Логотип
Актуаль тема

Бәйрәмнәрдә сак булыгыз!

Уку елы башланганчы Татарстан халкын өч көнлек бәйрәм көтә. Андый көннәрдә балалар олылырдан башка өйдә үзләре генә калган вакытлар да була.

Уку елы башланганчы Татарстан халкын өч көнлек бәйрәм көтә. Андый көннәрдә балалар олылардан башка өйдә үзләре генә калган вакытлар да була. Балаларны кисәтү – әти-әни эше. Сездән башка өйгә берәү дә керергә тиеш түгеллеге хакында кисәтегез үзләрен. Хәтта табиб, полиция хезмәткәре, күршеләргә дә ишек ачудан тыегыз. 

– таныш булмаган кешеләргә ишек ачмасыннар;
– таныш булмаган кешегә ияреп беркая да бармасыннар;
– чит кеше машинасына утырмасыннар;
– урамда караңгы төшкәнче уйнамасыннар;
– таныш булмаган кеше белән подъездга, лифтка кермәсеннәр.

Таныш булмаган кеше – ул син белмәгән кеше була, дип аңлатыгыз балага. Хәтта ул сиңа исемең белән дәшсә дә, әниең соравы буенча килдем дип әйтсә дә, «Мин сезне белмим!» – дип җавап бирергә, теге кеше алай да тынычлыкта калдырмаса, ярдәм сорап кычкырырга кирәк.
Тормышта нинди генә хәл булса да, бакчага, мәктәпкә, өйгә беркайчан да таныш булмаган кешене җибәрмәячәгегезне балага аңлатыгыз.
Андый кеше килеп эндәшсә, кеше күп булган урынга барып басарга, әти-әнигә шалтыратырга, мөмкинлек булган вакытта полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәген әйтегез.  

Үсмер балалар түбәндәге кагыйдәләрне сакларга тиеш:
– каядыр киткәндә кая барганыңны әйтергә, ул-бу килеп чыкса, тагын кем аша аның белән элемтәгә керергә кирәклеген әйтеп китәргә;
– очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләргә чакырулардан баш тартырга;
– телефоннан шалтыратып, ничәдә өйгә кайтасын хәбәр итәргә.

Балагызның кем белән аралашуы хакында хәбәрдар булыгыз. Шикле әдәбият укудан саклагыз, тыелган видеоблогларда утыруын, интернет аша аралашуларын контрольдә тотыгыз. Караңгы төшкәнче урамда уйнаудан тыегыз. Урамга чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исенә төшереп торыгыз. 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар