Логотип
Поздравления

Эльмира Закированы котлыйбыз!

Актанышның Байсарында, Сөн буенда – укытучылар гаиләсендә үскән Журналистлар берлеге әгъзасы Эльмира Закирова тормыш юлын туры юлдан тайпылмыйча гына уза алган сирәк кешеләрнең берсе. Ул хәтта «Хезмәт кенәгәсе»н дә «таушалдырмыйча» яшәгән.

33 ел бер урында – «Ялкын» журналында. Шуның 16 елын баш мөхәррир булып. Калган дүрт елы инде менә «Сөембикә»дә. Алай да «Хезмәт кенәгәсе»н «чуарлаган» икән ул. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем, «Татарстан Югары Советы Президумының Мактау грамотасы», «Казанның 1000 еллыгына» медале белән... Татар матбугатында исемнәре танылып килә торган дистәләгән талантлы яшь журналистлар – аның укучылары! Балалар редакциясендә, «Алтын каләм» фестивальләрендә Эльмира апалары аларга журналистиканы яраттыра алган. Болары – уңышлар. Ә бит әле хыяллар бар! Ирешелгәне, ирешелмәгәне. Эльмирабыз хыяллана белә. Шуңа күрә очеркларына һәрвакыт канатлы романтика килеп керә. Әкият белән чынбарлык кушылган, матур җөмләләр тезелгән язмаларын «Сөембикә»не укучылар бик ярата.

Инде беренче матур хикәяләрен укып та ләззәтләндек. Мөлаем, ягымлы, ярдәмчел, һәрчак яңалыкка омтыла торган каләмдәшебез һаман эзләнүдә: ялкынланып иҗат итә, хыяллар дулкынында тирбәлә. Еллар йөген бер дә тоймагандай, ерак сәфәрләр, йә булмаса шул ерак илләрдә яшәүче кызыклы затларның язмышларын башкалар сокланырлык җөмләләргә төреп, журнал сәхифәләренә алып керә. Әйе-әйе, кызыклы кешеләрнең кызыклы язмышлары белән рухлана, кабына белә ул. Хәер, журналистлар гаиләсендә шунсыз мөмкин дә түгелдер: ире Илдар да журналист бит! Өйләре дә журналистика утравы: командировкалар, эфир вакыты, төн утырып языласы мәкаләләр... Барган саен Мәскәүдән журналистикага кагылышлы китаплар җыеп кайту... Андагы журналистлар белән дустанә аралашулар... Аңа бу татлы иҗат халә-теннән әле бик озак тәм табарга язсын иде.

Тату гаиләдә – тәүфыйклы улы, исән-сау әнисе... Димәк, түгәрәк датасын түгәрәк бәхет белән каршылый Эльмирабыз! Озын, бәрәкәтле гомер сиңа, каләмдәш!

«Сөембикә»леләр.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар