Логотип
Поздравления

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевичны туган көне белән котлыйбыз!

ХӨРМӘТЛЕ РӨСТӘМ НУРГАЛИЕВИЧ!


Сезне Туган көнегез белән котлыйбыз! Язның беренче көне күңелләрдә ышаныч, өмет уята, яңа зур эшләргә илһамландыра – Сез бөтен барлыгыгыз белән дә шуңа омтыласыз, шуны раслыйсыз. Кылган бар эш-гамәлләрегез халкыбызның матур, тыныч, рәхәт яшәвенә юнәлтелгән. Илбашы зирәклеге һәм акылы, ирләр кодрәте һәм тәвәккәллеге, егетләр егәрлеге һәм елдамлыгы, әйбәт ата-ананың тәрбияле улы кайгыртучанлыгы, халкыбыз тырышлыгы һәм булганлыгы, яшьләр оптимизмы һәм креативы – барысы да сыйган Сезгә! Республикабыз, халкыбыз, киләчәгебез мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм соклангыч уңышларга ирешеп, Сез илебезгә генә түгел, бар дөньяга Татарстаныбызны таныттыгыз. Изге теләк-ниятләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Сәламәт булыгыз!
 
Олы рәхмәт, тирән ихтирам белән, «Сөембикә» журналы редакциясе

Комментарий юк

Хәзер укыйлар