Логотип
Поздравления

Марат Готовичны туган көне белән тәбриклибез

Туган көнегез котлы булсын, хөрмәтле Марат Готович! Илебездә-җиребездә Сабантуйлар гөрләгән, тургайлар җырлаган, бар дөнья гөлчәчәккә күмелгән бер мәлдә дөньяга аваз сал да, авылны, табигатьне ничек яратма ди инде! Авыл, аның кешеләре, киләчәге өчен җан атучы – ул Сез инде, Марат Готович! Без – журналистлар өчен, күпсанлы укучыларыбыз өчен чын мәгънәсендә кешелекле, шәфкатьле, булган, зирәк, зыялы гади һәм гали зат Сез! Мәдәниятне һәм әдәбиятны аңлый, саклый торган ир солтаны! Сокланабыз! Сезгә ихтирамыбыз зур! Сәламәтлек, уңышлар, күңелле мәшәкатьләр телибез!

 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар