Логотип
Поздравления

Бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз, Нурия Абдулловна!

18 ноябрь – «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия БЕЛОМОИНАНЫҢ туган көне.
 
Бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз, Нурия Абдулловна!
Шуны онытмагыз: Сез безнең матбугат дөньясының, хатын-кызлар галәменең нур чәчеп торучы асыл бер заты! Журналистиканы йөрәге аша уздыра белгән зирәк һәм акыллы җитәкче, Х+1 формуласына туры килә торган тәвәккәл һәм акыллы ханым. Табигать биргән талантыгыздан тыш, төзүче-инженер, икътисадчы һөнәрләрен дә үзләштерүегез Сезне тагын да югарырак баскычларга күтәргән, белемлерәк, ныклырак итеп әзерләгән бу тормышка. Якты, нәфис, мөлаем, чибәр, зәвыклы, эрудицияле... Кешеләргә ярдәмчел һәм ачык күңелле Нурия Абдулла кызын без шулай күрәбез һәм шул сыйфатлары өчен яратабыз! Чәчәкләр, елмаюлар, бик күп сөенечле мизгелләр телибез! Кайда да, кайчан да шатлык бәйләме – Бәхет һәрчак елмайсын Сезгә!
Иң изге теләкләр белән, «Сөембикә» журналы коллективы.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар