Логотип
Поздравления

​Ләйсән Юнысованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген бездә – бәйрәм! «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысованың туган көне!
Ел саен шулай: Ләйсән Рәфикъ кызы чираттагы ялыннан сагындырып кына кайта да туган көнендә балкып эшкә чыга. Ләйсән үзе дә, чәчәкләр, гөлләр дә елмая. Кыз йолдызлыгында туган мөхәрриребез үзе эшчән, үзе булдыклы, үзе зирәк, үзе тынгысыз, үзе матур!.. Без инде алдан ук белеп торабыз: ул килүгә летучкага җыелырбыз, чәй өстәле янында матур сүзләр-теләкләр яңгырар... Ихластан котлыйбыз! 

Тырышлыгыңа һәм үҗәтлегеңә, сабырлыгыңа һәм зирәк акылыңа, зәвыгыңа һәм затлылыгыңа, яшьлегеңә һәм романтиклыгыңа сокланабыз. Син беркемгә дә охшамаган: үзеңчә матур һәм кабатланмас! Яратабыз! Тормышыңда, иҗатыңда, авыр, мең мәшәкатьле эшеңдә уңышлар телибез!
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар