Логотип
Актуаль тема

 Әфганстан Республикасыннан  совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты чыгарылуга багышланган митинг

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстан Республикасыннан чыгарылуга 2020 елның 15 февралендә 31 ел була. Ватаннан читтә үзләренең хәрби бурычын үтәгән россиялеләр хөрмәтенә бу көнне традиция буенча митинглар уза.

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстан Республикасыннан чыгарылуга 2020 елның 15 февралендә 31 ел була. Ватаннан читтә үзләренең хәрби бурычын үтәгән россиялеләр хөрмәтенә бу көнне традиция буенча митинглар уза.
 Әлеге вакыйгага багышланган митингка килүчеләр 15 февральдә 9.00 сәгатьтә Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы каршындагы Мәңгелек ут янында чәчәкләр салу тантанасында катнашачак. Митингка сугышчан хәрәкәт ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре килү көтелә. Парк территориясендә кыр кухнясы эшләячәк: армия боткасы, кайнар чәй белән сыйланып булачак. Җиңү паркында сугышчы-әфганчылар хөрмәтенә куелачак һәйкәлнең макетын да шунда ук күрергә мөмкин.
Әлеге вакыйга уңаеннан республиканың мәгариф оешмаларында, мәдәният учреждениеләрендә һәм яшьләр сәясәтендә сугыш хәрәкәтләрендә каташучылар белән тематик чаралар, әңгәмәләр, очрашулар үткәрү каралган.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре (3 кеше),  автомобиль ачкычлары (4 кеше) тапшырылачак:
1. Дуслык ордены:
- Аушев Руслан Солтан улы – БДБ Хөкүмәте Советы (1991 – 2014 еллар) каршындагы сугышчы-интернационалистлар эшләре буенча Комитет рәисе, Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант;

- Дауди Ильяз Дилшат улы – җәмәгать эшлеклесе, Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, Россия Герое;

- Егоров Иван Михайлович – сугышчан хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Координацион совет рәисе, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз Ордены кавалеры.

- Громов Борис Вселоводович – «БОЕВОЕ БРАТСТВО» Бөтенроссия оешмасы рәисе, Советлар Союзы Герое, генерал-полковник (чарада катнашмый).

2. Автомобиль ачкычлары:
- Балашов Николай Тимофеевич, 1 нче группа сугышчан хәрәкәтләр инвалиды, Кызыл Йолдыз Ордены Кавалеры;

- Борисов Павел Анатольевич, 1 нче группа сугышчан хәрәкәтләр инвалиды, Кызыл Йолдыз Ордены Кавалеры;
- Гитиятуллин Иршат Имам улы, 2 нче группа сугышчан хәрәкәтләр инвалиды, Кызыл Йолдыз Ордены Кавалеры;
- Шәйхетдинов Марат Идрис улы, 2 нче группа сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз Ордены Кавалеры   
           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар