Логотип
Поздравления

Көзнең матурлыгы – күңелегездә!

Бу көн безнең өчен бәйрәм кебек – журналыбызның баш мөхәррире Лариса Николаевнаның туган көне! Алтын көзнең иң матур чагында тугансыз: үзегез дә, уй-хыялларыгыз да, эшләрегез дә якты, матур Сезнең! Ә бүгенге кыяфәтегезгә, көзге томанны, яфракларны хәтерләткән күлмәгегезгә карап, ихтыярсыз, Көзсылу, Көзчибәр дип дәшәсе килә. Гел шулай яшь, сөйкемле, сылу, үз бәясен белгән тынгысыз һәм тәвәккәл ханым булып йөрегез! Шәп энергетикагыз, җылылыгыгыз, әйбәт күңелегез өчен чиксез рәхмәтләр Сезгә! Безнең бер гаилә булып, туганнар кебек яшәвебезгә берүк күзләр тимәсен. Туган көнегез белән котлыйбыз, Лариса ханым!

Яратып, «Сөембикә»ләр.   

Комментарий юк

Хәзер укыйлар