Логотип
Поздравления

Серле көз гөле, шаян җил син, Раилә! 

 

Безнең редакция тормышына ул әле күптән түгел генә килеп керде. Килеп тә керде, яшьлеккә, ихласлыкка, хыял дөньясына күмде! Очып-канатланып яңа темалар тәкъдим итүләре, җор сүзләр кыстырып сөйләшүләре, үзенә бер аһәң белән көлүләре, тәмле телләнеп җайлап эндәшүләре белән тәмам эретте бугай ул безне. Чарланган журналист булуы сөендерде дә! Үсмерләр журналында эшләгәндә романтика тулы  язмалары белән сокландырган, парашюттан сикереп шаккаттырган, авыр үсмерләр белән уртак тел таба алган кыз  берара район газетасында да эшләп тәҗрибә туплады, авыл тормышын өр-яңадан ачты. Менә шундый багаж белән килде ул безгә!  Һәм шундук безнең Раиләгә әйләнде! Апасның Урта Балтай кызы, Кайбыч килене, Хәялиевлар тормышын бизәүче, Рушанның яраткан хатыны, Зөбәрҗәт белән Саҗидәнең әнисе... Тегә-бәйли, тәмле пешерә, шәп итеп фотога төшерә... У-у-у, андагы матур сыйфатлар!.. Октябрьдә туганга исә яз төсләре белән балкыган серле көз гөле, караңгы көннәрне яктыртучы кояш  итеп кабул иттек үзен, шаян җил дип атадык. Менә шундый матур кеше ул!   

Туган көнең белән котлыйбыз, Раилә! Җиңел, матур язмаларың белән сөендер! Иҗатыңда яңа үрләр яула! Бәхетле әни бул! Яратып, яратылып яшә!     

Комментарий юк

Хәзер укыйлар