Логотип
Поздравления

Әминә Хәбибулла кызы Җәләлетдинованың туган көне бүген

«Сөембикә» журналы безне һәр ай саен халкыбызның иң асыл затлары – гүзәл, тырыш, уңган кызларыбыз һәм ханымнарыбыз белән таныштырып бара. Алар арасында кемнәр генә юк: язмыш сынауларына бирешмәгән, тормышта үзләренең лаеклы урынын тапкан, һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән, яшәү рәвешләре белән күпләргә үрнәк булырлык шәхесләр күбесе.
Бүген үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтүче дустыбыз, коллегабыз Әминә Хәбибулла кызы Җәләлетдинова да әнә шундый затлардан. Ул үзе дә дистә елга якын гомерен республикабызда әнә шундый яшьләр тәрбияләүгә багышлады. Башта мәктәптә, аннан комсомолның Татарстан өлкә комитетында пионерлар, укытучылар, вожатыйлар белән эшләгәндә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, иң беренче чиратта, чын дус, киңәшче, остаз булырга омтылды.
Әминә ханымның хезмәт юлы күпкырлы. Кайда гына эшләсә дә, ул балачакта бөтен җаны-тәне белән инанган пионер девизына тугры калды. Кеше мәнфәгатьләрен кайгыртырга, аларга ярдәм итәргә ул хәзер дә һәрвакыт әзер.
Аның яшәү рәвеше беренче карашка гади кебек, әмма ул бик кызык тормыш белән яши. Төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Мәркәзебездә барган бер генә мәдәни чараны да игътибардан читтә калдырмый, туганнары, дуслары белән гел элемтәдә тора, аларга ярдәм итәргә, акыллы киңәшләрен бирергә һәрчак вакыт таба. Күп укый, күп белә, табигать кочагында булырга, онытылмас мизгелләрне фотога төшерергә ярата. Аның иң зур байлыгы, иң зур бәхете, иң зур өмете – оныгы Кәрим, кызы Ләйсән, кияве Әмбәр. Алар белән ул һәрдаим аралашып, алар өчен шатланып-куанып яши.   


Әминәнең күркәм кешелек сыйфатлары, фидакарьлеге, эчкерсезлеге, киң күңелле булуы һәм һөнәри осталыгы турында комсомол мәктәбен үткән, аның белән бергә укыган-эшләгән һәр кеше яхшы белә. Шул сыйфатлары өчен аны Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына эшкә чакыралар да инде. Әминә ханым анда да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Вазыйфаларына гаять дәрәҗәдә җаваплы каравы, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүе аркасында хезмәттәшләре арасында да, республика житәкчеләре арасында да зур абруй казана.  
90 нчы еллар башында Татарстан Республикасы Конституциясен әзерләү буенча Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге эшче төркем составында республикабызның Төп Законын редакцияләгән кеше дә әле безнең Әминәбез.
Гомер буе кешеләргә бары тик игелек кылырга омтылып яшәүче олы йөрәкле дустыбыз бүген үзен бик бәхетле кеше итеп тоя. Аның шулай икәнен без үзебез дә күреп торабыз. Шуңа күрә без аңа киләчәктә дә, дөньялар тыныч, үзе һәм якыннары   сәламәт булып, алар белән бергәләп бүгенгедәй актив тормыш белән яшәвен теләп калабыз.

Комсомол һәм пионер оешмасы ветераннарының республика советы
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар