Логотип
Актуаль тема

Балага хыянәт

 XXI гасырның егерменче елын ваклыйбыз. Яңа технологияләр, инновацияләр заманасы көн саен яңалыклар, ачышлар белән шаккаттыра. Әйе, кешелек алга барырга, камилләшергә тиеш кебек. Тик кайчак әле һаман үзебезне кыргыйлар кебек тотабыз. Җитеш тормышыбызда, әдәп-әхлак ни өчен дөнья малы белән бергә үсми икән ул?

 

 

 XXI гасырның егерменче елын ваклыйбыз. Яңа технологияләр, инновацияләр заманасы көн саен яңалыклар, ачышлар белән шаккаттыра. Әйе, кешелек алга барырга, камилләшергә тиеш кебек. Тик кайчак әле һаман үзебезне кыргыйлар кебек тотабыз. Җитеш тормышыбызда, әдәп-әхлак ни өчен дөнья малы белән бергә үсми икән ул? Кайбер чакта, нигәдер, адашып кала. Ә нәрсә мәҗбүр итә аны адашырга? Рухи байлык җитмәүме? Ул булмаса, кеше әхлакый яктан үлә, диләр. Җәмгыять әнә шундый үлем бусагасы алдында тора микән әллә? Югыйсә алда язылачак хәлләр булмас иде бит... 

Үз нарасыеның җанын кыйган... Берничек тә аңлатып булмый торган кансыз җинаять... Иң зур гөнаһ! Тугыз ай буе йөрәк астыңда йөрткән, аның йөрәк тибешен сизгән, ачыргаланып, сират күпере кичеп тапкан сабыең дөньядагы дәвамчың бит ул. Ана – бала өчен иң изге фәрештә, яклаучы, бала аны бөтен барлыгы белән ярата, тоя. Ике арада хыянәт турында сүз дә булырга тиеш түгел кебек. Ә менә тормышта, кызганыч, очрый. Менделеевскида бер атаның ике баласын үтерүе шомландырды. Исерек хәлдә булган ул, ата кеше – ата каз дип тикмәгә генә әйтмәгән-нәр дип, бу фаҗигане үзебезчә аңларга тырышсак, Чаллыда ике бала-сының гомерен өзгән анага нәфрәт-ләндек. Бу адымга ничек баралар? Язмабызда әлеге проблеманы белгеч-ләр фикерен тыңлап һәм дин күзле-геннән чыгып аңларга тырышып карадык. 

Статистика ни сөйли? 

Мәскәүдә социаль сферада попечительлек мәсьәләләре буенча Совет утырышында чыгыш ясаган Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Станислав Колесник белдерүенчә, соңгы дүрт елда ата-аналарның балаларына карата кылган җинаяте 92 процентка, аерым алганда, үтерү очраклары ике тапкырга арткан. Җәзалау фактлары 48 процентка үскән. Узган елның алты аенда балаларына карата рәхимсез мөнәсәбәттә булган ата-аналарга бер меңнән артык җинаять эше кузгатылган. 

Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның еллык докладына күз салыйк. Республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елда балаларга карата көч куллану җинаятенең 1137 очрагы теркәлгән. Аларның яртысы, төгәл итеп әйтсәк, 518 е рәхимсез гаилә әгъзалары өлешенә төшә. Әлеге җинаятьләрнең күп өлеше балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына карата эшләнә. Шундый 661 очрак теркәлгән. Һәм аларның 48 проценты гаиләдә булган. Тәгаенләп әйтсәк, 142 җинаятьне ата-аналар (тәрбиягә алган ата-аналар) кылган. Узган ел ахырында Татарстанда әтиәни тарафыннан дүрт бала үтерелә. Һәм шуны әйтергә кирәк: алар социаль яктан куркыныч хәлдә яшәгән гаиләләрдә үскән балалар түгел. 

Көнчелек уты балага тия 

Баласының җанын кыйган хатын-кызларның барысын да бер әйбер берләштерә – бәхетсез шәхси тормыш. Күрәсең, бала Ходайдан сорап алынмаган. Ире ташлаган, авырын төшертергә өлгермәгән, гаиләдә бала белән кабул итмиләр – ирекле әхлак заманында, кызганыч, мондый язмыш сценарийлары күп. Хатын-кыз үз проблемасын хәл итү юлын таба алмый, нәтиҗәдә, аны бар нәрсә ярсыта, бөтен ачуын баладн ала. Бәхет-сезлегендә аны гаепли. Күпмедер вакыттан соң агрессия фаҗигагә ките-рергә мөмкин. 2015 елда үткәрелгән Америка галимнәре тикшерүләреннән күренгәнчә, әниләрнең 70 проценты яңа туган баласының төне буе көйсезләнүенә ачулы уйларын яшерми. Ә аларның чирегенә баланы үтерү уе килә хәтта. 

Ата-ана баланың газраиле булган җинаять инфантицид дип атала. Ул берничә төрле. Яңа туган сабыйларны үтерү – неонатицид. Мондый аналарга җинаять кодексы буенча җәза җиңеләйтелә, бу элек-электән шулай, чөнки яңа гына баладан котылган хатын стресс хәлендә яши әле. Гадәттә, Татарстанда елына мондый төрдәге ике очрак теркәлә. Һәм ул елдан-ел тотрыклы булып кала. 

Психологлар әйтүенчә, баланың 5 яшькә кадәр әнисе корбаны булу ихтималы зуррак. Кечкенәләр генә түгел, яшүсмерләр дә якын кешесе кулыннан җан бирә кайчак. Ә бит ананың бәбиләгән вакытта кичергән стресс халәте шул вакытка кадәр сузылмый, димәк, башка сәбәпләр бар. Моны ачыклар өчен Казан дәүләт медицина академиясенең психиатрия һәм суд-психиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, психиатр, психотерапевт Лилия Миңнетдиновага мөрәҗәгать иттек. Галимә әйтүенчә, баласын үтергән кешеләр ике төркемгә бүле-нә: психик авырулар һәм психик яктан сәламәт кешеләр. Беренче категориягә керүчеләр күп түгел. Россия буенча алсак, алар саны хокук бозучылар арасында 11–14 процент, Татарстанда ул уртача 8 процент тирәсе. Психик сәламәт кеше-ләр җинаятькә эмоциональ яки рациональ рәвештә бара. Эмоциональ мотив белән җинаять кылучылар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да бар, тик соңгылары күбрәк, чөнки без эмоциональ халык. Аерылышу, милек бүлү, ирне кире кайтару, көнләшү кебек очракларда сөеп-назлап үстерелгән балалар ата-аналар өчен шантаж коралына әйләнә дә куя. Аларга карата кылынган җинаятьтә бу яшерен сәбәп булып тора да инде. Психиатр әйтүенчә, үч алу уе, көнлә-шү аффектка китерергә мөмкин. Ә ул вакытта кеше нишләгәнен белештерми башлый. Нәрсә кылганын аңлагач инде, үз-үзен үтерергә тели. Чаллыда булган фаҗигагә дә әнә шул көнчелек утында яну китерә бит. Көнләшү – җинаятькә этәргән иң көчле эмоциональ мотивларның берсе. Үз вакытында Мольер да: «Йөрәк белән акыл көрәшендә йөрәк җиңә», – дип язган. Баласының гомерен өзгәннәргә суд-психиатрия экспертизасы үтү мәҗбүри. Әлеге тикшерүләрне үткәргән Лилия Миңнетдинова җинаятьчеләрнең үзләрен төрлечә тотулары хакында әйтә. Әйе, күпчелеге үкенә, тик кайберләре үзенең хаклыгына ышана, һәм ул бу адымын максатына ирешүнең бер этабы итеп кабул итә. Монысы кешенең шәхесе, холкы белән бәйле инде. 

Гормоннар гармониясе булмаса... 

Узган ел Мәскәүдә 36 яшьлек әни 3 яшьлек һәм тугыз айлык ике баласын кочагына алып, суицидка бара. Ул үлемендә беркемне дә гаепләмәскә кушып, язу калдыра. Фаҗигадән соң, ире хатынының соңгы айларда гел үлем хакында сөйләгәнен әйтә. Психологлар, ана бала тапканнан соң була торган депрессиядә яшәгән, дип фаразлый. Бу халәтне күпләр авыруга санамый, аны дәвалау өчен хастаханә юлын таптамый, бигрәк тә яшь әниләр. Ә мондый депрессия күпләрдә күзә-телә. Бу чорда баласын үтерүгә үк барып җитүчеләр күп түгел, шулай да бар. Психиатр сүзләренә караганда, патологик депрессия елдан-ел арта. Мондый вакытта ана баласына игътибар итми, йә иң куркынычы – җинаять кыла. Алар тирә-якта нәрсә булганын аңлап бетерә алмый. 

 Хатын-кызның депрессиядә булуын ничек ачыкларга соң? Психиатрлар аны махсус критерийлар ярдәмендә билгели. Тик моның өчен табибка йөрергә кирәк. Ә берничә атна инде кәефем юк, дип, белгечкә консультациягә бару бездә әле кабул ителмәгән. Тирә-яктагылар да көйсезләнүдән туктар әле диебрәк кенә карый, әллә ни әһәмият бирми. Тик бу игътибарсыз калдыра торган хәл түгел. Психиатр әйтүенчә, әгәр хатын-кыз бик тиз алҗый, аны бернәрсә дә кызыксындырмый, һәрвакыт зарлана, елый, борчыла, ярсып китүчәнгә әйләнә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балага карата патологик ярату да депрессия билгесе булырга мөмкин. Табиблар белдерүенчә, хатын-кыз башына да китереп карамаган яшерен психик авырулар күп очракта бала тапканнан соң кискенләшә. Ул шулай ук авырга узгач та, климакс вакытында да килеп чыгарга мөмкин. 

– Нәрсә этәрә моңа, беркем дә сәбәбен белми. Белсәк, авырулар да булмас иде. Ә менә мондый халәтне китереп чыгарган механизм билгеле. Бу нейромедиаторлар эшләп чыгару белән бәйле. Нейромедиатор үзе серотонин, норадреналин, дофамин, мелатонин гормоннарыннан тора. Алар уйлау сәләте, хәтер өчен җа-ваплы. Әнә шул дүрт гормон безнең кәефне билгели. Ниндидер бер фактор бу гормоннарның эшчәнлеген үзгәртә. Ул нәселдән килгән сәбәп-ләр, экология, агулану, травма, инфекция булырга мөмкин. Шулай ук озакка сузылган стресс та тәэсир итә. Хатын-кызларда барган гормональ чорларны да онытмаска кирәк, – ди психиатр Лилия Миңнетдинова. 

XIX гасырда ук француз галиме күрем алды синдромы вакытында хатын-кызларда агрессия артуына игътибар итә. Үзенең тикшеренүләрендә галимә дә моны раслый. Бу чорда ул хатын-кызларның гор-мональ фоны үзгәрү белән бәйле. Кубань дәүләт университеты тикше-ренүләреннән шул ачыклана: бала-ларын үтерүче хатын-кызларның яртысы кияүдә, аларның башка балалары да бар һәм бәбиләгәннән соң психикасына да зыян килгән. Алар 25–35 яшьләрдәге ханымнар. Бу – бала табу өчен иң яхшы чор дип исәпләнә. 

Балачак ядкаре 

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип тикмәгән генә әйтмәгән борынгылар. Кечкенә чакта алган тәрбия балаларның киләчәк тормышында зур роль уйный, язмышларын билгели дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Аның нинди гаиләдә үсүе бик мөһим. Назга төренгән, бер-беренә хөрмәт булган, тормыш кыйммәтләре дөрес куелган гаиләдә үскән балалар үз юлларын тапмый калмый. Ә киресенчә икән... Россия суд психиатрлары тикшеренүләре ачыклавынча, баласын үтерүгә барган хатын-кызларның 68 проценты уңышлы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән, ә 85 процентының үз гаиләсендә конфликтлар булган. Әлеге саннар турыдан-туры балачак хатирәләре белән бәйле. Алдау, җәнҗал, сугышу, кимсетү, эчүчелек үсмер кыз тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләнә икән, ул инде аны киләчәктә үз гаиләсенә дә күчерми калмый. Сабыеның газраиле булучылар, нигездә, балачакта эмоциональ, сексуаль һәм физик көчләү кичергән хатын-кызлар. «Бу җинаятькә барган хатын-кызларның 20 проценты гына исерек хәлдә була», – ди Лилия Миңнетдинова. Яңа туган балаларның гомере күбрәк авыл җирендә кыела. Һәм, гадәттә, сабый гаиләдәге беренче бала да булмый. Коточкыч социаль хәленә түзә алмаудан, йә балачак хатирәсе тәэсирендә хатын-кыз шул адымга бара. «Миңа да авыр. Балама да авыр булмасын, интекмәсен», – дип, шул рәвешле балаларын «коткарырга» уйлыйлар, ди табиблар. Ә үскән балаларның гомере рәхимсез аналар кулыннан шәһәрдә күбрәк өзелә. Мондый төр җинаятьләрнең 60 проценты калада яшәүчеләргә туры килә. Стресслар, кредит чокырлары, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр ачыклау белән аңлата моны белгечләр. 

 Ярата белеп яратсаң... 

Күз ачканда – дүшәмбе, йомганда инде җомга көн булган ниндидер ыгы-зыгылы агрессив дөньяда яшибез шул. Чабабыз, бернигә җитешмибез, даими стресс кичерәбез. Шуңа күрә дә хәзерге заманда невроз, депрессия кебек психик үзгәрешләрдән интегүчеләр саны арта. Бер мәлгә туктап калып, иң соңгы чиккә җитмәс өчен нишләргә кирәклеген уйлап та карамыйбыз. Ә бит стресс-ка каршы профилактика гап-гади, һәм күпләр аңа кул гына селти. Физик хезмәт, кояш яктысында саф һавада сәгать ярым булса да йөреп кайту никадәр мөһим юкса! «Моннан кала, булган хәлләрне аек акыл белән кабул итеп, анализларга һәм онытырга өйрәнергә, тешне кысып түзеп яшәргә кирәкми», – ди психиатр. Дөрес, кеше тормышындагы икътисадый шартлар да тәэсир итми калмый. Тормыш кыйммәтләренең үзгәрүе дә гаиләдә кризис китереп чыгара. Күрәсең, балалар да Аллаһы Тәгалә бүләге дип кабул ителми башлады. Югыйсә баланың бер укмаш каннан үсеп, дөньяга тууы чынлап та могҗизага тиң, һәм ул бәхет, кызганыч, күпләргә бирелми. Баласын кочагына алганда ана әнә шул хакта уйлансын иде. Бала бит ул бәгырь ите. Әлеге кыйммәтләрне аңлап яшәсен иде дә соң аналар... Бит тиресен, фигураны кайгырту белән беррәттән, психик халәтеңә дә игътибарлы булу кирәк шул! 

Бала иң элек ана яратуына мохтаҗ! Ә аны, кызганыч, кибеттән сатып алып кына булмый. Ул тормыш кыйммәтләре дөрес итеп куелган, яратуга корылган, әхлаклы, иманлы гаиләдәге тәрбиядән килә. Дөньяны, кешелекне бары ярату гына алга алып бара. Чын ярату гына кеше күңелендә изгелек һәм миһербанлылык арттыра. Күңеле мәхәббәт, наз белән тулган ана гына үзеннән соң лаеклы дәвамчылар, бакыйлыкка күчкәч, аның рухына дога кылучылар калдыра ала. Тормыш агышы әнә шул вакытта гына дөрес һәм камил була түгелме соң?! 

 

Казан дәүләт медицина академиясенең психиатрия һәм суд-психиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, психиатр Лилия Миңнетдинова: «...Аерылу, милек бүлү, ир кайтару, көнләшү кебек очракларда сөеп-назлап үстерелгән балалар ата-аналар өчен шантаж коралына әйләнә дә куя...» 

 

Динсез тормыш һәлакәте 

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы 

Кеше гомерен өзү – зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә иркендә була торган әйбергә кешеләр кул сузарга тиеш түгел. Баланың ата-аналар тарафыннан җәберләнүенә, хәтта ки җаны кыелуына бары тик иманлы булмау сәбәп. 70 ел динне халык өчен опиум дип расларга тырыштылар. Мәчет манараларын кисеп аудардылар, чиркәүләрне бетерделәр, муллаларны аттылар, мәдрәсәләрне яптылар, динне юкка чыгардылар. Аны башка кыйммәтләргә, башка нигезләргә алыштырырга тырыштылар. Без – совет чорында үскән өченче буын. Өченче буында да әле динсезлек, әдәп-әхлак юк: Алла күрә, Алла белә, фәрештәләр яза, начарлык эшләгән кеше, бу гөнаһ дип, башына да китерми. Ул аны аңламый. Ул белми. Әйе, алар арасында күпмедер процент чирле, авырулары да бардыр. Төрле хәлләр булырга мөмкин, аны аңлап була. Ләкин күбесенчә – динсезлек сәбәп. Хәзерге вакытта нинди социаль чирләр бар – барысының да тамыры әнә шуннан килә. Ә бит дин моның бөтенесен саклый, бер калыпта тота иде. 

Дин – намаз, ураза гына түгел, ул – рухи тынычлык. Телевизор, компьютер ише техника ял итәргә тиеш булган кебек, кешеләр дә аңа мохтаҗ. Ә без ял итә белмибез. Ял итик әле дибез дә, социаль челтәрләргә кереп китәбез. Ә анда күпме мәгънәсез, кирәксез мәгълүмат. Тулысынча ял итәр өчен дөньяны онытып торырга тиешбез. Ә бу кайчан була ала? Тәһарәт алып, намазлык өстенә басып, Аллаһы Тәгалә каршына баскач... Кеше рухи яктан ял итә алмый икән, депрессиягә барып җитәчәк. Дин күңел тынычлыгы бирә. Намазга баскач, башыбыз ял итә. Менә шуны онытмыйк. Шуңа күрә динсез яшәп булмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар