Логотип
Актуаль тема

Ана күңеле – далада...

«...Кемнедер рәнҗеткән, үпкәләткән булсам, гафу итегез. Хаталарым күп булды. Төрле хәлдән чыгып була. Мин бик арыдым. Берегезгә дә комачаулыйсым килми. Барысына да үзем гаепле». (Бер яшүсмернең үз-үзенә кул салыр алдыннан язып калдырган соңгы сүзләре.)

«...Кемнедер рәнҗеткән, үпкәләткән булсам, гафу итегез. Хаталарым күп булды. Төрле хәлдән чыгып була. Мин бик арыдым. Берегезгә дә комачаулыйсым килми. Барысына да үзем гаепле». (Бер яшүсмернең үз-үзенә кул салыр алдыннан язып калдырган соңгы сүзләре.)

...Аның турында төрле сүзләр йөри: уку аңа авырдан бирелгән. Тәртип ягы бик чамалы булган. Балигь булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә каралган... Ни өчен «булган», «каралган»мы? Ни өчен үткән заманда сөйлибезме? Чөнки ул юк инде.
Җан өшеткеч бу вакыйгага инде шактый вакыт үтеп китсә дә, күңелне тырнап торган сорауларның берсенә генә булса да җавап табып карыйк әле.
Көз ашыга-ашыга кышларга кереп барган бер мәлдә, кара төн уртасында кыз баланың үле гәүдәсен элмәктән алалар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы да, ясалма сулыш та коткарып кала алмый. Соң була. Яшүсмернең кем баласы булуын шундук беләләр, әлбәттә. Әнә, ул яшәгән йорт... Кул сузымында гына. Бөтен авыл халкын аякка бастырган шушы фаҗига, инде биш айлап вакыт үтеп китсә дә, һич истән чыкмый. Гомере әле башланып кына килгән 16 яшьлек кыз бала ни өчен кире әйләнеп кайта алмастай юлны сайлаган? Моңа аны ни-нәрсә этәргән? Хәзер тикшерү органнары, судмедэксперт, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары, психологлар бу кат-лаулы, гаять четерекле сорауга җавап эзли. Баланы соңгы адымга – билгесезлеккә этәрү сәбәплә-рен ачыклый. Кызганыч, моның ише хәтәр очракларны вакытында туктату юлларын әлегә берәү дә белми. Ә инде булган хәлләрдән тиешле нәтиҗә ясарга кирәк, бик кирәк. Ни өчен дигәндә, суицидлар, башкача әйтсәк, баланың, яшүсмернең (бигрәк тә 10–19 яшькәчә күзәтелә) аңлы рә-вештә үз-үзенә кул салу очраклары арта бара. Башында шундый куркыныч уй йөртүчеләр күпме тагын?
Республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау ко-миссиясе сәркатибе Илсөяр Гарифуллина әйтүенчә, былтыр Татарстан Республикасында 14 суицид очрагы теркәлгән. Шуның 6 сы – ир бала, 8 е – кызлар. Моннан тыш, үз-үзен үтерергә омтылыш ясап караган 77 яшүсмернең ярдәм сорап медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүе мәгълүм. Җитди уйланырга мәҗбүр итә торган әлеге хәлләрдән мөмкин кадәр азрак югалтулар белән чыгу юлларын ничек табарга? Баланың үзенә генә мәгълүм булган эчке дөньясына ничек үтеп керергә?
...Бу дөньядан китәргә теләп, яшүсмернең үз-үзенә кул салуы ата-ана өчен зур фаҗига. Бу хакта әйтеп торасы да юк. Ләкин бәланең иң хәтәре, иң зурысы шунда: ни өчен баласы-ның мондый куркыныч адымга баруын ата-аналар белми. Ә бәлкем, сизенеп тә, таныйсы килмидер. Психолог-лар, бала суицидын ярдәм сорап ялваруның соңгы баскычы дип аңлата. Үз эченә бикләнгән ул бәхетсезләрне якыннары да, тирә-ягындагы кеше-ләр дә ишетми, күрми. Үзен белдерер, танытыр өчен ул соңгы чикне сайлый. Болай дигәндә, суицид турында кыска метражлы бер фильм искә төшә. 10 яшьләр тирәсендәге бер малай, әнисенең кибеттән кайтканын тәрә-зәдән карап тора да, әзерләп куйган элмәккә муенын тыгып, аның ишеккә ачкыч тыкканын гына көтә. Ишек ачылып китә, әнисе коткарып калыр дип, бала элмәкне тарта... Үч иткән-дәй, нәкъ шул минутта күршеләре дә килеп чыга, алар сөйләшеп китә... Ә әнисе фатирына аяк атлап кергән-дә, инде соң була...

Ни әйтергә теләгән?
Үз гомерен үзе өзгән кыз баланың нияте, уй-теләкләре нинди булды икән? Һәрхәлдә, коткарырлар, ярдәм итәрләр дигән уй булмагандыр анда. Үз-үзен белештермичә, аффект хәлен-дә эшләве дә ихтимал. Әйе, фаҗигагә китереп җиткерү сәбәпләре бихисап. Гадәттә, соңгы вакыйгалар белән бәйләргә күнеккәнбез. Тик монысы баланың мөлдерәмә тулы сабырлыгының соңгы тамчысы гына. Бу хәлләр белән якынрак танышкан саен, шуңа инана бардым. Чәчәк атарга да өлгермәгән кыска гомерендә Алия дә (авт. – исемнәр үзгәртеп бирелә) михнәтне күп күрә. Бәлкем, бу авырлыкларны, балалыгы белән, табигый хәл, шулай булырга тиеш дип кабул иткәндер. Чөнки тормышның башкасын – тигез-тату гаиләдә, әти-әнинең назлы кочагында, борчу күрми генә яшәү-нең ни икәнен белми ул. Белми дә, күз алдына китерә дә алмый.
Ире үлгәндә ике бала белән калган хатын, икенче иргә кияүгә чыгып, Алияне таба, аннан тагын бер кызлары дөньяга килә. Гаиләдәге дүрт баланың икесе хәзер үз тормышлары белән яши, аларның үз гаиләләре, үз проблемалары... Кечерәкләре исә әти-әни янында. Бер уйлаганда, өйдә утыручы әни бөтен көчен, тырышлыгын балалар тәрбияләүгә биреп, алар дип яшәргә тиеш тә соң. Әмма, юк... Хәл биредә күпкә катлаулырак, хәтта сәеррәк тә...
Бу гаилә турында социаль авыр хәлдәге гаилә, диләр. Әти-әни эчәргә ярата. Алар икесе дә 2016 елдан бирле районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә тора. Әти кешенең даими эш урыны юк, әнисе бөтенләй эшләми. Өстәвенә, әниләре бик еш өйдән чыгып китә, кайтмый башлый. Баксаң, ул читтә тагын бер ир-ат белән очраша икән. Андый әнинең балада нинди гаме булсын инде? Ана күңеле балада түгел, ана күңеле – далада очрагы бу. Әниләр барысы да бертөрле: бала өчен җанын фида кылырга әзер дип әйтергә яратсак та, алай түгел. Инде беләбез, тәҗрибә моны кат-кат раслады: безнең арада баласыннан читләшкән, бар да, юк та булып шәүлә сыман йөргән, сабыена салкын карашлы битараф әниләр дә бар. Мондый әниләр белән бала арасында элемтә сүнгән. Бала инде аннан ярдәм дә, җылы сүз дә, наз да көтми, аңа ышанмый да. Һәм көннәрдән бер көнне ул үзен ташландык итеп хис итә башлый. Психологлар әй-түенчә, бала бер мәлдә өметсезлеккә бирелә.
Үзен кирәксез итеп саный, аны курку биләп ала. Яшүсмерлек чорына ул инде үз эченә йомылып, якыннарыннан, дусларыннан читләшеп, дөньясыннан ваз кичеп керә. Бертуктаусыз үзен «кыздырып» тору, стресс-та тоту ата-анасы тарафыннан кире кагылган бала өчен яшәү нормасына әверелә. Алия дә үзен «артык кашык» сыман хис иткәндер. Һәркайсы үз эше белән мәшгуль гаиләсендә, җыелып килә-килә, бәләкәй җилкәсенә күтәрә алмастай йөк булып төшкән проблемаларын хәл итәрдәй ышанычлы терәк юклыктан өметләре өзелгәндер.
Кыз белемгә тартылмаган, еш кына дәресләр калдыра торган булган. Әти-әнисе ата-ана җыелышларына йөрмәгән, баланың укуы белән кызыксынмаган. Мәктәп директоры, социаль педагог, балигъ булмаган балалар комиссиясе инспекторлары алып барган сөйләшүләр дә тиешле нәтиҗәне бирмәгән, күрәсең. Алияне аралашучан, яшьтәшләре белән бик тиз уртак тел таба белгән, эмоциональ һәм мөстәкыйль булган, дип сөйлиләр. Хокук тәртибен бозарга, җинаять кылырга һәвәслеген дә искәртәләр. Танышлары әйтүе буенча әлеге сыйфатлар хәзер кече кызларында да чагыла. Яшүсмер балаларын укыту һәм тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылган. Гаиләне полиция хезмәткәрләре даими тикшереп тора хәзер. Ләкин фатирга эләгү, әти-әнинең өйдә чагын туры китерү мөмкинлеге генә сирәк була. Гомумән, бу гаилә белән эшләмәгәннәр түгел, эшләгәннәр инде. Файдасы гына юк.

«Тагын бер кызымның үлүен телисезме?»
Районның балигъ булмаган балалар комиссиясе утырышында Алиянең әти-әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе күтәрелгәч, әни кеше шулай дип гаҗәпкә калдырган. Бер уйласаң, бәлкем, куркыныч фаҗиганең кабатланмавы өчен бердәнбер юлы да шулдыр аның. Бала хокукларын санга сукмаган гаиләдән әллә ни көтеп булмый.
Сүз дә юк, бу – гаять четерекле мәсьәлә. Һәм без биредә аның бер ягына гына, баланы суицидка этәргән сәбәпләрнең берсенә – гаилә хәлләренә генә тукталдык. Баланың үз-үзенә кул салуын беркайчан да очраклы хәл дип бәяләргә кирәкми. Дөнья белән хушлашырга карар кылган бала бу уйны башында бик озак йөртә. Нәрсә этәрә, дисезме? Күргәнебезчә, гаиләдәге низаглар, җавапсыз мәхәббәт, төрле секталар, интернетта суицидка чакыручы төркемнәр... Яла ягу, куркыту-кимсетүләр, җәбер-золым-нар, сексуаль көчләүләр... Болары әле без белгән кадәресе генә. Суицидның иң югары ноктасы 14–17 яшькә туры килә икән. Психологлар моны гормональ үзгәрешләр булуы белән дә аңлата. Яшүсмернең, бер яктан, зур һәм мөстәкыйль буласы килә; ә икенче яктан, тәҗрибәсе җитми. Шулай итеп, аның эчке дөньясы икегә бүленә. Кечкенә генә бер негатив очрак та баланы сындырырга мөмкин. Өстәвенә, өлкәннәр дә аны тәнкыйтьләп, «бастырып» тотсалар... Бала күңеле – үзе бер утрау. Аңа үтеп керү өчен үзенә бер осталык, сабырлык, әти-әнинең чиксез яратуы сорала. Әзерме без моңа? Упкыннан бер адымда торган баланы бары якыннары гына алып кала ала. Балада проблема башланганны сизү өчен психолог булырга кирәкми. Игътибарлы булу, аның белән ачыктан-ачык сөйләшү, хәленә керү дә бик җитә. Югыйсә суицидның «үтерүче» булуына тетрәндергеч мисаллар арта гына торыр.

 

Илсөяр ГАРИФУЛЛИНА, Республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе
Ананың баласы өчен ни дәрәҗәдә якын һәм кадерле, кирәкле һәм газиз кеше булуын искәртеп тормыйм. Болай да аңлашыла. Миңа калса, карында чагында баланы әнисе белән бәйләп торган кендек җебе ул беркайчан да өзелми. Шуңа да бәләкәй чагыңда да, үсеп җиткәч тә әни кирәк. Гомер буе ул синең белән бергә, янәшәдә, кул сузымында гына булырга тиеш. Бала үз-үзенә кул салган, дип сөйли башласалар, шундук күз алдына гомерен кискән баланың әнисе килеп баса. Ул нинди хәлдә икән? Ничек күрми-сизми калды икән? Ә бит бөтен проблема, бөтен хикмәт шунда. Гаугалы, низаглы гаиләдә баланың эчке кичерешләренә берәү дә игътибар итми. Әти-әнинең үз кайгысы үзендә. Өстәвенә, әле эчкече дә булсалар... Ул чагында безгә «аяк астында буталган» баланың хәленә керергә генә кала.
Бала тәрбияләү ул – ана вазыйфасы дисәм, яңалык әйтмәм. Гаиләнең язылмаган төп законы бу. Ә тәрбияләү өчен, беренче чиратта, үзеңә тәрбияле булырга кирәк. Әгәр син сабыеңа үрнәк була алмыйсың, үзеңнең гамәлләрең, үз-үзеңне тотышың белән аны хәйран итә алмыйсың икән, син аңа беркайчан да терәк була алмаячаксың. Моның ише йөрәк тетрәткеч, сискәндергеч хәлләрнең килеп чыгуында иң элек ата-ана, хәтта, әйтер идем, ана кеше гаепле. Кабатлап әйтәм: ана балага һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиеш! Әгәр дә инде ул эчкән өчен исәптә торса... Аның белән хокук органнары шөгыльләнсә, нәрсә дияргә инде монда?
Баланың үз-үзенә кул салуы – зур фаҗига. Бер генә җәмәгать оешмасы да, мәктәп тә бу вакыйгага битараф калырга тиеш түгел. Мондый хәлнең килеп чыгуына алар да гаепле. Күреп җиткермәгәннәр, чарасын күрмәгәннәр. Эш узгач, гаепне бер-береңә аударудан мәгънә юк. Ә без һаман да аны читтән эзлибез. Чит бала юк, баланы чолгап алган чит мохит бар. Шуны онытмаска кирәк! Әти-әни бала сүзенә колак салырга тиеш. Һәм тәрбия, әлбәттә инде, бары яхшы мисалларда гына булырга тиеш. Баланың яхшы якларын күрмәсәң, ул үз-үзен якларга тырыша. Бер сүз белән әйткәндә, балаларга кисәтү ясаганчы, башта үзеңә карарга кирәк. Үзеңнең тәртибең дөрес түгел икән, балага әйткәнең җилгә очкан сүз кебек. Һичшиксез, бөтен нәрсә – яхшысы да, яманы да гаиләдән башлана. Баланы гаиләдә аңламыйлар икән, ул әнә шундый фаҗигагә килеп җитәргә мөмкин.

Наталья Сабирова,
Казан шәһәре «Доверие» үзәгенең «Сердәш» психологик-педагогик хезмәте җитәкчесе
Узган ел «Ышаныч» телефонына ике меңнән артык яшүсмер мөрәҗәгать иткән.
Мин үзем дә «Ышаныч» телефонына килгән хәбәрләрне тыңлыйм. Кызлар, малайлар шалтырата. «Яшисем килми», «Миңа бик авыр», «Мине беркем тыңламый» ише йөрәк әрнеткеч сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кайчак алар белән сәгатьләр буе сөйләшәм. Балага тормышның дәвам итүен, ул сөйләгән проблемаларның хәл ителерлек булуын, моның өчен нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә кирәклеген тәфсилләп аңлатам. Алар аңлый, инде чарасыз, өметсез тоелган ситуациядән чыгу юлы табылуына һәм аның, бер караганда, шундый гади булуына үзләре дә гаҗәпләнә. Әгәр ул каһәрләүнең югары ноктасына җиткәндә шалтыратса, исән кала. Аны бу куркыныч уеннан кире кайтару өчен бөтенесе эшләнә.
Әти-әниләре эчәргә яраткан гаиләдә атмосфера, үзара мөнәсәбәтләр кызган табаны хәтерләтә. Үзегез, беләсез, эчкече кешенең аңы, чынбарлыкны кабул итүе ватык пыяла шикелле. Ул аны бөтенләй башкача күрә. Шуңа күрә баланың кечкенә генә бер үтенече, ялварулы карашы анда зур канәгатьсезлек, ачу-ярсу тудырырга мөмкин. Бөтен бәла шунда бит. Исерек әти яисә әни өчен тиктомалдан баласын кыйнап ташлау да берни тормый. Изелеп, җәбер-золым күреп яшәгән бала көннәрдән бер көнне сына. Яшәү мәгънәсен тапмый башлый. Ахыры ни белән бетәсен чамалау кыен түгел. Бер генә ата-ана да, хәтта хәмер сөремендә йөзгәннәре дә, газизенең үлемен теләми. Баланы өметсезлектән, кирәксез кеше итеп тоюдан, үз дөньясына бикләнүдән бары без – өлкәннәр, иң беренче чиратта, әти-әниләр коткарып калырга бурычлы.
Сүз уңаеннан: балалар өчен безнең «Ышаныч» телефоннары:
8 (843) 571 35 71; 8 800 200 01 22 (Россия буенча кайнар линия).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар