Логотип
Актуаль тема

Дәүләт Думасында – «Туу тарихы»

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Дәүләт Думасында Чаллы фотографы Диләрә Эстринаның күргәзмәсе ачылды. Ул «Туу тарихы» дип атала. Аның уникальлеге нәрсәдән соң?


Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Дәүләт Думасында Чаллы фотографы Диләрә Эстринаның күргәзмәсе ачылды. Ул «Туу тарихы» дип атала. Аның уникальлеге нәрсәдә соң?


«Кешеләр туган көннәрен, юбилейларын, туйларын, чыгарылыш кичәләрен фотога, видеога төшерә, ә кеше тормышында иң мөһим көн – аның тууы ничек соң? Әни кеше баланың тууын көтә, табиблар һәм акушерлар яңа туган баланы үтә бер саклык белән кабул итәләр, үлчиләр, биләүлиләр, әти кеше беренче тапкыр үз баласын кулына ала. Әлеге мизгелләрне мәңгелеккә калдыру, һичшиксез, кирәк», – ди проект авторы фотограф Диләрә Эстрина. 


 Моннан берничә ел элек ул Чаллы шәһәрендәге Кама балалар медицина үзәгендә бала туу мизгелләрен фотога төшерә башлый. Проект авторы туган мәлен фотога төшергән беренче балага быел 5 яшь тула икән инде.


 Диләрә ханым үзе дә шушы шәһәрдә яши, ике бала әнисе икән. Экспозициядә иң якты һәм эмоциональ фотолар гына тәкъдим ителгән, әмма проект өстендә эшләү барышында меңләгән кадрлар төшерелгән, чөнки яңа кешенең тууы, мәхәббәт һәм чиксез ата-ана бәхете турында «икенче дубль» яки «постановка» белән эчкерсез фототарихлар булдыру мөмкин түгел.

 «Шок, гаҗәпләнү, бәхет... Күргәзмәне оештыру тәкъдиме килгәннән соң менә шундый тәртиптәге хисләр кичердем. Яраткан эшем  федераль дәрәҗәгә күтәрелер дип һич уйламаган идем. Бөтен оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм. Героиняларыма рәхмәт.  Хатын-кыз статусына керүләрен алар белән бергәләп кичерәм. Хәзер монда, Мәскәүдә дә, кешеләр дөньядагы иң әһәмиятле  әйбер – ана бәхетенә «тиеп карый алалар» – ди фотограф.


Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, мондый күргәзмәне оештыру идеясе узган ел туган, ул вакытта республикада традицион рәвештә үткәрелә торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча фотосурәтләр бәйгесендә Чаллыдан уникаль фотосурәтләр килгән. «Без шунда ук 150 фотодан торган мондый архивның альбомнарда яки өстәлдә генә саклана алмавын аңладык, – дип сөйләде депутат күргәзмә ачылышында. – Балалар саны елдан-ел кими барган, бала табу сирәгәя барган бүгенге көннәрдә мондый күргәзмәләр аеруча мөһим. Безнең балалар чолгап алырга, алар сәламәт һәм бәхетле булып үсәргә тиеш. Минемчә, бу күргәзмә күпләрне уйландырыр. Яшьләр үзләренең беренче тапкыр ата-ана булганда кичергән хисләрен искә төшерерләр һәм яңадан әни һәм әти булырга карар кылырлар. Киләчәгебез – балаларыбыз һәм оныкларыбыз кулында, һәм алар күбрәк булсын иде!» 


Күргәзмәне ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Гаилә һәм балалар – безнең фундаменталь кыйммәтләр, ә балалар, үз чиратында, еш кына гаиләне ныгытучы төп көч булып тора», – дип белдерде ул. 
 

Фотолар: Дәүләт Советы сайтыннан,  Диләрә Эстринаның социаль челтәрләреннән алынды. Язма Дәүләт Советының матбугат хезмәте  ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар