Логотип
Актуаль тема

98 секундка сузылган гомер мизгеле

Очучы Дамир Йосыпов батырлыгы герой сүзенең чын мәгънәсе югалып барган заманда күпләрне айнытып җибәргән кебек булды. Чынлап та менә нинди була бит ул герой! Мультфильм, кино персонажлары да, борыннарын күккә кадәр чөйгән җырчы-блогерлар да түгел. Ул гап-гади кеше. Үзенең батырлыгы белән горурланып та йөрми. Тыйнак кына елмая. 


Очучы Дамир Йосыпов батырлыгы герой сүзенең чын мәгънәсе югалып барган заманда күпләрне айнытып җибәргән кебек булды. Чынлап та, менә нинди була бит ул герой! Мультфильм, кино персонажлары да, борыннарын күккә кадәр чөйгән җырчы-блогерлар да түгел. Ул гап-гади кеше. Үзенең батырлыгы белән горурланып та йөрми. Тыйнак кына елмая. 


2019 елның 5 августында 233  кеше гомерен коткарып калган Дамир Йосыпов искиткеч тыйнак. Моннан берничә ел элек ул Казанга килгәч, аны танып фотога төшәргә теләүчеләрнең берсен дә кире какмавын гаҗәпләнеп һәм сокланып карап торган идем. 


Быел  герой-очучы турында кино зур экраннарга чыкты. Казанда Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены кысаларында фильмны тәкъдим иттеләр. Анда герой-очучы үзе дә килгән иде. Очучы формасыннан, күкрәгендә – медаль – Россия Герое билгесе. Һаман да шундый ук тыйнак. Аны шундук уратып алдылар. Герой белән фотога төшүчеләр, аның кулын кысарга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. Уллары белән килгән әниләр аеруча күп иде. Алар балаларына геройны күрсәтеп калырга тырышты: «Әнә, күрәсеңме, менә ул герой!»


 Кызганыч, хәзерге буын геройлар турында берни белми, чөнки аларны массалы төстә пропагандалау юк. Кыйммәтләр үзгәргәннән соң  буш чор барлыкка килде. Кеше гомере өчен көрәшүчеләргә көлемсерәп кенә караган, башкалар өчен үз гомерен куркыныч астына куючыларны аңламаган үсмерләребез дә бар. 


Сарик Андреасянның герой турындагы «На солнце, вдоль рядов кукурузы»  фильмы әлеге бушлыкны тутыра, яңа идеаллар барлыкка китерә башлар дип өметләнәсе килә. «Фильмда балачак хыялы чынга ашу, тормыш кыйммәтләрен бәяләү, булганның кадерен белү, якыннар белән бәйләнеш, ир белән хатын арасындагы мөнәбәт чагыла. Бу тарих минем хакта гына түгел, анда һәр кеше үзен күрә ала», – диде фильм турында Дамир Йосыпов. Ул фильмнан канәгать калуын әйтте. Очучы съемкалар вакытында киңәшләрен биргән. «Нәфис фильм дип аталса да, барысы да чынлыкка якын итеп эшләнгән», – диде герой. 


 Кинода төп рольне очучыга охшаган Егор Бероев уйный. Съемкаларга кадәр актер геройның гадәтләрен һәм аралашу манерасын өйрәнгән. Иң авыры Дамир әфәндегә хас булган тыйнаклыкны күрсәтү булган аңа. Фильмның исеме дә реаль сүзләр. Самолет кукуруз басуына утырганнан соң бортпроводник Дмитрий Ивлицкий пассажирларга: «Идем правее, на солнце, вдоль рядов кукурузы», – дип әйтә.


«Фильмның идеясе нык шәп, – ди фильмны гаиләсе белән барып караган Энҗе Срурова. – Дамир Йосыповның татар булуы да кадерен арттырадыр. Горурлык хисе белән карап утырдык. Актер очучыга гаҗәп охшаган. Менә шул да фильмның уңышына өлеш керткәндер. Гаилә белән карарлык фильм.  Балалар игътибар белән карап утырды. Кино куркыныч туганда самолетны утырта алган пилот осталыгы турында гына түгел. Хатирәләр рәвешендә төшерелгән ул. Самолет гадәттән тыш хәлгә очраганнан соң пассажирларның тормыш кыйммәтләре үзгәрүе, гомеренең, якыннарның кадере турында ул».


Дамир Йосыповның әти-әнисе татар, ул Сызраньда яшәгәндә җирле татар җәмәгатьчелеге активисты була. Аның дини икәне дә билгеле. Киноны тәкъдим итүгә килгән ир-атлар, аны уратып, ирләрчә сөйләшеп тә алды. Дини канун белән яшәгәннәр очучыдан: «Самолет гадәттән тыш хәлгә очрагач нинди дога укыдыгыз?» – дип сорады. «Ул вакытта дога укылмый, кеше гомерләрен коткарыр өчен стратегик план төзелә башлый», – диде очучы тыйнак кына. Дамир Йосыповны белгәннәр аның үтә дә салкын канлылык белән эш итүен, шуңа да фаҗига килеп чыкмавын әйттеләр. 


 2019 елның 15 августында Дамир Йосыпов идарә иткән очкыч Мәскәүдән Симферопольгә  рейска чыга. Һавага күтәрелгәч очкыч двигательләренә кошлар эләгеп, яна башлый. Пилот югалып калмый: диспетчерга авария хәле турында сигнал бирә дә, очкычны кукуруз басуына утыртырга карар кыла. 98 секун эчендә, шассины ачмый гына,  самолетны утырта. Бортта булган бар пассажирлар да исән кала. Дамир Йосыпов үзен геройга санамый, аның өчен иң зур бүләк – коткарылган кеше гомерләре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар