Логотип
Поздравления

Туган көнең белән котлыйбыз, Фирдәвес!

Редакциядәге иң уңган-булган, һәрвакыт, һәрнәрсәдә камиллеккә омтылучы Фирдәвес апабызның бүген гомер бәйрәме – туган көне! Могҗиза булып, ап-ак карлар белән бизәлгән Яңа елга тагы бер ихлас бәйрәм кушыла – ул синең дөньяга килгән көнең, Фирдәвес апа! Исәнлек-иминлек белән яшәргә язсын! Шатлыклы көннәреңнең күп булуын, оныкларың, балаларың белән гаилә бәхетенә төренеп, кадерле дәү әни, сөекле хатын, уңган хуҗабикә булып яшәвеңне телибез! Безнең редакция өчен дә син бик кирәкле, мөһим кеше! Ничәнче дистә инде дөрес сүзләр, җөмләләр дөньясында кайнап яшисең. Торган саен остарасың, энциклопедиягә тиң хәтереңә гел сокландырасың, һәрвакыт зур җаваплылык тоеп эшлисең! 
Кыш кызы булып тугансың икән – тормышың да ак бәхетләргә, якты өмет-хыялларга гына үрелеп барсын! Һәр уйлаганың чынга ашсын! Гөлләрең һәрчак чәчәктә булсын! 
Яратабыз! Туган көнең котлы булсын, Фирдәвес апа!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар