Логотип
Актуаль тема

​Чыгып китте, кайтмады

Югалган кешеләр турында язма әзерләүгә алынуыбызны белгәч, полиция хезмәткәрләре безне алдан ук кисәтеп куйды: Алар арасында җинаять корбаны булучылар бик сирәк.

Әйе, югалганнарны эзлиләр. Үзләре чыгып китсә дә, бер сәбәп­сез кинәт югалса да, аларны барыбер эзлиләр. Туганнары, якыннары, балалары эзли. Полиция хезмәт­кәр­­ләре эзли. Татарстанда зур хәрәкәткә әверелә барган волонтерлар, инде дә килеп, экстрасенс-лар ярдәмгә килә. Соңгылары булыша аламы-юкмы – икенче мәсьәлә... Тик мондый очракта мөмкин булган бөтен ысуллар да үзен аклый. Иң мөһиме – якының югалу турында вакытында хәбәр итү. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый, чөнки моның өчен министрлыкның үзен­дә тәүлек буена Бәхетсезлек очрак­ларын теркәү бюросы эшли. Мәгълүмат минуты белән (күпләр уйлаганча, өч көннән соң түгел) исәпкә алына һәм чара күрелә башлый. «Кайнар эздән» эзләүнең нәтиҗәсе югарырак, әлбәттә. 
Үлчәүгә кеше гомере, кеше язмышы куелган гаять җаваплы хезмәт бу. Биредә аның, һәр көне димим, һәр сәгате кадерле. Җинаятьләрне ачу идарәсе хезмәт­кәрләре: «Кү­бесе үзләре кайтып керә», – дип сөйләсәләр дә, аның фаҗигале тәмамланганнары да, хәтерен югалтып, гомер буе адашкан җан булып йөрүчеләре дә аз түгел.

Кем ул, кем баласы?


«Хәбәрсез югалды», дип әйтергә сугыш вакыты да, сугыштан соңгы чор да түгел югыйсә. 
Ә алар әнә гел югалып тора. Көн тудымы, күңелләрне шомландырып, сискәндереп алган бер яңалык: өйдән чыгып киткән, кайтып кермәгән... «Хәзер кайтам», – дип киткән кешене эзләү еллар, кайчак дистә елларга сузыла. Арча районында яшәүче Биби­гайшә апа белән булган хәлләрне искә төшереп утырам. Аның да бит олы улы Хабаров­скидан әнисе янына – фаҗигале төстә һәлак булган энесен күмәр­гә кайтырга чыккан төштән юкка чыга. Ул да: «Тиздән кайтып җитәм», – дип, әнисенә телеграмма суга. Ләкин... көннәр, айлар, еллар үтә. «Энеңне җирләргә кайтам дип, үзең дә җирләргә яттыңмы, балам», дип елый ана. Хәбәрсез югалган улларын эзләп, кайларга гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итми Якуповлар. Көннәрдән бер көнне аларның соравына җавап килә: «Эштән исәп-хисап алып киткән, тору урыныннан төшкән, вокзалга барып билет алган, әмма поездга утырмаган».
Хокук саклау органнарының ярдәм итә алырына өметен өзгән Бибигайшә апа багучыга бара. Тегесе Илшатның фотосына озак кына карап тора да: «Кеше күп йөри торган урында улыгызның артыннан килеп башына сукканнар. Ул урманда, чокырда ята. Алып барсагыз, кайда икәнлеген күрсәтәм», – дигән. Әлбәттә, әби Хабаровскига кадәр барып җитә алмаган. Аннары... багучы да дөресен әйтәме әле?!
Шушы хәлләрдән соң егерме өч ел вакыт узып китә. Елый-елый күз яшьләре кипкән ана баласын кайчан да бер күрермен дигән өметен инде тәмам сүндердем дигәндә генә, искитәрлек бер хәбәр: «Әни, кил әле, – ди Интернетта казынырга яраткан кызы, –
игътибар белән, каушамыйча гына кара әле бу рәсем­нәрне». Бер күз төшереп кенә ала: «Бу бит минем улым – Илшатым», – дип кычкырып җибәрә Бибигайшә апа. Шулай итеп, алар егерме өч елдан соң табыша. Хикмәт димә?! 

Һич уйламаганда, очраклы гына... Ә югалган малайның исән калуы, дистәләгән еллар узгач, туганнарын эзләргә керешүенең сәбәбе нәкъ кинодагыча: ул башына сукканнан соң хәтерен югалта. Кем ул, кем баласы, исеме ничек, туган ягы, торган җире кайда?! Берни хәтерләми, берни белми.
– Андый хәлләр дә булгалый, – ди, үзенең фикерләре белән уртаклаша башлап Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне ачу идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Багауов. – Югалган кешеләрнең күбесе, бигрәк тә хатын-кызлар, өйдән үзләре чыгып китә. Мондый ханымнар, 
шул исәптән кызлар да (күбрәк 18 яшьтән 40 яшькәчә булганнар югала) гаиләдәге ызгыш-талашны да, якыннары белән сүзгә килүне дә күтәрми. Кайсы бала тәрбия­ләү­дән – авырлыктан кача. Арада эчкечеләр, фахишәлек юлында йөрүчеләр дә бар. Бер сүз белән әйткәндә, тормышка җиңел караучы җилбәзәкләр алар. Моннан берничә еллар элек, – дип дәвам итә ул сүзен, – Казанда яшь кыз­лар югала башлады. Эзли торгач, эзләренә төштек: кызларыбыз Мәскәүдә төнге күбәләкләр хезмәтендә икән. Сораштыра башлагач: «Безне беркем ирексез­ләп китермәде, үз теләгебез белән килдек», – дигән җавап ишеттек. Шулай да була. Эзлисең, табасың, ә алар әнә шулай – «кайтмыйбыз!»
Югалган кешене эзләү – эчке эшләр органнарыннан озак еллар качып йөргән җинаятьчеләрне – сексуаль маньякларны, үтерүчеләрне эзләү белән беррәттән алып барыла. Март урталарында оператив эзләнү чаралары барган ике-өч көн эчендә генә дә ике кеше үтерү­че табыла. Шуның берсе унөч ел хөкемнән качып йөргән җинаятьче булып чыга.

Җинаятьче кулына эләгә


Татар дәүләт педагогика университеты студенткасы Алена Козлованың фатирыннан ун-унбиш адым кала юкка чыгуы бөтен Казан халкын аякка бас-тырган иде. Дус кызларының әйтүенә караганда, ул көнне Аленаның үз-үзен тотышында шикләнерлек билгеләр күзәтел­мәгән. Кыз, гадәттәгечә, күтә­ренке-шат күңелле булган. Фатирдаш кызына: «Кайтып җиттем», – дип шылтыраткан да әле. Шуннан соң аны берәү дә күрмәгән.
Эзләүгә полиция хезмәткәрләре белән бергә Аленаның дуслары да алына. Эзләтмәгән морг, хастаханә калмый. Блоггерлар бөтен Казан буйлап кызның фотосурәтен ябыштырып чыга. Бөгелмәдән

Аленаның әнисе килеп җитә: «Минем кызым таныш булмаган кешенең машинасына утырмый, димәк, белгән кешесе алып киткән», – ди бәхетсез ана. 
– Без кызның элеккеге йөргән егетеннән шикләндек, – дип дәвам итә сүзен Айрат Илша­тович. – Алар моннан ярты ел чамасы элек аерылышкан. Тик, шуңа да карамастан, егет гел кыз янына килеп, йөдәтеп йөргән. Аленаның дус кызлары егетне: «Үзе тыныч ул, эчсә генә холкы бозыла, бик тиз кыза-ярсый башлый», – дип сөйли. Аерылуны егет бик авыр кичергән. Сорау алганда күрсәтмәләрне буташтырып бетерде. Соңыннан аның кызны вакытлыча яшәгән фатирына алып кайтуы, үтереп, мәетен ваннада кисәкләргә бүлгәләп бетерүе ачыкланды. Чыгышы белән Аксубай районыннан булган Андрей Горбуновка карата җинаять эше кузгатылды.
Кызганычка каршы, хатын-кыз тормышына куркыныч яный торган мисалларның бердәнбере түгел бу. Нурлат шәһәрендәге вакыйганы искә төшерик. Эшкә дип чыгып киткән хатынның үле гәүдәсен бергә яшәп яткан ирнең бакчасыннан табып алалар. Былтырның май башларында Аккош күле буенда ярымүле хәлдә табып алынган егерме өч яшьлек Солодянкинаны җәберләүчеләргә карата да җи­наять эше кузгатылган. Моннан бер ел элек хәбәрсез югалган Алина Курносованы бөтен җәмә-гатьчелек, хокук саклау органнары эзли. Ул Бөгелмәдә яшәгән, колледжда укыган. Кызны кемдер кайдадыр күргән дип тә сөйлиләр. Әмма бүгенге көндә ул табылмаганнар исәбендә йөри. 

Волонтерлар ярдәме



– Без күбрәк югалган балаларны эзлибез, – дип сөйли Казандагы «Бердәмлек» волонтерлар хәрәкәте координаторы Диана Садриева. – Дөрестән дә, алар үзләре качып китә, – ди ул Айрат Багауовның сүзләре белән килешеп. – Качкыннарның күбесе – балалар йортларыннан, уңышсыз гаиләләрдән. Сирәк кенә булса да, байлыкта-муллыкта яшәүче гаилә­ләрдән дә очраштыргалый андыйлар. Бала өйдән тиктомалдан чыгып качмый. Йә ул әти-әнисе белән уртак тел таба алмый, йә аны гел кыйный-кыерсыталар, йә хулиган малайлар акча сорап тилмертә.
Бала югалу белән бәйле булган һәр очрак – ул олы фаҗига, ата-ана өчен зур хәсрәт. «Без аларны тапканчыга кадәр эзлибез, – ди координатор. – Дөресрәге, эчке эшләр органнарына эзләргә булышабыз. 

Һәр елны илдә уртача 20-30 мең бала югалуын, ә Мәс-кәү, Санкт-Петербург шикелле зур шәһәр­ләрдә көн саен ике-өч бала юкка чыгуын күз алдына китер­сәк, укудан, эштән тыш бушлай ярдәм итәргә әзер торучы мондый оеш­маларның кирәклегенә берәү дә шик белдер­мәс, шәт. Ниләр генә эшләми, нинди генә чараларда катнашмый алар: кирәк икән, шәһәр-авыллар­ны, урманнарны айкыйлар, игъланнар, фотолар ябыштырып йөриләр, шаһитларны эзләргә булышалар. Югалган ке­-
ше­ләр турында Интернетка мәгълүмат урнаштыралар. Хәер, волонтерлар башкармаган эш юк та сыман. Биш яшьлек Лиза Фомкина югалгач та шулай була.Гадәттә, бала югалса, аны эзләү һәрвакыт алдан әзерләп куелган бер сценарий буенча бара: башта әти-әнисе полициягә гариза яза, ярдәм сорап дуслары-якыннарына мөрәҗәгать итә. Ә вакыт бара. Аның һәр минуты көннәргә, айларга торырлык. Менә кайчан кирәк була волонтерлар, иҗтима­гый оешмалар ярдәме! «Бу бәла­дән баланы ничек сакларга?» дигән соравыбызга Диана Садрие­ва безне болай дип кисәтә: «Кеше күп җыелган урыннарга (сәүдә үзәге, аэропорт, вокзал...) барасыгыз булса, балагызга күзгә ташланып торган ачык-җете төстәге киемнәр кигертегез; киеменә исем-фамилиясе күрсәтелгән билге тегеп куегыз; аны телефоныгызга гына булса да төшереп алыгыз. Әгәр дә балагыз өйдә һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсен дисәгез, башта үзегез шул кагыйдә буенча яшәргә өйрәнегез! Ишекне шакысалар, шундук ачарга йөгермәгез. Иң элек ишектәге «күз»гә карагыз. «Таныш кеше булмаса, ачмыйм», – дип әйтегез.
– Әлегә без күп түгел, – ди координатор. – Ләкин һәркайсы-быз бу игелекле эшкә үзеннән өлеш кертә ала.

Экстрасенс: «Кара түгәрәк, кара тасма... үлем билгесе»


Полиция хезмәткәрләре: «Күрә­зәче әйткән белән эшләве мөмкин түгел, алар, өзеп, тәгаен сөйләшми», – дип торса да, якыннарын югалтучылар кайвакыт ярдәм сорап алар ишеген дә шакый.
Нурлат шәһәрендә яшәүче экстрасенс Таһир Хәйдәров яныннан кеше бер дә өзелеп тормый. Аның кунагын озата чыккан чагы иде. Нинди максат белән килүе-безне белгәч: «Их-х, белгән булсам, теге апаны җибәрмәгән булыр идем, барысын да үзе сөйләп бирер иде, – дип куя. – Ул ханым үзе Нурлатта яши, – дип сөйләп китә күрәзәче. – Аның сеңлесе моннан күп еллар элек юкка чыга. Эзләтеп карыйлар – таба алмыйлар. Фотосын сораткан идем. Сурәте аша аның исән булуын, Самарада яшәвен белдем. Шул турыда әйткәч, елап җибәр-де. «Соңгы елларда Самарада яшәде шул», – ди. «Тугыз көн дога укырга», – диделәр. Аннары яшәгән урынын тәгаен әйтергә була». 
– Кем укырга кушты? – дим, гаҗәпләнә калып.
– Колагыма әйтәләр, кайчак кара тасма күрәм. Бусы инде, йә ул кеше үлгән, йә тиздән үләчәк, дигәнне аңлата.

Ул сөйли. Ә без аны ышанырга да, ышанмаска да белмичә, тын да алмый тыңлыйбыз. «Дүрт айда 14 якын кешемне җирләдем, – ди Таһир. – Моннан биш еллар чамасы элек мине КамАЗ машинасы бәреп китте. Бик озак комада яттым. Үлгән дип, мине моргка озат­каннар. Күзләремне ачсам, әйләнә-тирәмдә мәетләр. Үрмәләп чыкканымны хәтерлим. Аннан янә шактый вакыт хастаханәдә яттым. Терелеп чыгып күпмедер вакыт үткәннән соң, колагыма тавыш, күземә әллә ниләр күренә башлады. Акылдан язам дип торам. Тора-бара бу халәтемә дә ияләштем».
Таһирны Мәскәүгә, Петер­бургка экстрасенслар бәйгесенә дә чакырып караганнар. Ләкин ул бармаган. «Мин дан эзләмим, югалган кешеләрне эзлим», – ди ул. Бервакыт күрәзәче, «ашыгам» дип, таксига утыра. Сөйләшергә ярата торган таксист 25 яшьлек улының юл һәлакәтенә очравын, комадан соң менә инде ике ел хәрәкәтләнә дә, сөйләшә дә алмый ятуын әйтә. «Баш мие үлгән дип, соңгы өме­тем­не дә өзделәр», – ди ул уфтанып. Юлдашы баласы өчен ут йоткан бәхетсез әтидән улының фотосын сорый. Таксист гел үзе белән йөрткән фотоны чыгарып биргәч, ул, сурәткә текәлеп карап тора да: «Бер ел да ике ай һәм ике атнадан улыгыз аягына басачак. Мин сезгә булышырмын», – дип, аның тормышында кискен борылыш булырдай сүзләрне җиткерә.

Күрәзәче сүзендә тора. Таксист яшәгән йортны эзләп таба. Тик, өйгә атлап кергәнче, туктый да: «Күршегезнең бакчасында хатын-кыз мәете бар», – дип белдерә.
– Өй өстендә кара түгәрәк күрдем. Димәк, анда үлгән кеше бар, үзен күмгәнне көтеп ята, – дип аңлата ул. Күрәзәче әйткәннәр дөрескә чыга: ире хатынын үтереп бакчага күмгән булып чыга. – Күптән түгел генә Уфадан 83 яшьлек бер әби килде, улын эзли, – ди экстрасенс. – Фотосына карадым да әйттем: «Улыгыз Тула шәһәре янындагы авылларның берсендә, янында өч агач үсеп утырган кечкенә генә бер өйдә яши, дим. Колагыма ни пышылдыйлар, шуны әйтәм. Артыгын сөйли алмыйм. Тәки тапкан бит әбиебез шул авылны, улын да тапкан. Дөрес, хәтере югалган. Аның каравы, исән-сау».
Күрәзәчелек белән шөгыльләнгән шушы өч-дүрт ел эчендә генә дә Таһир Хәйдәров 60 ка якын кешене эзләп тапкан. «Кем үтергәнен белер өчен дә киләләр. Әмма мин криминал белән бәйләнмим. Минем әле кыз үстерәсем бар», – ди ул гаиләсе иминлеге өчен борчылып.

Әйе, ышаныргамы-ышанмаскамы – һәркемнең үз ихтыяры. Эшне нәтиҗәсенә карап бәяләргә күнеккән без. Хәзер исә таксистның малае бик авырлык белән генә булса да утырырга азаплана, йөреп китәргә әле күрәзәче әйткән сәгате сукмаган. Әнә күпме кеше табылган. Мондый катлаулы ситуациядә – кеше булып кеше югалганда – мөмкин булган бөтен алымнар да үзен аклый, минемчә. Иң мөһиме, бәхетсезлеккә юлыгучылар кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәген генә белсеннәр. Югалган кешене эзләүгә кемнәр генә, нинди генә оешмалар алынмасын, төп җаваплылыкның полиция хезмәткәрләре җилкәсенә төшүен онытмасыннар. Һәм... өметләрен өзмәсеннәр. Насыйп булса, Бибигайшә апа кебек, дистәләгән еллар узгач та бер-береңне эзләп табарга мөмкин икән бит әнә шулай...



Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросының телефоны: 053 (Казан), 231-21-21 (республика буенча).

Волонтерлар Бердәмлеге Интернетта www.poiskdetei.ru дип аталган үз сайтларын булдырды.

 Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган саннарга гына күз салыйк: былтыр Татарстанда 1615 кеше (шул исәптән, 493 се хатын-кыз) югалган. Ә инде бүгенге көнгә табылган кешеләрнең саны 781 гә (162 се хатын-кыз) калган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Агымга каршы...һаҡланғанды Хоҙайым һаҡлайҙыр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше улмэсен дип эт яки мэче баласын ташлаганнар... Йэ Аллам! Нинди каты кунеллелек! Эллэ хайваннарнын жаннары юкмы?!

      Хәзер укыйлар