Логотип
Поздравления

Р. Н. Миңнехановның Республика көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Республика көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Мөхтәрәм татарстанлылар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем төп дәүләт бәйрәмебез – Республика көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Үткән чирек гасырда без бергәләп бик күпкә ирештек.

Татарстан икътисади авырлыкларны җиңеп, уңышлы иҗтимагый-икътисади үсеш юлына басты. Киң җәмгыяви фикерләшүләрдән соң кабул ителгән Стратегия-2030 киләчәккә яңа бурычлар билгеләде.

Без керткән барлык үзгәрешләрнең шиксез приоритеты – халык ихтыяҗы, кеше капиталын үстерү. Сүз сәламәтлекне саклау һәм белем бирү өлкәләренең яңа сыйфаты, яшәү өчен уңайлыклар тудыру, дәүләт белән гражданлык җәмгыяте институтлары, дәүләт белән шәхес арасында заманча мөнəсəбəт формалаштыру турында бара.

Республика эзлекле рәвештә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм ризалык, төрле милләт һәм дин вәкилләре конструктив бәйләнештә торган территория статусын ныгыта. Бу аеруча бүген – дөньяда борчулы тенденцияләр арткан вакытта бик мөһим. Гражданлык тынычлыгын, милләтара һәм динара татулыкны саклау турында дәүләт белән җәмгыять бергәләп кайгыртырга тиеш.

Алда торган республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутаталарын сайлауларда татарстанлылар республика киләчәген билгеләүгә җаваплы карарлар, күчүчәнлек һәм яңарыш тəэмин итәрләр дип ышанам.
Үткән елларның иң әһәмиятле казанышы – республикабызның федераль үзәк белән ныклы һәм нәтиҗәле мөнәсәбәттә булуы. Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы белән Татарстан илебезнең терәк төбәгенә әйләнде, федерация субъектлары арасында алдынгы урынын ныгытты.

Бүген Татарстан киләчәккә юнәлгән. Куәтле югары технологияле җитештерү өлкәсе, Иннополис IT-индустрия үзәге, яңартылган яр буйлары, парклар һәм скверлар – болар барысы да үзгәрешләрнең күзгә күренә торган символлары. Зур тизлекле Мәскәү-Казан магистрален төзү турындагы килешү, яшь талантларны табу һәм аларга булышлык күрсәтү, республикабызга туристларны җәлеп итү буенча барган зур эш тә шуңа юнәлгән.

Татарстанда Универсиада артыннан спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты стартлары уңышлы узды. Бу футбол чемпионаты һәм алдыбызда торган башка беренчелекләр дә югары дәрәҗәдә узар дигән ышаныч бирә.

Иң мөһиме, спорт үсеше күпләгән кешенең тормыш юнәлешен үзгәртә. Сәламәт яшәү рәвеше, кунакчыллык белән горурланырга һәм моңа һәрчак омтылырга кирәк.

Кадерле дуслар!
Икътисади һәм иҗтимагый үзгәрешләр, тотрыклылык һәм җәмгыяви татулык, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү көчебезгә һәм иң кыю мәсьәләләрне чишә алу сәләтенә ышанычыбызны ныгыта.

Сезгә хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.

Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов

сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/126589

Комментарий юк

Хәзер укыйлар