Логотип
Поздравления

Редакциябезнең визит карточкасы

Без аны редакциядә күрми дә калабыз кайчак. Башкалар әле эшкә генә килгәндә, ул инде иртүк Ютазыга йә Әлмәткә барып җитеп, язасы геройларын сөйләштереп утыра. Йә Дәүләт Советында интервьюда,  йә Конгресста конференциядә, йә берәр жюрида... Язып кына калмыйча, үзе дә «Татар кызы», «Ел хатын-кызы», «Нечкәбил» кебек конкурсларда катнашырлык берәү бар бездә – Гөлнур! Җаваплы, принципиаль, объектив, компетентлы, үҗәт, сизгер күңелле, үткен каләмле, йөрәккә үтәрлек итеп яза, оператив, талымсыз: теләсә нинди шартларга да бик тиз җайлаша торган... дип, бармакларны бөгә-бөгә Гөлнурны журналист буларак ачарга маташабыз башта. У-у-у! Ун бармак кына да җитми! Журналистиканың алтын кагыйдәләрен «бишле»гә үзләштергән! Тагын... сабыр, тыйнак, затлы, зыялы, зәвыклы... Болары инде Гөлнур Хәсәншина-Сафиуллина дигән журналистның асыл хатын-кыз сыйфатлары. Гөлнурда без үзебез дә, укучыларыбыз да «Сөембикә» журналының визит карточкасын күрәдер, мөгаен. Чынлап та, шулайдыр!
Без аның командировкадан кайтып кергән мәлләрен яратабыз! Аннан да ныграк – җанын, йөрәк җылысын, күз яшьләрен кушып язган язмаларын... Көтеп алабыз. Чиратлап укыйбыз.  Укучыларыбызга сер итеп кенә әйтәбез: менә, яңа саныбызга шопер-шәхси стилист турында язган! Кы-зы-ык! М-м-м... Гөлнур үзе дә шопер булырлык безгә! Мода, кием сайлау, кемгә нәрсә килешә – барысын да ул беләдер кебек! Гомумән, хатын-кызларны ымсындырган темаларны журнал битләренә беренче булып ул алып килә! Әңгәмәдәшеңнән серләрне яшермичә сөйләтә алырлык осталык та, ирләр фикерен җиткерә алу таланты да,  авыл апалары белән үз кеше булып сөйләшә белү дә, җитәкче ханымнар, бизнес-ледилар, йолдызлар белән диалоглар алып барырлык әзерлек тә – барысы да җитәрлек  безнең Гөлнурда!
Гөлнур, син безнең өчен бик кадерле! Бүген, Туган көнеңдә генә булса да шушы ихлас яратуыбызны, соклануыбызны сиздерәсе килә! Син Яңа елга – яңалыкка кергәндә бу дөньяга аваз салгансың! Һәр сүзең – көчле, һәр фикерең – яңа, һәр язмаң – тансык! Гел шулай булсын!    

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган көнегез белән котлыйм, Гөлнур! Журналдан иң элек сез язганнарны укыйм. Әгәр кайчан да булса мина Сөембикәдә чыгу насыйп булса, аны сез язсын дип сорар идем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дә кушылам теләкләргә! Һәр язмасы башкалардан аерылып тора. Ничектер күңелгә ятып торган сүзләр таба белә ул. Ә блогын аеруча яратам мин! Иҗади уңышлар Гөлнур!!!

      Хәзер укыйлар