Логотип
Поздравления

Римма Атласовнаны котлыйбыз

Хөрмәтле Римма Атласовна!

Сезнең Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайланып, парламент ишеген ачып кергән көнегездән соң унбер еллап вакыт узып киткән. Сез – аның беренче көннәреннән үк – Татарстан Югары Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең политсовет секретаре урынбасары. Сез – Татарстан Журналистлар берлеге Рәисе һәм дә гаилә кешесе – ир хатыны, улыгызның яраткан әнисе. Без, журналистлар да Сезне, авыр вакытларда терәк була белүегез, ярдәм итәргә ашкынып торуыгыз өчен, «журналистлар әнисе» дип атыйбыз. Сез күп кенә дәүләт бүләкләренә ия булган олы сәясәтче, күренекле дәүләт эшлеклесе. Белгәнебезчә, Сезне халык та бик ярата, хөрмәт итә. Тормыш заяга узмаган, дип нәкъ менә Сезнең кебек шәхесләр хакында әйтәләрдер дә.
Язның шушы матур көннәрендә Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!

Тирән хөрмәт белән, «Сөембикә»леләр.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар