Логотип
Поздравления

Роза Туфитулованы котлыйбыз!

Кадерле Роза апабыз!

Сезгә – танылган җәмәгать эшлеклесенә, зирәк һәм талантлы җитәкчегә, халкыбызның затлы һәм зыялы кызына, кабатланмас зур шәхескә – үзебезчә якын, үз итеп, шулай «апа» дип дәшәсебез килә. Чөнки Сез безнең «Сөембикә» журналы редакциясе өчен аеруча кадерле, туганыбыздай якын. Журналыбызны асылына кайтарып, гүзәл затларыбызны – «Сөембикә»ле, бөтен дөньяга сибелгән татар хатын-кызларын бергә берләштереп, «Ак калфак»лы иткән милләт кызы.

Олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!!! Шәхси тормышыгызда, үзенчәлекле матур иҗатыгызда, үзегезгә генә хас булган илаһи дөньягызда гел шул без белгән тынгысыз һәм кайгыртучан, тәвәккәл һәм батыр, хыялый һәм ихлас Роза апа булып калыгыз! Ныклы сәламәтлек, тынгы белмәс җаныгызга хуш килердәй күңелле мәшәкатьләр, күңелләрегезгә – нур, хыялларыгызга – канат, иҗатыгызга илһам телибез!

Яратып, «Сөембикә»ләр.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар