Логотип
Поздравления

Равия Гаяз кызы Мухинаны туган көне белән котлыйбыз!

Һәркемнең тормышында җитә бу вакыт: артка борылып карап үткән юлыңдагы маякларны барлый, язмышыңны теге яки бу сукмакка ияртеп кереп киткән кешеләрне, вакыйгаларны искә төшерә, эш­гамәлләренә бәя бирә торган чак. Хәтернең үз үлчәме: кайчак ул озын­озак вакыйгаларны сәгать­минутларына кадәр оныттырмый, җетелеген уңдырмый, ә кайвакыт елларны да сандыгына бер мизгел итеп кенә салып куя. Һәм аларның һәммәсе дә кадерле, чөнки бу синең күңел байлыгың! Хәтер сандыгын тутырырга гомер кирәк...

Редакциябезнең якын дусты, Казан ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы РАВИЯ ГАЯЗ кызы МУХИНАның бүген гомер бәйрәме – матур юбилее. Бүген ул үзенең хәтер сандыгын барлый...

Сандык түреннән чыккан меңләгән рәхмәтләргә, җылы сүзләргә, ихлас теләкләргә без дә кушылабыз! Гомер юлының алдагысы да Сез яраткан ак чәчәкләргә күмелеп узсын! Хыялларыгызның барысы да чынга ашсын!

Без Сезгә исәнлек­саулык, озын гомер, имин көннәр телибез!

Ихтирам белән – «Сөембикә» журналы коллективы.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар