркетинг алым буларак та кулланыла. Андый ризыклар кыйммәтрәк йөри. 

Глютенсыз тормыш модасы безгә кайдан килде, һәм ул дөреслеккә туры киләме? 
Чынлап та, дөрес тукланам, сәламәт яшәү рәвеше алып барам, глютен ашамыйм дип, трендта булырга теләүчеләр соңгы арада арта бара. Ул безгә Евро-падан керде. Ул анда дәвалану диетасы буларак кулланыла. Ә бездә аны көндәлек диета дип ялгыш кабул итәләр. Организм глютенга реакция бирми икән, мондый диета тотуның файдасы юк дип әйтер идем. Киренсенчә, В, Е витаминнары җитмәскә мөмкин. Глютенлы ризыкларда алыштыргысыз аминокислоталар бар. Аларны безнең организм эшләп чыгара алмый. Шуңа күрә бу очракта алтын урталыкны табарга киңәш итәм.

Глютенсыз ризыклар ашау ябыгуга китерә дигән сүзләр дөресме?
Минемчә, бу – миф. Ябыгу процессы – ашаган калорийга караганда, кулланылган энергиясенең күбрәк булуы. Шул очракта гына ябыгып була. Глютенсыз диета ябыгу өчен диета түгел, ә дәвалау протоколы.

Организмы кабул итмәгән кешеләрдә глютен яман шеш авырулары китереп чыгара, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?
Глютен эчәклеккә эләккәч, гади компонентларга таркалмый, шунда утырып кала. Киләчәктә ул яман шеш авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Кабатлап әйтәм: бу бары тик целиакия авыруы булган кешеләр өчен генә кур-кыныч.

Глютен булган ризыкларны ашау кемнәргә зыянлы? 
Беренче чиратта, эчәклек белән бәйле целиакия диагнозы куелганнар өчен. Шулай ук ашкайнату системасында проблемалары, аутоиммунлы һәм аутизм авыруы булганнарга, тире авырулы кешеләргә зыянлы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар