Логотип
Актуаль тема

Бәйләтергәме, бәйләтмәскәме?

Бу хакта сөйләшмиләр. Хәтта бер-берсенә бик ышанган ир белән хатын да әлеге теманы читләтеп уза, чөнки моның турында сүз дә булырга тиеш түгел кебек. Әмма хәзер ул популярлаша...


 Шулай кабул ителгән инде. Әмма цивилизация үскән саен, Европа илләрендә ул массалы төс ала. Шулай да җәмгыятьтә каршылыклар күп. Аның төсмерләре күп булганга шулай ул. Хатын турында кайгыртумы бу, җавапсызлыкмы, әллә бүгенге көн шаукымына бирелеп, зур хата ясаумы?.. Җавап табарга тырышыйк әле.
Сүз медицина процедурасы – вазэктомия хакында бара. Ир-ат-ларны хирургик юл белән стерильләштерү – балага узмас өчен сак-лану алымнарының киң таралган төре. Статистика буенча, Канада, Нидерланд, Бөекбритания һәм Яңа Зеландиядә яшәүче ирләрнең 18 проценты әлеге процедураны үткән. Австралиядә ул соңгы дүрт елда популярлашкан: мәсәлән, 2018 елда аларда 25 мең ир бу адымга барырга карар кылган. Стокгольмда да вазэктомия ясатырга теләгән ир-атлар саны икеләтә арткан. Бу операцияне, нигездә, 40–49 яшьлекләр ясата икән.


Юк, ялгыш язмыйм. Чынлап та, ир-атларны стерильләштерү турында бу язма. Сәер, әйеме? Чөнки гомер-гомергә Россиядә балага узу-узмауны көйләү мәсьәләсе хатын-кыз проблемасы булган. Гади итеп кенә әйткәндә, бу – хатын-кызны борчыган иң авыр мәсьәлә. Итәк тулы баласы булган хатын, кабат балага узмас өчен, чарасын үзе күрергә тырышкан. Төнәтмәләр эчкән, кайнар мунча кергән, медицина алга киткәч, төрле препаратлар кулланган, бала төшерткән... Элек-электән шулай куелган: хатын-кыз бала төшертү юлында йөрсә йөргән (ә бу аның йөрәгенә тигән иң авыр адым һәм гөнаһ!), әмма иренә каршы килә алмаган.
Вазэктомияне кастрация белән бутарга ярамый. Әмма әлеге про-цедураларның уртак ягы бар – балага узу 99 процент булмаячак. Интернет битләрендә йөргән хә-бәрләргә карасак, вазорезекция кирәк булганнарның 20 проценты гына әлеге процедурага барырга карар кыла, чөнки бу хакта мәгъ-лүматлары әз, бөтенесе турында төптән үк белмәгәнлектән, курку да бар. Стерильләштерү – ярты сәгать дәвам итеп, җиңелчә анестезия белән ясала торган микрооперация. Пациентның күкәйлек-ләрен тишеп, анда урнашкан орлык каналын кисеп, бәйләп куялар. Ни өчен киселә, чөнки организм үзен-үзе тернәкләндерергә тырышачак. Кисеп бәйләгәннән соң исә мәни чыгу юлы ябыла.


Хатыныма бүләк
Бу операцияне ясар өчен медицина күрсәтмәсе һәм социаль күрсәтмә булырга тиеш. Әгәр гаиләдә хатынга башка бала табарга ярамаса йә ир-атның нәселдән бирелә торган генетик авыруы булса, берсүзсез, вазэктомия ясала. Чынлап та, интернет челтәрләрендә яшь кенә егетләрнең генетик авырулары барлыгы һәм аларның туачак балаларының тормышын бозасылары килмәгәнгә, бу адымга барулары турында сөйләгән язмалар очрады. Әмма моның өчен табибтан бер кочак документ җыярга кирәк. Юк икән, әлеге процедура законга каршы булып чыга. Россиядә бу нисбәттән махсус канун да бар. Федераль законның 57 нче маддәсендә язылганча, әлеге контрацепция алымы кешенең язмача гаризасы аша эшләнә. Моның өчен аның 35 яшьтән өлкәнрәк булуы йә ике һәм аннан да күбрәк баласы булуы шарт. Болар үтәлми икән, димәк, законга каршы эш башкарылып, бу гамәл җинаятькә тиң булачак. Ә ни өчен нәкъ менә 35 яшьтән соң? Табиб-уролог, Эндоурология үзәге җитәкчесе Владимир Перчаткин әйтүенчә, 35 яшь – ир-ат өчен акыл кергән вакыт. Дөрес, табиб сүзләренә караганда, ир-атларны стерильләштерү безнең илгә хас алым түгел. Ир белән хатын арасында сайлау ихтыяҗы туа икән, күп очракта бу адымга хатын-кызлар бара. Чөнки мондый операциядән соң көчле затлар ирлек көченә кимчелек килә, потенция бозылачак дип уйлый. «Минем тәҗрибәмдә мондый операцияләр булды, әмма бик аз. Барлык пациентлар да өч һәм аннан да күбрәк баласы булган кешеләр иде. Алар белән дә алдан бик озаклап сөйләштем. Бу процедурага хатыны белән бик ышанычлы мөнәсәбәтләрдә яшәгән ирләр генә барадыр дип уйлыйм», – ди Владимир Перчаткин. Табиб, барлык документлар белән танышып чыккач, пациенттан киләчәктә дәгъвалары булмаячагы турында расписка алгач кына, операция үткәрә. Операция ясалып бетүгә үк пациент өенә кайтып китә. Җенси якынлык кылганда өч ай буе саклану киңәш ителә, чөнки канал киселүгә карамастан, авырга узу ихтималы бар. Бу – орлык капчыкларында мәни калу белән аңлатыла.


– Өч балабыз бар. Башка бала табарга планлаштырмыйбыз. Боларын кеше итәсе бар. Саклана-саклана яратышу туйдырды. Хатыным гормональ төймәләр эчүдән курка, ә мин башка төрле саклану чараларын яратмыйм. Уйладым-уйладым да, хатыныма бүләк ясарга булдым – бәйләттем, – ди операция ясатырга батырчылык иткән Борис (исеме үзгәртелде). – Бу хакта, әлбәттә, башта хатыныма әйттем. Утырып сөйләштек. Хатын-кызларга караганда, ир-атларны стерильләштерү катлаулырак. Ә безгә бары ике тишек тишәсе. Урологка барып теләгемне әйткәч, бер мәлгә аптырап калды. Уемнан кире кайтару өчен үгетләп тә карады. Егет сүзе бер була ул. Барлык анализларны, документларны җыеп бардым да, ярты сәгатьтән инде операциядән чыккан идем. Дөрес, өч-дүрт ай сакландык. Хәзер бөтен шикләнү-ләр, борчылып көннәр санау онытылды. Хатынымның да миңа карата ышанычы артты кебек. Интим тормышыбыз да яңа төсмер алды.

– Иртәгәсе көнегез өчен курыкмыйсызмы?
– Беренчедән, без инде хатыным белән бергәләп утны-суны кичкән кешеләр. Бер-беребезгә бик нык ышанабыз. Балаларыбыз үсеп килә. Хыянәт, аерылышу турында сүз дә була алмый. Ярату дигән хис бар бит әле ул җирдә... Без – бер гаилә! Икенчедән, ниндидер фаҗигаләр турында уйлый башлыйсың икән, бу дөньяда яшәп тормасаң да була. Безнең гомер барыбер кайчан да булса фаҗига белән тәмамлана түгелме соң? Иртәгәсе көн – Аллаһы Тәгалә кулында. Бу процедураның радикаль икәнен дә беләм, күпләр мине аңламас. Шуңа күрә бу хакта якыннарыбызга әйтмәдек. Гомумән, ул ир белән хатынга гына кагыла. Башкаларның бу хакта белергә, гаепләп сөйләргә хакы юк. Иң мөһиме: без бүген бәхетле.


Кирегә юллар юк
Хатын-кызларны стерильләштерү – гомерлеккә. Аларның репродуктив фукцияләре башка эшләмәячәк, ә ир-атларныкын кире кайтарып була дип язалар интернет битләрендә. Биш ел эчендә операция ясатсаң, киредән тор-гызу мөмкинлеге 55 процентны тәшкил итә. Владимир Перчаткин әйтүенчә, бу сан күпкә әз, юк чигендә. «Орлык каналы бик нечкә җир. Бәйләнгән каналларны чишеп тоташтыру – микрохирургик операция... Моның өчен махсус инст-рументлар, микроскоплар кирәк. Каналны тоташтырсаң да, җөй кала. Алынган җәрәхәт үзен сиздерми калмый. Казанда андый операцияне, гомумән, ясамыйлар. Вазэктомиядән соң елдан-ел репродуктив функцияне кире кайтару мөмкинлеге азая. Организмда мәнигә карата антитела эшләнеп чыга башлый – организм үзеннән-үзе орлыкны бетерә. Шуңа күрә, бу адымга барганчы, мең кат уйларга кирәк. Әгәр медицина күрсәтмәсе аркасында хатын белән ир-ат арасында сайлау туа икән, ирләргә операция ясау күпкә җиңел. Кабатлап әйтәм, әгәр сайлау мөмкинлеге туа калса гына бу процедурага барырга киңәш итәм. Анда да бик ышанычлы мөнәсәбәтләрдә яшәсәләр. Хәзер, мәсәлән, ир, хатынын жәлләп, бу адымга барды, ди. Кем белә, бәлки, аерылышырлар. Ир-ат яңа гаилә корыр, бала табасылары килер. Әмма инде күперләр янган булыр. Дөрес, орлыкны банкка биреп консервация ясау, күкәйлектән биопсия ысулы белән сперма алып, ЭКО ясау мөмкинлеге юк түгел. Чыгу юллары бар, әмма катлаулы. Әйткәнемчә, организм мәни ясауны дәвам итә. Күкәйлекләр шартламаячакмы дигән сорау да туарга мөмкин. Юк, әлбәттә, ул организмда үзеннән-үзе тарка-ла бара. Гормональ фон да үзгәрми», – ди табиб.


Зиначылыкка юл
Хатынын кайгыртып, вазэктомиягә баручы ирләргә карата хөрмәт кенә туа. Әмма йөгәнсезлеккә дә юл салынырга мөмкин. Бик күп танылган чит ил шәхесләре, Пеле, Рональдо кебек Бразилия футбол йолдызлары бу процедурага барулары турында ачыктан-ачык әйттеләр. Ярый ла хатыннарын кайгыртып кына бу адымга барсалар... Әмма күреп торабыз, бик күп танылган кешеләрнең әле анда, әле монда никахсыз балалары килеп чыгып, баллы тормышларына дегет сала. Әлеге хәлне булдырмас өчен, вазэктомия – йөремсәк ир-атлар өчен менә дигән чара. Тик бу инде кайгырту түгел, җавапсызлык билгесе. Интим тормышларында хаос булган әхлаксыз зиначылар. Кайберәүләр вазэктомия инфек-цияле авырулардан да саклый дип уйлый икән. Бу белемсезлектән килә. Әлеге процедура берничек тә авырулардан саклап кала алмый. Үзең корган капканга үзең үк эләгергә дә мөмкинсең...


Бүген – чайлдфри, ә иртәгә...
«Миңа 28 яшь. Кечкенә чактан ук башка балаларны яратмый идем, гел өлкәннәргә тартылдым. Хәзер дә миңа 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән аралашу рәхәт. Аннан соң илдәге социаль-икътисадый вазгыятьне төшенгән саен, балам булмаячагын аңладым. Классик гаилә кору, ата булу – минем өчен түгел. 19 яшемдә чайлдфри дигән агым барлыгын белдем. Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә аралаша башлагач, мондый кешеләрнең вазэктомия ясаулары мәгълүм булды. Бу процедура турында укый башладым, өйрәндем һәм моның миңа кирәк алым икәненә төшендем. Укыган вакытта акча юк иде. Аннан соң безнең илдә баласыз яшь кешеләргә операция ясату закон буенча тыела.  Дөрес, метрода теләсә нинди документ ясатып алып була, шуларны тотып шәхси клиникага барсаң, карап та тормаячаклар, дип киңәш биргәннәр иде. Әмма мин алай теләмәдем. Финанс ягыннан аякта нык басып тора башлагач, чит илгә барып, түләүле клиникада бәйләтеп кайттым. Өч елга кадәр операция ясатсаң, барлык функцияләрне дә кайтарып була, диде табиблар. Әмма ул хакта тыңларга да теләмәдем. Бу мине бөтенләй кызыксындырмый. Әти-әнием, билгеле, бернәрсә белми, әйтмәячәкмен дә. Моның ни белән бетәсен чамалыйм чөнки. Элек нәсел дәвам иттерәсем килми, дип әйтә идем. Мине ул чакта беркем дә җитди кабул итмәде. Безнең илдә, беләсез, ир-ат өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш. Әмма мин стереотиплардан азат. Дуслар мондый радикаль адымга баруыма гаҗәпләнде гаҗәпләнүен. Тик бергә яшәгән сөйгән ярым операциягә ике куллап риза булды. Ул да минем кебек үк чайлдфри. Вазэктомия ясатканнан соң үземне ирекле итеп хис итәм».


Интернет битләрендәге чайлдфри төркемендә утыручы берсенең тарихы бу. (Чайлдфри, ягъни баладан ирекле яшәүчеләр субкультурасына керүчеләр. Алар аңлы рәвештә бала тапмый. Бу агым Америкада барлыкка килгән. Ике меңенче елларда Россиядә дә популярлаша.) Билгеле, ул миңа исемен дә, кайда яшәвен дә әйтмәде. «Сезгә исемем түгел, позициям мөһим», – дип язу белән генә чикләнде. «Ун елдан соң чынлап гашыйк булып, ул кыздан балаң тууын теләсәң нишләрсең?» – дигән соравыма кырт кына: «Бу мөмкин хәл түгел», – дип җавап бирде. Яше инде утызга җитсә дә, яшьлек максимализмы чыгып бетмәгәнен аңладым. Мондый яшьләргә нидер аңлату мөмкин дә түгел. Алар дөньяны ак һәм кара төсләрдә генә күрә кебек. Әлеге кешеләр өчен вазэктомия алымын куллану тормышларындагы төзәтә алмаслык иң зур ялгышлык та булырга мөмкин. Җитмәсә, документларга карап тормыйча операция ясарга әзер табиблар да очраса.


«Яшь кешеләр нотариаль яктан расланган әллә нинди документ-лар алып килсә дә, операциягә барыбер алынмыйм. Бу агымга ярдәм итәсем килми. Аңлыйм, һәр кешенең сайлау мөмкинлеге бар. Әмма иртәгә фикерләре үзгәрмәс дип, кем гарантия бирә ала? Барысы да катгый закон буенча эшләнергә тиеш», – ди Владимир Перчаткин.


Мәкаләгә төрле фикерләр кертергә тырыштык. Чынлыкта ир белән хатын арасында гына сөйләшә торган интим темаларның берсе бу. Әлеге процедураның кирәкме-юкмы икәне дә ачык сорау булып калсын. Һәр балалы (!) парның үз дөреслеге булсын. Мин шулай телим дип түгел, безгә шулай уңайлырак дип эшләнсен. Уйланып. Терсәк якын кайчак, әмма...


Зөлфия ӘЛМӨХӘММӘТОВА, психолог
Медицина күрсәтмәсе нигезендә ясалган вазэктомиядән соң ир-атлар депрессиягә китәргә мөмкин. Аны «мин ир түгел инде» дигән уйлар борчый башлый. Беренчедән, стерильләштерү сексуаль тормышка берничек тә тәэсир итми. Икенчедән, ирләр шуны онытмасын иде: ир һәм ата булу – икесе ике әйбер. Ир-ат үз каныннан булмаган балага да – ата: аны кайгырта, кечкенә кешегә чын дус була ала. Чит баланы тәрбияләп, биологик әтисен алыштырган кешеләр турында күп үрнәкләр беләбез. Ата бу-лып була, моны бик тә нык теләргә генә кирәк.
Әгәр вазэктомия психологик яра салып, ир-атның интим тормышына тәэсир итсә? Озакка сузылган депрессия импотенциягә китерә ала. Бу вазэктомиядән соң гына түгел, төрле стресс нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин. Аны дәвалап була. Вакытында белгечләргә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайчак дару эчүгә караганда, бу процесс әле нәтиҗәлерәк тә. Ир-ат бары тик үз эченә бикләнмәсен, йомылмасын, дәваны алкогольдән генә эзләмәсен. Ышаныгыз: хәл ителә торган проблема ул.


Булат хәзрәт МӨБАРӘКОВ, Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе, Голамәләр шурасы әгъзасы, Казан казые, Коръән-хафиз  
Әлеге процедура – шәригатькә, бигрәк тә ир-ат табигатенә каршы килү. Бу инде ирлекнең бер өлешен югалту дигән сүз. Дин буенча карасак та, кеше биологиясе буенча карасак та, аңлыйбыз: кеше бу җиргә үзеннән соң нәсел калдыру өчен яратылган. Аңардан сәламәт балалар туарга тиеш. Ә ул операцияне ясатып, бу миссиясен югалта. Аллаһы Тәгалә кешенең табигатен үзгәртүне тыя. Медицина күрсәтмәсе булса – икенче мәсьәлә. Үлем йә яшәүне дәвам иттерү арасында сайлау кирәклеге килеп баса икән, ул вакытта рөхсәт ителә. Гомереңне дәвам иттерүне сайларга кирәк. Ләкин башка шартларда рөхсәт ителми. Ул – ислам шәригатендә гомуми кагыйдә.

 

Любовь Мумладзе, сексопатолог-андролог
Бу язмага тотынгач, сексопатолог-андролог Любовь Мумладзе фикерен дә сорамый кала алмадык. Ул, билгеле булганча, ир-атлар сәламәтлеген кайгыртучы, хәтта чаң кагучы табиб.
– Мин бу контрацептив алымга берсүзсез каршы. Практикамда да ир-атларны стерильләштерү очрагы булмады. Беренчедән, ир-атлар тәннәренә, бигрәк тә җан җирләренә бик четерекле карый. Икенчедән, ир-атлар ирек ярата. Табигатьләре шундый! Аларның һәрвакыт сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Бүгенге ныклы гаиләне иртәгә нәрсә көтәсен беркем белми.
Сексопатолог буларак, шуны әйтә алам, «бәйләткәннән соң» ир-ат үзгәрми. Дөрес, хисчән, бик сизгер кеше булса, «миннән башка бала таба алмаячаклар» дигән комплекс барлыкка киләчәк. Ә дәрткә ул бөтенләй йогынты ясамый. Хатын-кыз берничә кат барып бала төшертергә мөмкин, ә ирләр мондый нәрсәләрне бөтенләй яратмый. Тик бер ир-ат та үзе теләп бу процедураны ясатыр дип уйламыйм. Оригиналга тияргә ярамый. Үтә нечкә җир ул. Кабат төзәтеп булмаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар